Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ярышлар эшләргә стимул бирә

“Башак” хуҗалыгыннан Гүзәл Әхмәтова Тәтеш районында узган савымчыларның республикакүләм бәйгесендә “Терлекчеләр династиясе” номинациясендә бүләкләнде.


Гүзәл әлеге хуҗалыкта 2006 елның августында Яңа Әлем авылына килен булып төшкәннән бирле хезмәт куя. 
– Башта илле генә сыер сава идек. Сауган сөтне бидоннар ярдәмендә ташый идек. Соңыннан сөт сөтүткәргеч торбалар аша китә башлады. Дүрт ел элек Елочка саву залы белән яңа торак ачылгач, бирегә күчтек, – ди. 
Әлеге торакта өч савымчы хезмәт куя. Эшләре сменалап оештырылган. Дүрт көн эшлиләр, ике көн ял итәләр икән. Әлеге алым ел әйләнәсе ялсыз эшләүгә караганда 
кулаерак, ди. 400гә якын сыер савалар. 
– Эш шартлары көннән-көн яхшыра. Хезмәт хакын ай саен, вакытында түләп баралар, – ди Гүзәл. – Яхшы хезмәт хакы алгач, эшнең авырлыгы бик сизелми дә. 
Иртәнге эш сәгате өчтә башлана аларның. Үз янында терлекче булып эшләүче тормыш иптәше Рафил белән таң беленер-беленмәс терлекләре янына ашыгалар. Берсе ашарга сала, икенчесе сава. Иртәнге сәгать 8-9 ларга кадәр савалар. Кичке савым 15.30 сәгатьтә башлана да, 20.00-20.30 сәгатьләргә кадәр дәвам итә.
Төп хезмәтеннән тыш, ярыш-бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба ул. Республика бәйгесенә дә өченче тапкыр барган. Өченче ел әлеге ярышта беренче урын яулаган иде. Быел “Терлекчеләр династиясе” номинациясендә бүләкләнгән. 
 Рузилә ХӘСӘНОВАның әлеге язмасы белән тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 9 сентябрь санында таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев