Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Яшәгән җирем күз алдында үзгәрә

Киләчәк буынга дөньяның, Актанышның үзгәрешләрен күрсәтергә кирәк.

           Татар милләтенең үсеше, тирә-якның киләчәк язмышы һәркемгә бәйле. Төймәләрдән муенса җыелган кебек, һәркемнең язмышы ил язмышын яза. Үзем яшәгән Актаныштагы үзгәрешләр турында язарга булдым.
1949 елның сентябрендә безнең гаилә Богадыдан, үгез арбасына бар әйберне төяп, арбага сыерны бәйләп, Актанышка күченә. 1954 елда Үзәк урамга әтием Хаҗиәхмәт белән бабам Галиәхмәт салган өйгә Иске Идел буеннан ат белән күченгәнебез минем күз алдында калган. Яңа Актаныш төзелгәч, янәдән өй салып, 1978 елда күченү исә машина ярдәмендә булды. Гади мисал, ә никадәр үзгәреш! 
1955 елның апрелендә сеңлебез Тәзкирә тугач, күршеләребез Үзбәк Кәлимулла улының хатыны табада чыҗылдап торган коймак пешереп кертте. Хәмит абый хатыны Оркыя апа кабартма күтәреп кергән. Күршеләребез шундый ярдәмчел булды. 
Беренчегә укырга кергәнче, бер еллап балалар бакчасына йөрдем. Тәрбияче Мөзәккирә апа һәм аның ярдәмчеләре кечкенәләргә нык игътибарлы иде. Шулай бервакыт кайтырга чыкканда апалар безне, чегән кибиткалары узып киткәнче, баскычта саклап тордылар. 
1958 елның августында мин башлангыч мәктәптәге (элекке мәчет бинасы) укытучылардан торган комиссия алдында имтихан тотып, Анна Небогатова (хәрби комиссар хатыны) укыткан рус сыйныфына эләктем. 1 сентябрьдә форма киеп, әни теккән альяпкыч астына яулыкка төрелгән “Букварь”ны яшереп, ояла-ояла, мәктәпкә бардым. Миңа алган сумканы бик үтенеп сораган кешегә биреп җибәргәннәр. Әти: “Кызым, сиңа сумканың иң матурын Казаннан алып кайтырмын”, – дип юатты. Сүзендә торды. 

Чишмәдән су 
ташыдык
Энем Рәфис Бүләк урманы янәшәсендәге шифаханәдә булды. Санаторий тау башында, ә тау астында аның коесы – “Санаторий коесы” (халык телендә шулай йөртелә иде). Кое поселокның бер башында булса, икенче башында – чишмә. Батыр абый аны, такталап, чүмеч сыярлык итеп ышыклап куйды. 
Без чиләкләргә суны чүмеч белән тутырып, шул чишмәдән су ташыдык. Бу су ашау-эчү өчен тотыла, ә кер, идән юуга, мал-туарга Иске Идел суы кулланылды. Яшелчә бакчаларына елга суы сибелде. Соңыннан Хәмит абый тау итәгендә чишмә бәреп чыккан җирне табып, торбалар аша ага торган итеп, зур каплаулы чишмә ясады – “Хәмит чишмәсе”.
Бүләк урманы астында күл бар иде. Язгы ташуда суы тула. Менә шул күл буенда, сабантуйдан соң, яшьләр көне гөрләп үтте. Күл белән бакчалар арасындагы аланда бала-чага уйнады.

Бераз үсә төшкәч 
1967 елның җәендә мәктәп комсомол оешмасы һәм пионерлар берлеге беренче тапкыр җыелма отрядлар оештырылды.
Халисә Сафина – безнең поселок отряды кураторы, мин – комсорг-вожатый, ә Рәфис – быргычы. Иртән быргы тавышына физкультура ясарга аланга җыелабыз. Өйдә әти-
әнигә ярдәм иткәч, аландагы футбол, баскетбол уеннары балаларны җәлеп итә. Уен мәйданчыкларын үзебез ясадык. Халисә Ибәт кызы “Үзәк” хуҗалыгына яфрак-печән җыюны оештырды. Без “Агыйдел” буенда чыбылдык-палатада кунып эшләдек. Безнең “Бригантина” җыелма отряды турында “Яшь ленинчы” газетасының беренче битендә язып чыктылар. 
Иске Иделдә су коенулар, болында гөлҗимеш, шомырт, балан җыюлар. Аларны киптереп, хәзерләүләр конторасына тапшырып, акча эшләүләр – барысы да әти-әнигә ярдәмебез. Баланны бүкәнләп куябыз да, кыш көне туңган баланны җыярга килүчеләргә сата идек. 
Иделне йөзеп чыгулар истә (саклык чарасы итеп, Лиза Исмәгыйлова янәшәдә машина баллонында йөзде).
“Үрдәкләр һәм аучылар” – яраткан уеныбыз. Көянтә-чиләк белән ярыша-ярыша су ташулар, юган керне елгага алып барып чайкау хәзер дә яратып искә алына.
1957 елгы көчле су басу хәтердә уелып калган. Ике күпер арасындагы юл су астында калгач, ярдәмгә солдатларны китерделәр. Алар өлкән кешеләрне, балаларны җилем көймәдә бер яктан икенче ярга ташыдылар. Күпләрнең ихатасы су астында калды, базлар су белән тулды. Әле дә хәтеремдә: баздан алган суны җылытып, өйне юып, суын баскычтан чыгарып түгүләр. Бу вакытта чишмәгә суга я олы юлдан урап, я Ирмәш коесына бара идек.
Райсоюз товар кайтаруда самоходка, баржа, катерларны кулланып калырга тырыша. Алар Агыйделдән Иске Иделгә кереп, олы күпергә яки керосин сата торган җиргә туктый ала иделәр. Товар бушатуда катнашкан яшьләр акча да эшләп ала, ял вакытларында көймәләрдә җырлап йөзәләр. Күңелле чаклар.

Әнүдә ГАЛИӘХМӘТОВА

Дәвамын "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев