Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Газ белән сак булу сорала

Газ белән сак булырга кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Җылылык сезоны башланып, өйләрдә газ казаннары да кушылгач, аеруча игътибарлы булу таләп ителә.

Районда 12 меңнән артык хуҗалык бар. Аларга участоклап газ слесарьлары хезмәт күрсәтә. 

Елга бер тапкыр газ җиһазларына техник карау уздырабыз. Шәхси хуҗалыкларга кергәндә слесарь махсус эш киеменнән, кулында таныклыгы булырга тиеш. Әгәр дә керүченең газ слесаре икәненә шикләнәләр икән, абонентлар 3-15-50 телефоны аша белешә алалар, -ди район газ участогы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов. 

Слесарьлар өйләрдәге газ казаннарының, һава суыру торбаларының суыру көчен, торбаларның тоташкан урыннарыннан газ чыкмавын карарга, әгәр газ чыкса,  кимчелеген тиз арада бетерергә тиешләр. 

undefined

-Җылылык сезоны керде. Шуның өчен абонентларга газ казаннарын  кушканчы бүлмәне җилләтергә, домоходның суыруын  тикшерергә кирәклеген ассызыклап үтәсем килә. Әгәр газ исе чыга икән, кичекмәстән, 04, 104, 3-15-50 номерларына шалтыратырга кирәк. Газ хезмәткәрләре килгәнче, газ краннарын ябу, бүлмәне җилләтү мөһим. Ут янып тора икән, аны сүндермәскә, тәмәке тартмаска тиешләр, - ди Рөстәм Әмирҗанов.- Хәзер күп катлы йортларда да ике контурлы газ казаннары эшли. Анда яшәүчеләр дә, газ исе сизсәләр, кичекмәстән алда әйткән телефоннарга шалтыратсыннар иде. 

Районда 42 газ слесаре бар. Һәрберсенә 400 гә якын абонент беркетелгән. Тәүлек буе диспетчер хезмәте эшли. Анда биш кеше хезмәт куя. 

undefined

Реклама

-Абонентлар техник карау өчен түләүне слесарь килеп карагач кына түләргә тиешләрме? 

-Техник карау өчен квитанцияләр бер ай алдан җибәрелә. Бу инде абонентлар слесарьның киләсен белеп торсын өчен эшләнә. Ә түләвен слесарь килеп, техник карау үткәргәч кенә түләргә кирәк. 

1994 елдан бирле газ участогында диспетчер хезмәте слесаре булып эшләүче Илдар Арсланов Баян Дәүләтов урамында гомер итүче  91 яшьлек Гыйльмегали Корбановның өендәге газ җиһазларына техник карау уздырган вакытта, үзе белән дә аралаштык. 

undefined

-Газ белән сак эш итәргә кирәклеге хакында газ хезмәткәрләре даими аңлатып торалар. Биш ел инде ялгызым гына яшим. Газ исе килгән кебек булса, шалтыратам. Алар көн дими, төн дими, килеп җитәләр. Газ казанына, плитәгә елга бер тапкыр техник карау уздыралар. Әле күптән түгел генә килеп, аларны тузан суырткычы белән суыртып, чистартып киттеләр, - ди. 

-Минем карамакка 365 хуҗалык беркетелгән. Шуларны ел буена барысын да карап чыгам. Газ казаннарының, плитәләренең торышын карыйм. Чистартасы җирләрен чистартып, майлыйсы җирләрен майлыйм. Газ чыкмыймы дип, ялгауларын тикшерәм. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә газ белән сак эш итәргә кирәклеген аңлатам,  -ди Илдар Арсланов. 

Чыннан да, газ белән сак эш итәргә кирәклеген беркем дә исеннән чыгармасын иде. Чөнки аз гына ялгышлык та, зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X