Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Гомәр Әхмәдуллин: “Быел да күрергә язсын”

Районыбыздагы ун бөртек Бөек Ватан сугышы ветеранының икесе Югары Яхшый җирлегендә яши. Җиңү көне алдыннан без аларның өйләрендә булып, хатирәләрне кабат барладык. Гомәр ага Әхмәдуллинның сәламәтлеге шактый какшаса да, күңелендәгеләр җуелмый. Бертуктамый колхозда 56 (!) ел хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветеранына соклнамый мөмкин түгел.

Районыбыздагы ун бөртек Бөек Ватан сугышы ветеранының икесе Югары Яхшый җирлегендә яши. Җиңү көне алдыннан без аларның өйләрендә булып, хатирәләрне кабат барладык. Гомәр ага Әхмәдуллинның сәламәтлеге шактый какшаса да, күңелендәгеләр җуелмый. Бертуктамый колхозда 56 (!) ел хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветеранына соклнамый мөмкин түгел.

Гомәр ага хәлле гаиләдә дөньяга килсә, дә иркәлектә, мул тормышта яшәргә язмый аңа. Әтисе Әхмәдулланы кулак дип, өч тапкыр раскулачивать итәләр, мал-мөлкәтләрен тартып алалар.

–1930 елны әти үлгәч, тагын бер кат әйберләребезне тартып алдылар. Өйнең бүрәнәләре генә утырып калды, – дип искә ала Гомәр абый. – Кияргә кием, ашарга ризык, ягарга утын юк.

Ул вакытларны искә алганда әңгәмәдәшемнең тавышлары калтырап, күзләре яшьләнде. Биш бала белән тол калган әниләре Мөшәрәфә апаның хис-тойгыларын инде аңлатып кына да булмый. Өстәвенә ачлыктан чирләп башта олы кызы вафат була, аннан бер-бер артлы ике кечкенә малае да бакыйлыкка күчә. Әни кешенең йөрәк әрнүләре, калган ике баласын исән калдыру өчен тырышулары... ничек чыдагандыр ана йөрәге?! Өстәвенә кулак гаиләсе дип, колхозга эшкә дә алмый аптыраталар.

– Ул вакытта сугыш чоры да түгел, колхозда икмәкләр дә уңа, бөтен кеше тук, тик без генә ач. Сабира апаны да, әнине дә эшкә алмыйлар, – ди Гомәр абый.

Бер кыш ерак әбиләрендә яши алар. Аннан бер туганнары аларны кызганып, тартып алган өйләрен сатып ала һәм Гомәр абыйларга яшәргә бирә. Мал-мөлкәтләрен алып киткәндә әниләре тәрәзә пәрдәләрен яшереп калдырган була. Калган ике баласын да ачтан үтермәс өчен шуларны сатып, очын-очка ялгый ул. Балаларына белем бирергә дә тырыша. Гомәр абый да 7 сыйныф белем ала.

Колхоз җитәкчеләренең мәрхәмәте килеп, апасы белән әнисен эшкә алалар. 12 яше тулгач, Гомәр абый да эшкә чыга. Атлар карауга алына ул. Әмма бәхетсезлек дигәнең сагалап кына йөри шул. Инде бераз гына булса да алга китеш бар дип яшәгәндә, ике баласын тома ятим калдырып, Мөшәрәфә апа да үлеп китә. Гомәр абый апасы Сабира белән яшәп кала.

–Кызым, минем 14 яшемә тикле тамагым туйганчы ашаганым булмады, – ди әңгәмәдәшем. Эшли башлагач кына, рәхәтләнеп, авыз тутырып ашый башладым. Шуннан бераз көч тә керде.

1944 елның декабрь аенда Гомәр абыйны армия сафларына алалар.

–Безне Пучыдан Бөгелмәгә ат белән илтә киттеләр. Тик атка утырып бармадык, ат артыннан җәяү алып бардылар. Аякта чабата, салкын үзәкләргә үтә. Бөгелмәдән Пенза өлкәсенә озаттылар.

Анда алты ай өйрәнү батальонында күнекмәләр узгач, Германиягә сугышка озату өчен яңа киемнәр бирәләр. Шул вакытта сугыш бетте дигән хәбәр җиткерәләр. Солдатларны исә Ерак Көнчыгыш чигенә озаталар.

–Товар вагоннарына төялеп, ике ай юлда бардык. Кая барганыбызны берәү дә әйтми. Өсләребез пычранып бетте, ачка хәлсезләндек.

Чита өлкәсеннән Монголиягә керәләр. Монгол даласына барып урнашкач, башка илдән килгән солдатларның үзләреннән калган ризыкларын җыеп ашый-ашый хәл ала алар. Шуннан аларны японнарга каршы сугышырга җибәрәләр. Озак та үтми, Япония капитулиациягә бирелә. Шулай булса да, Гомәр абыйларны туган якларына кайтармыйлар.

Квантун ярымутравында авиация полкның ягулык-майлау материаллары складына кладовщик итеп билгелиләр. Самолетларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә алар. Анда бераз вакыт эшләгәч, самолетларның запас частьләре саклана торган складка күчерәләр. Биредә эшләгән вакытта складны басалар. Моның өчен Гомәр абыйны гаеплиләр һәм, штраф батальонына күчерәләр. Хезмәт иткән өчен кенәгәсенә күчеп бара торган акчасын да банкта алып калалар.

Штраф батальонындагы солдатларны Шанхайны сакларга җибәрәләр. Шул вакытта аңа “Шанхайны” саклаган өчен” медале бирелә.

Сугыш чорында куйган хезмәтләре өчен Гомәр ага “Японияне җиңгән өчен” медаленә дә лаек була.

1952 елның февраль ахырында ул ниһаять туган авылына кайтып җитә.

Сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, ялангачлык, аз булса да кимегән. Кешеләр басуларда икмәк үстерә, шуның барәбәренә әкренләп тормышларын көйли башлаган. Гомәр абый да бераз ял иткәч, колхозга эшкә чыга. Башта орлык ташый. Машинада йөк бушатучы булып та эшли.

- Ул вакытта бездә партия оешмасы секретаре булып Шакирова дигән хатын-кыз эшли иде. Шул мине бригадир итеп эшкә билгеләде.

1952 елның августында бригадир дилбегәсен кулына алган Гомәр абый 26 ел буе аны кулларында нык тота. Шәймәрдәнов исемендәге хуҗалыкның Мәчти, Югары Яхшый, Түбән Яхшый, Тәкмәк авылларын берләштергән беренче бригадасы ул чорларда гел алдынгы урыннарда бара.

Колхоз үзәге булган Байсар авылы белән Югары Яхшый арасын ат белән көнгә берничә тапкыр урарга туры килә аңа. Иртән иртүк нәрәдкә киткәнче инде ул дүрт авылда яшәүчеләргә эшкә әйтеп кайта торган була. Шулай булса да, беркайчан зарланмый. Игенчелек һәм терлекчелек тармагыннан мул продукция алу өчен бар көчен куя.

Бригадир буларак, Гомәр ага һәр басуның үзенчәлеген, уңыш бирү сәләтен биш бармагы кебек белә. Шуңа да ел саен кайсы басуга нәрсә чәчәргә, ничек эшкәртергә кирәклеген алдан ук планлаштырып куя. Һәм ялгышмый да.

–Бер елны гектарына 31 центнер уңыш алдык. Ул вакыт өчен бик зур сан иде бу, – ди ул.

Әнә шулай уңышларга ирешкәне өчен алты тапкыр ВДНХда катнаша, алтын медаль һәм күп сандагы мактау кәгазьләренә лаек була. 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Бригадир вазифасыннан соң, Югары Яхшый авылы фермасында 10 ел мөдир булып эшли. Анда да сынатмый. Терлекчелек продукцияләре нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда бара.

Тик торуны, хезмәттән башка яшәүне күз алдына китермәгән Гомәр абый 1987 елны лаеклы ялга чыккач та 18 ел хуҗалыкта фураж бирүче булып эшли.

Гомәр абый 1954 елда үзенең авылдашы Дәүҗия апага өйләнә. Хезмәт ягыннан Дәүҗия апа да төшеп калганнардан булмый. Ирләр белән рәттән трактор иярли ул. Ә инде гаиләдә бер-бер артлы балалар туа башлагач, ул хезмәтен калдырырга мәҗбүр була. Мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли.

Әлеге матур гаилә җиде балага гомер бирә. Тик кызганычка каршы, башта туган ике кызлары вафат була. Калган биш балалары үзләре шикелле хезмәт сөючән, тырыш булып үсәләр. Бишесе дә югары белем алып, күпчелеге җитәкче урыннарда хезмәт куя. Балалары гына түгел, оныклары, оныкчыклары да хәзер бабаларын үзләренең уңышлары белән сөеңдереп торалар. Дәүҗия апа гына 2011 елда авырып бакыйлыкка күчә.

Бүгенге көндә Гомәр абый туган авылында ялгызы гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев