Актаныш

“Их, рәхәтләнеп бер йөгерергә...”

Аяк бармаклары белән компьютер клавиатураларында хәрефләр җыючы, Иске Кормаш авылында яшәүче  Нурзил Талиповның  иң зур хыялы – башкалар кебек рәхәтләнеп урамда йөгереп йөрү, машина йөртү. Ләкин бу мөмкинлекләрдән мәхрүм шул ул...

Язмыш Нурзилне туганда ук сыный. Малай җитлекмичә, 2004 елны 7 айдан дөньяга килә. Аның гомерен саклап калу өчен табиблар озак көрәшә. Бер ай буе ул Түбән Камадагы перенаталь үзәктә колбада яши. Әтисе Нурсаяф белән әнисе Гөлназ аны сөенеп, алдан туган ике апасы белән абыйсы янына алып кайта. Кечкенә йомгакларын күз карасы кебек кадерләп тәрбияли алар. Тилмереп улларының тәпи китүен, “әннә”, “әттә” дип дәшүен көтәләр. Тик... Нурзил генә ашыкмый. Хафага калган әти-әнигә табиблар аяз көнне яшен сугардай хәбәр җиткерә. Улгыызда – ДЦП.

–Әлеге хәбәрне Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы итеп кабул иттек. Һәм улыбызның хәлен бераз булса да җиңеләйтү өчен бар көчебезне куйдык, – ди Гөлназ. 

Ел саен тернәкләндерү үзәкләрендә булу, хастаханәләрдә дәвалануларның санына чыга да торган түгел. Шөгыльләнүләр бушка китми. Нурзил әкренләп булса да, күте белән шуышып йөри башлый. Биш яшьләрендә аягына баса. Әлеге көн әти-әнисе өчен зур сөенеч була. Аякларында булса да йөри дип куана алар. Чөнки аяклары аның бар байлыгы. Нурзилнең куллары йөрми. Куллар эшли алмаганны да аяклары башкара. Өенә килеп белем биргән укытучылар ярдәме белән укырга өйрәнә. Тора-бара компьютерда эшләү серләренә дә төшенә. Аның тычканына аяклары, клавиатурасына кайвакыт аяк бармаклары, яисә борыны белән баса. Шул рәвешле дусты, авылдашы Айнур белән аралаша.  Тик компьютерының система блогы эшләми башлагач, үзен дөньялыктан аерылган кебек хис итә ул.  Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәме белән аны кабат тергезәләр. 

–Ләйсән һәм Ралиф Фәрхетдиновлар өебезгә килеп, Нурзилдән нәрсә кирәк дип сорадылар. Ул система блогы, диде. Бер-ике көннән аны китереп тә бирделәр. Әлеге игелекләре, улыбызны сөендергәннәре  өчен аларга бик зур рәхмәт, –ди Гөлназ. 

undefined

Реклама

Компьютердан арынган арада Нурзил тренажерларда шөгыльләнә. Шулар ярдәме белән генә аның куллары бераз язылып тора. Егет аны үзе дә аңлый. Һәм көн саен шуларга тотына. Аякларының хәле бетмәсен өчен велосипед-тренажерын әйләндерергә дә онытмый. Соңгы тапкыр тернәкләндерү үзәкләрендәге дәвалар аңа тискәре йогынты ясаган. Хәзер бар өмет үзләрендә икәнне аңлый алар.

undefined

–Бик тә тышка чыгып, иркенләп йөрисем килә. Һәм машина йөртергә хыялланам. Кулларым эшләмәгәч, аяк белән идарә итә торганны булдырасым килә, – ди Нурзил.  

Компьютердан машиналарның маркаларын, аларның ничек эшләүләрен дә өйрәнгән. Ишек алдына чыгып, әтисеннән калган машинаны кабызып та карый ул. Шуннан булса да, күңеленә рәхәтлек ала. Кызганычка каршы, әтиләре хакында үткән заманда гына язарга туры килә. Чөнки 2019 елда Нурсаяф тормыш иптәшен дүрт баласы белән ятим итеп, йөрәк авыруыннан вафат буа. Бу минутларда нинди хисләр кичерүен Гөлназ үзе генә белгәндер. Төннәрен күз яшьләреннән мендәрен чылатса да, көндезен ул аларны балаларына, аеруча Нурзилгә күрсәтмәскә, киресенчә көчле булырга тырыша. Олы балалары да әниләренең хәлен аңлап, гел ярдәм кулы сузалар. 

Әнә шулай бер йодрык булып, ярдәмләшеп яшәгәнгә, авырлыкларны җиңә килә алар. Игелекле кешеләр дә мәрхәмәтләреннән ташламый. Нурзилнең сәламәтлеге алга таба кирегә китмәсен өчен бар көчләрен куялар. Көч һәм сабырлык әлеге гаилә өчен иң кирәкле сыйфатлардыр, мөгаен. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: