Эшсезләрне эшле итүчеләр
Быел районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешуга 30 ел тула. Бүгенге көндә ниндидер сәбәпләр аркасында эшсез калучылар өчен әлеге үзәк төп яклаучы, алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге бирүче.
Тарих битләренә күз салсак, узган гасырның 80 нче еллар азагы, 90 нчы еллар башында илебез икътисады кискен үзгәрешләр кичерә башлады. Ул чорда күпчелек завод-фабрикалар туктап калды, яисә эшләүләрен көч-хәл белән дәвам итте. Шуның нәтиҗәсендә эшче көчләр күпләп урамга куып чыгарылдылар.
Миллионлаган эшсез калган халыкның статусын билгеләү, дәүләт тарафыннан аларга күпмедер дәрәҗәдә социаль ярдәм күрсәтүне истә тотып, 1991 елның 19 апрелендә 1032-1 санлы Федераль Закон кабул ителә. Ул Рәсәй Федерациясендә мәшгульлек хезмәтенең барлыкка килү көне булып санала.
Безнең районда мәшгульлек хезмәте үзенең эшен 1991 елның 1 августында башлап җибәрә һәм аның беренче җитәкчесе итеп, КПСС райкомында инструктор булып эшләгән Дилфат Борһанов билгеләнә. Әлеге вазифаны ул өч ел башкара. Оешкан чорларда тәҗрибә булмау, тиешле хокукый-норматив актларның җитешмәве эшләрендә кыенлыклар да тудыра. Мәшгульлек үзәге белән җитәкчелек иткән Фнүн Тимиров, Лина Салиховалар чорында эшчәнлектә күпмедер тәҗрибә туплана, штатлар булдырылып, белгечләр белән тулылана. 1999 елдан 2014 елга кадәр үзәк белән Әмирҗан Хәмидуллин җитәкчелек итә. Аның хакында район халкы аеруча җылы итеп искә ала. Әмирҗан абыйның эшен Ленар Нәҗмиев дәвам итә. Соңгы дүрт елда әлеге вазифаны Назиф Салихов башкара.
Оешмада барысы биш кеше хезмәт куя. 1991 елдан ук үзәккә эшкә кергән баш хисапчы Миләүшә Фәхруллина бүген дә шул хезмәтне башкара. Үзенең вазифасына җаваплы каравы, төгәл эшчәнлеге район башлыгының, министрлыкның күп санлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бәяләнгән. Өлкән инспектор Айгөл Салихҗанова оешма- предприятиеләр, эш бирүчеләр белән, ә әйдәүче инспектор Ләйсән Латыйпова турыдан-туры халык белән эшли.
Исеменнән үк күренгәнчә, оешманың төп бурычы булып, халыкны эш белән тәэмин итү тора. Моннан тыш, эшсез калган кешеләргә профориентация, психологик ярдәм, һөнәри укытулар, җәмәгать эшләренә урнаштыру буенча хезмәтләр күрсәтелә.
Соңгы биш елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 656 кеше исәпкә бастырылган. Шуларның 241е эшкә урнаштырылган. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, үзизоляция вакытында үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр саны 400дән дә артып киткән. Аларның барысын да эшкә урнаштыру мөмкин түгел. Шунлыктан, халыкның тормыш дәрәҗәсе тагын да артка тәгәрәмәсен өчен аларга үзәк аша дәүләт пособиеләре түләнгән.
– Безнең үзәкнең аерым категорияләргә юнәлгән хезмәт төрләре дә бар. Болар: 14-18 яшьлек балигъ булмаган балаларны каникул чорында вакытлыча эшкә урнаштыру, югары һәм урта һөнәри белем бирү йортын тәмамлаучыларны вакытлы эшкә урнаштыру, инвалидлар өчен махсус эш урыны булдыру, күп балалы әти-әниләр өчен махсус эш урыны булдыру, өч яшькә кадәр бала карау ялында булган әниләр өчен махсус укулар оештыру, – ди Назиф Салихов.
Шулай ук биш елны алып карасак, 123 эшсез, 34 бала ялындагы әни, 28 пенсия яше алдындагы граждан төрле
юнәлешләр буенча белем алган.
– Сезнең оешма үз эшен башларга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә бит әле.
– Әйе, ләкин моның буенча чикләүле күләмдәге гражданнарга ярдәм итү каралган. Биш елда 10 кешегә финанс ярдәме күрсәтелде. Әлеге ярдәмнең күләме 145 мең 100 сум. Килешү нигезендә әлеге гражданнар үз эшләрен элек ике ел иде, хәзер бер ел дәвамында япмаска тиешләр. Квартал саен пенсия фондына һәм салым түләү буенча хисап тоталар. Бер ел узганчы ачылган эш ябылса, яисә килешү үтәлмәсә, тиешле документлар тапшырылмаган очракта күрсәтелгән финанс ярдәме кире дәүләткә кайтарыла.
– Бәйрәмегез уңаеннан теләкләрегез...
– Барлык коллегаларымны, электән шушы өлкәдә хезмәт куйган хезмәткәрләрне чын күңелдән юбилеебыз белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, тормышларында зур уңышлар телим.
Гөлнара Салаватова, “Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге квалификация үстерү региональ агентлыгы”ның Яр Чаллы филиалы җитәкчесе:
– Сезнең районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән 2009 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Без аерым категория гражданнарны төрле һөнәрләргә укыту белән шөгыльләнәбез. Килгән саен укырга теләүчеләрдән төркем тупланган була. Аларны укыту гына түгел, эшкә урнашуларына да ирешергә тырышабыз. Бу нисбәттән, үзәк безгә һәрвакыт ярдәм итә. Аларны 30 еллык юбилейлары уңаеннан ихластан котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар телибез. Киләчәктә дә алар белән хезмәттәшлек итәрбез дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев