Актаныш

Ике күрше арасында... бал кортлары

Күрше белән күрше арасындагы аңлашылмаучылыклар тормышта әледән-әле очрап тора. Татар Ямалысы авылында яшәүче Дилшат Закиров та мөхәрриятебезгә күршесенең бал кортлары урамга чыгарга ирек бирми, балалар кунакка кайтырга курка, берәр чара күрегез дип, килде.

Ике арадагы аңлашылмаучылыкка ачыклык кертергә теләп, әлеге авылга юл тоттык. Авылга кергәндә сул яклап бакча эчендәге бихисап умарталарны күреп, шушыдыр дип уйлаган идек, ялгышкан булып чыктык. Дилшат сөйләгән умарталар эчкәре, 7-8 генә йорт урнашкан урамда икән. Умарта хуҗасы Зинарис Нуруллинның ихатасы иң кырыйда.
– Мин элек читтә яшәдем. Кайтканыма 8 ел булды. Урамга чыгар хәл юк. Кортлары чага. Балалар да кунакка кайтырга курка. Оныгым, жук тешли дип кайтмый, – ди Дилшат. – Без аңа умарта асрама димибез, бары тик умарталарын елга буена урнаштырсын. Аныкылар кеше йөри торган юлга нык якын бит. 
Урамга чыккан халыкның да фикерләре белән кызыксындык. 
– Авылга килен булып төшкәнемә 28 ел булды. Алай корт чакканы юк. Балаларның каникулга кайткан вакытларында, умарта карасалар, оныкларыгызны урамга чыгармый торыгыз дип кисәтәләр. Күрше белән дус яшәсәң, бернинди дә проблема булмый, – ди Дилара апа.
Без барган көнне Зинарис абый чират буенча авыл көтүе көтә иде. Аның янына болынга барып аралаштык. 
– Бал кортларын кече яшьтән үк яратам. Бабай да, әти дә күпләп умарта асраганнар. Әлеге милектә 36 ел яшим. Шуннан бирле умарта тотам. Яшермим, 25әр умарта тоткан вакытларым булды. Хәзер алай ук асрарга көч җитми. 15 умартам бар. Үзем биолог булгач, кортларны аңлыйм,  яратам. Кортлар бал җыйганда кырыйга очмыйлар, югарыга күтәреләләр. Ач булсалар гына, кырыйга очалар. Ә минем кортларның ач торганы юк. Умарта караган вакытта кунакка кайткан урам балаларын, аларның әти-әниләрен  кисәтәм, коймага якын килмәгез,  корт чакмасын димен. Бал суырткач, җыелып чәй эчегез дип, тормыш иптәшемнән бал керттерәм. Моңа кадәр бер генә авыл кешесенең дә зарланганы булмады, – ди ул. 
Мондый хәл килеп чыкканга Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев тә аптырый. 
Авылда умарта тотучылар шактый. Авылга кергәндә Дилфар абыйның умартасы күп. Ямалы ягында Индус, Инсаф абыйлар да асрый. Кешеләрнең  зарланганнары булмады. Кеше умарта да, мал да асрамаса, нәрсә исәбенә яшәргә тиеш, – ди.
Мәсьәләгә ныклап ачыклык кертү йөзеннән, районның умартачылык буенча инспекторы Рил Әхмәтҗанов белән бергәләп, кабат Татар Ямалысына юл тоттык. Ул белгеч күзлегеннән Зинарис абыйның умарталарына бәя бирде. 
– Язга чыгуга умарта кортлары чага дигән шикаятьләрне еш ишетергә туры килә. Зинарис абыйның 15 баш умартасы бар. Умарталар коймадан 3 метр ераклыкта урнашкан булырга 
тиешләр. Зинарис абыйныкылар 9 метр эчтә урнашкан. Коймасының биеклеге дә 2 метрга җитә язган. Умарталарының чокырлы җирдә урнашкан булуы белән ул ике метр биеклеккә җитә дә. Койма буйларында агачлары да бар. Умарталарның очу яклары да артка карап тора. Умарталарга паспортлары да бар. Искеләрен яңартам диде. Авылда барысы 500ләп умарта исәпләнә. Кортлар  6-7 чакрым тирәсе ераклыкка оча. Сүз дә юк, алар чагарга мөмкин. Мөмкинлектән файдаланып, умарта асраучыларның барысына да мөрәҗәгать итәсем килә. Умарталарга паспортларны алуны сузмаска кирәк. Районда 5 меңнән артык умарта бар. Ветеринария берләшмәсенә паспортлар кайтты. Аларны алырга кирәк. Чөнки документсыз бер нәрсә эшләп булмый. Җәй көне корт аерганда, бал аертканда кортлар туза. Шул вакытларда сак булырга, күршеләр белән аңлашып эш итәргә кирәк. Быел да бал алырга, аның файдасын күрергә язсын,  – диде ул.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: