Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Иминлек кагыйдәләрен үтибезме?

Елга-күлләрдә боз өстендә саклык кагыйдәләрен үтәмәү фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Кышкы бозда үзеңне ничек тотарга? Чираттагы брифингта сүз шул хакта барды.

Штраф түлисең килмәсә

Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды” федераль казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов:

– Кызганыч, шушы чорда боз астына төшеп китү очраклары күзәтелә. Бигрәк тә балалар катнашындагы фаҗигаләр аяныч. Мәсәлән, Яр Чаллыда үткән елның ноябрендә 7 яшьлек баланың гомере өзелде. Ул караңгы вакытта кар өстеннән барып, җир белән күл чикләрен аермыйча, бозы ныгырга өлгермәгән күлгә төшеп киткән.

Үзебезнең районда да Агыйдел елгасында, аскы Актаныш, Әҗәкүл, Мәсәде, Татар Ямалы тирәсендәге күлләрдә балыкчылар еш кына куркыныч алдында кала. Хәвеф турында уйларга, иминлек чараларын үтәргә ашыкмыйлар. 7 см га хәтле бозга чыгу катгый тыела. Аның өчен административ беркетмәләр төзелә. Шәхси затларга – 2 мең, юридик затларга 8 мең сумга кадәр штраф каралган. Кышкы чорда техниканың боз өстенә чыгуы рөхсәт ителми. Бу очракта да районның административ комиссиясе тарафыннан 2 мең сумга кадәр штраф салына.

Безнең тарафтан рейдлар үткәрелә. Камышлы урыннарны урап үтәргә, агымнарны читләтергә киңәш ителә. Елга борылышларында да боз калын булмый. Таяк кебек саклык чаралары йөртү, ялгыз йөрмәү кирәк. Караңгы вакытта да бозга чыкмагыз. Үлем очраклары да күпчелек караңгыда күзәтелә.

Балаларга инструктажлар үткәрү, контрольне киметмәү зарур. Ата-ана баласының кайда йөргәнлеген белеп торырга, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Шунысы яхшы: бездә ата-аналарның, балаларның ял итәргә боз өстенә чыгулары бик күзәтелми. Иң күпчелеге – балык тотучылар. Боз өстендә кем ул дисәк, ул – балыкчы.

Бернинди техникага да боз өстенә керергә ярамый. Йөк машинасымы, җиңел машинамы, кар чанасымы – барысына да катгый тыела, чара күрелә. Чөнки техника белән боз астына китү очраклары ел саен республикада еш кабатланып тора. Бары тик лицензияләнгән боз кичүеннән генә рөхсәт ителә. Бездә ул бер генә урында – Актаныш-Башкортстан арасында. Әлегә анысы да ачылмады.

Бурдан кала...

Брифингта янгыннан саклану чаралары да искә төшерелде. Җәмәгать урынында, шәхси ихатада, йортта, фатирда ут чыгуны булдырмау өчен нишләргә кирәк?

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов:

– Районда янгыннар белән хәл бик кискен тора. Актаныш районында 46 ут чыгу теркәлде. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 очракка күбрәк. Кеше үлеменә китергән янгыннар зур борчу тудыра. Быел янгында 2 кешенең гомере өзелде. Такталачык, Теләкәй авылларында булды мондый бәхетсезлек очрагы. Соңгысында 4 кеше имгәнү алды, алар хастахәнәдә дәвалана.

Янгын таләпләре кышкы чорда бигрәк тә җылыту җиһазларына кагыла. Күп фатирлы өйләрдә газоанализаторлар урнаштырылган. Датчикларны электр линиясеннән аермаска кирәк. Даими эшләп торсын.

Шәхси йортларда да шундый ук таләпләр. Аларда мунча миченә аеруча игътибар сорала. Ярыклар булганнарын кулланырга ярамый. Очкын төшеп, ут капмасын өчен, мич алдындагы идән такта материалдан ясалырга тиеш түгел. Кимендә 50-70 см зурлыкта тимер идән беркетү мәҗбүри. Мунча якканда һәртөрле саклык чарасы күрү мөһим. Бу эшне балаларга ышанып тапшыру да куркынычны арттыра. Сыеклыклар белән яндырып җибәрергә тырышу исә – чын мәгънәсендә, акылсызлык.

Ноябрьдә 3 янгын теркәлде. Ике йорт та янып бетте, ә Чуракайда сарайга ут капкан иде. Барлык өйләрдә дә автоном хәбәр бирү җайланмаларын урнаштырылса, бәла-казадан ныграк сакланыр идек. Авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать иткәндә, бу җиһазларны арзан бәягә алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев