Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Яшәгән җирем күз алдында үзгәрә

10 ел буена мәктәпкә йөргән юллар буенча сәяхәт итеп, Актаныштагы минем истә калган үзгәрешләр белән танышыйк.


АСКЫ АКТАНЫШТА ТОРМЫШ ГӨРЛӘДЕ
Актанышны ике ерганак бүлә, ә торакларны тоташтыру өчен үзәккә якында олы күпер, ә поселокка кергәндә бәләкәй күпер эшләнгән. Ике күпер арасында Идел яклап райтоп, райсоюз автогаражы һәм икмәк пешерү цехы, хәрби комиссариат, ә поселоктан килгәндә тау яклап күчерелгән базар, янәшәсендә даны тирә-якка таралган азык комбинаты гөрләп тора. 
Олы күпер буенда, хәрби комиссариатка каршы якта – хәзерләүләр оешмасының зур складлары. Анда мал тиреләрен җыеп эшкәртәләр, сөяк, кипкән гөлҗимеш, шомырт, кыш айларында туң баланнар завод-фабрикаларга җибәрелгәнче саклана. Тимер-томыр, төсле металл да җыйдылар. Шешә, банкаларны магазиннар кабул итеп, поселоктагы кибет белән бергә төзелгән складка җыялар һәм шәһәрләргә илтәләр. Бәлки шуңа авылда аунап яткан чүп-чар күренмәгәндер.
Олы күперне үткәч, район үзәге башлана. Сул яктан беренче тыкрык белән керосин сата торган җиргә чыгасың. Кечкенә чакта әнием белән керосинга баргач, Фәһимә Кәримова кечкенә генә өйнең түр почмагындагы ап-ак, ыргак белән бәйләнгән, карават итәгенә, башына, өстенә җәелгән ак чигүле япма, чигүле пар мендәрләрне күреп, һушым китте. Хәзер дә күз алдыннан китми. Татар кешесенең осталыгы, чисталыгы шулай чагыла, истә кала. 
Үзәк урамның беренче 
тыкрыгыннан соң – Актанышның тирә-якта дан тоткан базары. Җәнҗегет, Татыш, Илештән киләләр иде. Базарны күчереп, ихатасында хастаханәнең терапия бүлеген – Үзәк урам яклап, бала тудыру бүлеге, хирургия, рентген бүлекләрен Индустрия  урамы яклап төзеделәр, шунда ук аш пешерү йорты. Амбулатория Дзержинский урамында эшләде. Анда табибә Зилә Гыйльметдинова, теш табибәсе Хамисә Хәбитова Актаныш һәм тирә-як авыл кешеләренә хезмәт күрсәттеләр. Халыкның сәламәтлеген кайгырттылар. 
Баш табиб Камбәр Хәбибуллин тырышлыгы белән 1977 елда хастаханә һәм амбулатория тау башындагы яңа Актанышка күчте. Баш табиб җитәкчелегендә хастаханә эшчеләре тирә-якка, бакчага каен агачлары утырттылар.
Хастаханә (элекке базар) күршесендә – базлары, складлары белән агачтан төзелгән ашханә, аны верандалы, зур тәрәзәле кирпеч бина алыштырды. Райсоюз һәм аңа буйсынган оешма эшчеләре балаларының чыршы бәйрәме шунда үтә башлады. 

ЭЛЕККЕ КИТАПЛАР ӘЛЕ ДӘ ӨЕБЕЗДӘ САКЛАНА
Үзәк урамның сул яктагы икенче тыкрыгында – культтоварлар белән китап кибете. Шунда ук диярлек хәзерләүләр конторасының “дефицитлар” кибете. Хәзерләүчеләргә ит, йон, мал тиресе һәм башка әйберләр тапшырган һәркем үзенә кирәк-яракны шуннан ала. Кибетләр бай, ассортимент киң. Мин сатып алган китаплар әле дә саклана.  
Тыкрыктан эчкәрәк, уң якта – “Пионерлар йорты”. Дәлия Ханнанова озак еллар җитәкчесе булды. Дүсә Усманова да пионерлар йортында хезмәт куйды. Төрле түгәрәкләрдә мәктәп укучылары яратып шөгыльләнде. Хәмит Нәбиев – фортепиано, Нәҗибә Гаязова – тегү-чигү, мәктәпнең физкультура укытучысы бию түгәрәген алып барды. Төрле слетлар, шәһәрләргә экскурсияләр, җәйге лагерьлар, походлар оештырылды.
Үзәк урамның каршы яктагы беренче тыкрыгында – кинотеатр (аңа кадәр монда төрмә булган, диләр), аннан соң анда ашамлыклар кибете урнашты.  Дзержинский тыкрыгын кисеп, Ветеринар урамына җиткәнче, “Үзәк” хуҗалыгы йортында без 3-4 нче сыйныфларда укыдык. Анна Гиоргиевна безне русча укытты, Роза Абдуллина 
пионервожатый булды.

ИРТҮК ЧЫКМАСАҢ, ИПИСЕЗ КАЛАСЫҢ
Үзәк урам белән юлны дәвам итсәң, уң якта икенчел чимал җыю пункты кала. Анда Бикбов, Имамов эшләде. Ишегалдында – Актаныш сельпосы складлары, капка янәшәсендә – хуҗалык товарлары кибете, Актаныш сельпосы бинасы һәм авылны туендыручы ипи кибете. Феликс Хәбибрахмановның әнисе Мөгаллимә апа сатучы иде. Кара кирпич ипине алу өчен иртәнге сәгать биштән үк чиратка чыгып, магазин ачылганны көткән чаклар да булды. Иртә чыкмасаң, иписез каласың. Ашлык аз елларда гаиләдәге кеше санына карап, граммлап үлчәп бирделәр. Ипи магазины тыкрыгында (икенче тыкрык) үзеңнән арткан әйберне, ризыкны сата торган базар, аның артында гөрләп торган тегү цехы, гармун һәм сәгать төзәтүче Әхмәтшин абый, аяк киеме тегүче һәм ремонтлаучы Сәгыйть абый белән аның хезмәттәшләре, аерым йортта фотога төшерүче Мәрзия апа белән Миркасыйм абый эшләде.
Ипи кибетенә каршы якта, кечкенә таш бинада “дежурка” кибете иде. Ул 21 сәгатькә кадәр эшләде. Сөт, сөт ризыклары, ашамлыклар саттылар. Кибет янындагы капкадан райсоюз бинасы һәм аның складларына керәсе. Капканы үткәч, раймаг, аннан соң – Мөхәлләфә Яхина җитәкләгән азык-төлек кибете. Электр станциясе дә шунда. Ут караңгы төшкәч бирелә, 23 сәгатьтә сүндерелә.

ОЕШМАЛАР – БЕР ТИРӘДӘ
Үзәк һәм Дзержинский урамнары кисешкән почмакта 
саклык кассасы (җитәкчесе – Маисә Арсланова) эшләде. Күршесендә – амбулатория, РОНО, 1959 елда төзелгән китапханә, Ветеринар урамында балалар китапханәсе. Ветеринар урамына төшә торган тыкрыкның уң почмагында – милиция бүлеге.
Балалар бакчасы ишек төбеннән чегән кибиткаларының милициягә килгәнен карап торганыбыз хәтердә калган.  
Тыкрыктан Ветеринар урамына чыккач, тау астында – ветучасток берләшмәсе. Үзәк урамның сул ягындагы өченче тыкрыгына узгач, район үзәгенең төп оешмалары урнашкан: райфо, коммуналь хуҗалык, Ленин һәйкәле куелган бакча артында –  басмаханә белән берлектә “Колхоз ударнигы” газетасы редакциясе, банк (хәзерге ветераннар йорты), райком бинасы. Райком бинасында: КПСС райкомы, район башкарма комитеты, ВЛКСМ райкомы, ЗАГС, СЦУ, архитекторлар бүлеге, парткабинет һ.б.
Әнүдә ГАЛИӘХМӘТОВА

Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев