Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Гимназистлар сафы тулыланды

Үткән шимбәдә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында “Мин – гимназист” дип аталган чара үтте.

Әлеге күңелле вакыйга сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 5 сыйныфында белем алучыларны гимназия сафларына кабул итүгә багышланган иде. Аларның шатлыкларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы Энгель Фәттахов та уртаклаштылар.  

Чара башланыр алдыннан башкала кунагы мәдәният йорты фойесында гимназия-интернат укучыларының проект эшләре белән танышты. Айрат Зарипов аларга һәм гомумән, гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирде. Залда утырганда да укчыларның чыгышларын сокланып карады. 

–Безнең уку йортында шушындый матур гадәт яши. Гимназия-интернатка укырга килгән балалар берникадәр гимназия тормышына күнеккәч, алар тантаналы шартларда гимназия сафларына кабул ителәләр. Бер чирек дәвамында без әлеге бәйрәмгә әзерләндек. Алар гимназист нинди булырга тиешлегенә төшенделәр, – ди гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова. 

Бу көнне дә 5 сыйныфта укучы 29 бала укытучылары, әти-әниләре, иптәшләре каршында туган илне яратырга, ата-баба мирасына лаеклы алмашчылар булырга, гимназияне күркәм эшләр белән данларга, укытучылар куйган хезмәтне акларга, гимназист исеменә тап төшерми сакларга  ант итте. Аларның түшләренә гимназист дигән күкрәк билгеләре тагылды. 

– Кадерле балалар, гимназист булу сезгә зур җавапчылык өсти. Сез әти-әниләр, укытучылар, гимназия каршында гына түгел, ә татар дөньясы каршында җавапчылык тоярга тиеш. Безнең гимназиянең миссиясе дә XXI гасырга хезмәт итүче татар зыялыларын тәрбияләү. Әлеге миссиягә нигезләнеп, укыту-тәрбия процессын алып барабыз. Һәм гимназияне тәмамлагач та, укучыларның бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә булуларын тәэмин итәрлек итеп тәрбияләүне дә бурыч итеп куябыз. Сезнең дә иптәшләрегез белән дус, гимназиянең бер гаилә икәнен онытмавыгызны телим, – диде Рузилә Гарипова.
Әлеге матур чара гимназия-интернатта белем алучы укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.  
Район башлыгы Энгель Фәттахов та укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. 

– Кадерле балалар, сезне шушындый истәлекле көн уңаеннан тәбрик итәм. Гимназия үзенең белем сыйфаты, балалары буенча да исемен танытты. Киләчәктә дә гимназия аша үткән балалар үзләренең тотышлары, белемнәре белән дә аерылып торырга тиешләр. Ә бүгенге көн сезнең исегездә күңелле мизгелләр булып саклансын. Тырышып укыгыз, сәламәт, тәүфыйклы булыгыз. Бүген әйткән ант сүзләрен исегездән чыгармагыз, – диде. 

Бишенче сыйныф укучыларына узган уку елында уңышка ирешкән укучылар исеменнән Нәфисә Вәлиева, гимназия-интернатны тәмамлап, бүгенге көндә табиб һөнәрен үзләштерүче Сөмбел Газизовалар да үзләренең теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Гимназия-интернат тудырган бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланыгыз, тырышып укыгыз, диделәр. 

Әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Оренбургтан килгән, улы гимназия-интернатны тәмамлаган, кызы быел 5 нче сыйныфка килгән Резеда Рәфыйкова ирештерде 

– Бик тере, акыллы балалар килде. Баштарак кайда эләктек дигәндәй як-якларына каранып кына йөриләр иде. Аллага шөкер, тиз ияләнделәр. Яхшы укыйлар. Укучыларга уңышлар, әти-әниләргә сабырлык телим, – диде 5 сыйныф җитәкчесе Миләүшә Абдуллина.

Әйе, бишенчеләргә барлык мөмкинлекләр дә үз ишекләрен ача. Аларны бары тик вакытында күреп, файдаланып калырга гына кирәк. undefined

undefined

 

undefined

undefined

 

undefined

undefined


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев