Актаныш

“Ике тапкыр аттым, аннан пычак алып суйдым...”

Табигать байлыкларына рөхсәтсез кул сузарга ярамаганлыгын әле күпләр аңлап бетерми. Аңласалар да, аны колак яннарыннан гына уздыруны хуп күрә. Табигатьнеке икән, димәк бөтен кешенеке дип уйлый алар. Ләкин, ялгышалар. Урманнардагы агачларны рөхсәтсез кисәргә ярамаган кебек, кыргый җәнлекләрен дә ауларга рөхсәт ителми. Бу браконьерлык дип атала.

Узган елның декабрь аенда рөхсәтсез кабан дуңгызы атучылар да суд каршына басты. 

Үзләре сөйләве буенча Илгиз (исеме үзгәртелде)  шәһәрдән авылга кунакка кайта. Һәм алар туганы  Фирдүс (исеме үзгәртелде) белән бәйрәм итеп алгач, күршеләрен дә утыртып, күрше авылга барырга булалар. Нива машинасы белән басу юлыннан гына чыгарга уйлыйлар. Илгиз: ”Йоклап бардым. Ату тавышына гына уяндым”, –  ди. 

Фирзәр исә гаебен өлешчә тануын белдерде. Туганы кунакка кайткач, бәйрәм итеп, күрше авылга барырга уйлауларын да яшерми. Иске мунчаны сүткәндә, аның чардагында бабасыннан калган ау мылтыгын тапкан була. Шуны чистартып, атамы, юкмы икәнен тикшереп карау ниятеннән машинасына аны да сала. Юлда барганда кабан дуңгызы очрата. Мылтыгын алып, аны ата. Бу вакытта йоклап барган туганы белән күршесе чыгып, аңа: “Ник аттың?” –  диләр. 
– Ике тапкыр аттым, аннан пычак алып суйдым, –  ди. – Туганым белән кабанны машинаның багажнигына салып, кайтып киттек. 
Шуннан аларны аучылар туктата. 

Әмма аучылар биргән мәгълүматлар буенча хәлләр бөтенләй башкача булган.  Актаныш районы җирле аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасының аучылык җир-суларында, “Актаныш-Пучы” автоюлыннан Каенлык авылына таба 1,2 чакрым ераклыкта урнашкан урында браконьерлык белән шөгыльләнүчеләрнең урман буенда машинаның кабан дуңгызларын әйләнеп куып йөрүен дәлиллиләр. Һәм кабанга да машинаны туктатмыйча гына алгы пассажир тәрәзәсеннән  атканнар.  Кабан аткан урында, карда кеше эзләре булмый. Машина эзенең уң ягында аунап яткан ике гельза табыла. Кабан дуңгызын атып, алар дәүләткә 150 мең сум күләмендә зыян салганнар. 

 Ау кагыйдәләре буенча аучыларның корал йөртергә һәм сакларга рөхсәте, аучы билеты,  кыргый җәнлекне ауларга лицензиясе һәм юлламасы булырга тиеш. Әмма хөкем ителүчеләрдә аларның берсе дә булмаган.

Суд Илгиз белән Фирзәрнең икесен дә өчәр елга шартлы рәвештә  ирекләреннән мәхрүм итәргә һәм алардан дәүләткә китергән зыянны юллап алырга дигән карар чыгарды. 

Хөкем карары үз көченә керде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: