Актаныш

Җиңүдә аның өлеше дә бар

Югары Яхшый авылында гомер кичерүче 96 нчы яше белән баручы Тәфкил абый Вәлиев та Җиңү көнен дулкынланып көтә. “Әлеге җиңүләрдә катнашкан кеше буларак, бәйрәмне бик көтеп алам”, – ди ул.

Шул авылда Хөсниямал белән Вәлинең ун баласының төпчеге булып туган Тәфкил абыйның балачагы авыр елларга туры килеп, күп михнәтләр
күрсә дә, эшкә нык булып үсә ул. Мәчти җидееллык мәктәбен тәмамлауга илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдагы бөтен ирләр яу кырына озатыла. 16 яшьлек үсмер егетне авылда бригадир итеп куялар. Бар көченә тырыша ул. 1942 елның ноябрь аенда үзенә дә фронтка китәргә дигән хәбәр килә. Ул да ил азатлыгын саклаучылар сафына баса. Көнбатыш фронтта немец илбасарларына каршы көрәшә. – Калинин фронтына эләктек. Минем белән барган ике егет ике көн дә сугыша алмады, юкка чыктылар. 1945 елның 9 августыннан япон баскакларын тармар итүдә катнаштым, – дип искә ала ул вакытларны ветеран. – Җиңү көнен Владивосток ягындагы бер кечкенә авылда каршы алдым. Безнең гарнизон шунда иде. Илгә җиңү килгәч тә аңа тиз генә туган  якларына кайту насыйп булмый. 1949 елның мартына кадәр Приморье краенда орудие командиры булып хезмәт итә. “Батырлык өчен“, “Сугышчан хезмәтләре өчен“ һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1949 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм үзе сугышка киткәнче эшләгән бригадир вазыйфасын кабат кабул итеп ала. Уңган, хезмәт сөюче, оештыру сәләте көчле икәнне күреп, 1950 елны хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Аннан Киров исемендәге совхозда бүлекчә идарәчесе булып эшләгәч, хезмәт юлын кабат үзләрендә агроном, прораб булып дәвам итә. 1985 елны лаеклы ялга туктый. Хәер туктый дип әйтү дөреслеккә туры да килми торгандыр, Тәфкил абый кабат җиң сызганып эшкә керешә. 20 ел җирле ветераннар оешмасын җитәкли. Авылда яшәүче өлкәннәрнең нинди генә борчу-мәшәкатьләре килеп чыкмасын, алар Тәфкил абый янына киләләр. Ә ул тынгысыз җан буларак аларны хәл итү юлларын эзли, һәм күпчелегенекен таба да. Әлеге вазыйфасы өстенә аңа авылның имам-хатыйбы булу да өстәлә. Авылдашларын иманга тарту өстендә күп эшләр алып бара. 36 ел инде имам-хатыйб булып тора. Тормыш иптәше Разыя апа белән алар 63 ел бергә гомер итеп, ике кыз үстерәләр. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. – Хәзер тормышлар бик рәхәт. Аның кадерен белергә кирәк. Бар кешеләргә дә иминлек, сәламәтлек телим. Бу коронавирусны да җиңеп чыгарга язсын, – дип озатып калды ул.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: