Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Язмыш кочагына ташланган авыл

Качкын ветераннар оешмасы вәкиле буларак, авылыбызның барлык өлкәннәре исеменнән газетага үзебезне борчыган мәсьәлә турында язарга уйладым. Зәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА

Безнең авылда 60ка якын пенсионер яши. Карап торган кибетебезнең хәле бик начар. Су үтә. Сатучы товар өстенә полиэтилен каплый, сатуга куелган савытларны түшәмнән аккан суны җыяр өчен куярга мәҗбүр була. 
Узган ел шартлаган торба белән кыш чыккан иде. Ремонтлаучы булмады. Быел тагын шул килеш кышка керер микән инде.
Авылның яшьләре кибеткә Пучыга йөри. Ләкин олы яшьтәгеләрнең андый мөмкинлеге юк. Атнага бер тапкыр килгән автолавка белән генә тормыш алып барып булмый.
Кибеткә ремонт ясасыннар иде. Гөрләп торган мәктәбебез ябылды. Бушап калган бинасы ташландык хәлгә килеп җитте инде. Бәлки шул мәктәп бинасының бер почмагында кибетне 
урнаштырып буладыр? Әлеге мәсьәләне хәл итүдә безгә ярдәм кирәк. 
Беркемгә дә кирәкмибез. Районда безнең проблемаларны беләләр микән? Безнең авыл юлы да бик начар хәлдә бит. Ком салсалар, бәлки әзрәк яхшырыр иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев