Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Гамил Афзалга – 100, фестивальгә –10 ел

Гамил Афзалның 100 еллык юбилеена кайткан шагыйрь-язучыларны Такталачыкның урам башында ук кыр чәчәкләре белән каршы алдылар.

Кечкенә Гамилнең дөньяга күзе ачылган, тәпи киткән, елга буйларына каз куган яланнарның кыр чәчәкләре бу. Тормышта без әллә ни әһәмият бирмәгән гап-гади төшенчәләр турында язган шагыйрьнең бөеклеге бәлки нәкъ менә шушы кыр чәчәкләренә барып тоташа да торгандыр. 
Һәр елның май аенда Халык шагыйре, Г. Тукай премиясе иясе Гамил Афзал туган Такталачык авылы кулына каләм алып иҗат дөньясына аяк басучы укучыларны үзенә җыя. Унынчы ел рәттән шигырь бәйрәме нәкъ менә бөек шагыйрьнең туган көненә туры китереп үткәрелә. Быелгысы аеруча истәлекле – Гамил Афзалның тууына 100 ел уңаеннан аеруча зурлап оештырылды. 31 май көнне район үзәкләштерелгән китапханәсе игълан иткән “Яшьләр каләме”  иҗат бәйгесенә йомгак ясалды, республикакүләм фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды. 
Китапка керердәйләрен сайладык
Бәйгегә быел 46 укучыдан иҗат эшләре кабул ителә. Чын-чынлап сәләтен белү өчен катнашучының 6-7 шигырь тәкъдим итүе төп таләпләрнең берсе. Шигырьләр бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайга һәм Гамил Афзалга багышланырга тиеш иде.   Жюри рәисе Илфак Ибраһимов, конкурска нәтиҗә ясаганда, “Гамил Афзал исемендәге бәйге җиңүчеләренең әсәрләреннән китап нәшер ителәчәк, призлы урыннар билгеләгәндә китапка керердәй шигырьләргә өстенлек бирдек”, – дип аныклады. Илфак Мирза улы Яңа Байсардан Гыймаева Илүзә, Чуракайдан Сәләхова Таңсылу, Минзәлә районыннан Нуретдинов Салават, Балтач районыннан Гыйльванов Вильназ, Татар Суыксуыннан Камилә Галиуллинаны  фестивальнең табышлары буларак билгеләп үтте.
– 46 баланың да шигъри уе, шигъри фикере бар. Бәйгегә шигырь язганда балалар Габдулла Тукайны, Гамил Афзалны кабат өйрәнделәр. Фестиваль үз максатына иреште дип уйлыйм. Укучыларны әзерләгән укытучыларга, мәктәп коллективларына һәм балаларга рәхмәт белдерәм, – диде чыгышының соңында Илфак Ибраһимов.
Укучысыз әдәбият була алмый
Быелгы фестивальнең Гран-при иясе булып Камилә Галиуллина танылды. Камилә бүләген Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла кулыннан кабул итеп алды. 
– Шагыйрьне аңлау өчен аның шигырьләрен уку җитми, туган ягын кайтып күрергә кирәк, диләр. Актанышка, Такталачыкка беренче тапкыр кайтуым. Һәр тарафта рухи һәм матди ныклык сизелә,  Такталачык Гамил Афзалның, бөек актер Мохтар Мутинның, күренекле дәүләт эшлеклеләре Илдархан, Тимер Мутиннарның кече Ватаны. Гамил Афзалның иҗатына юморист-сатирик буларак бәя бирелә. Мин аны лирик-фәлсәфи шагыйрь буларак әле өйрәнелмәгән дип уйлыйм. 
Балаларның шигъри ярышта катнашуы бик куанычлы. Шагыйрьләр сирәк туа. Бу бәйгедә катнашкан балаларның барысы да әдәбият юлыннан китмәс, әмма алар әдәби зәвыкле, китап укый торган кешеләр булып үсеп җитәрләр. Безгә шигырь укырдай кешеләр кирәк, чөнки әдәбият укучысыз була алмый. 
Җиңүче Камилә дә, башка призлы урыннарга лаек булган кызлар-малайлар да шигъри әсәрләрен яттан укып тамашачы алдында тагын бер кат имтихан тотты. Бәйге җиңүчеләрен якташ шагыйрьләр Эльмира Шәрифуллина, Ләбиб Лерон, Гамил Авзал фестиваленең башлангычы – Нур Баян фестивалендә үсеп чыккан, хәзер күренекле иҗат әһеле Ленар Шәех тәбрикләде. 
Гасыр үтсә дә онытылмыйсың, Афзал!
Гамил Афзалның кызлары Раушания, Роза, Галиябану тормыш иптәшләре,  балалары белән Әлмәттән бәйрәмгә махсус кайткан иде. Роза апа әтисенең шигырьләрен сәхнәдән укыды, 100 еллык юбилеен югары дәрәҗәдә оештырган өчен әниләре Нәфисә һәм барлык балалары исеменнән рәхмәт белдерде. Роза Афзалова Такталачык авыл җирлегенә, музейга истәлеккә Гамил Афзалга багышланган альбом-китап бүләк итте. 
– Әтинең туган авылыннан хәлен белергә авылдашлары еш килде. Әти “Мине онытмыйлар бит!”, – дип сөенә, күңеле була иде. Хәзер аның даны янә Актанышка кайтты, – диде шагыйрьнең кызы күңеле тулып.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева шигырь бәйрәмендә катнашучыларны фестивальнең тарихы белән таныштырды. Гамил Афзалның туган көне 23 майда. Ләйсән Фоат кызы райондагы юбилей кичәсенең кичектерелү сәбәбен дә ачыклады, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән киңәшләшеп 31 май көненә билгеләнүен җиткерде. Шигырь бәйрәмендә Ркаил Рафаэль улы җитәкчелегендә бер төркем язучы-шагыйрьләр, районның “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашты. Кичәне район үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде, Такталачык мәктәбе коллективы Гамил Афзал сүзләренә язылган җырларны башкарды, шагыйрьнең балачак  мизгелләрен сәхнәләштереп күрсәтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев