Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Инде чират миңадыр...”

“Чи тирегә ут капмый, диләр. Нишлисең, тәкъдиргә шулай язылган булгандыр”, – ди өч баласын җир куенына салган Тәкмәк авылында яшәүче Фагыйлә апа Бәдертдинова.

Ул күргәннәрне бер китап итеп язарлык. Үзе белән сөйләшеп утырганда да, ничекләр түзде икән ана йөрәге дигән уй тынгы бирмәде. 
Язмыш дигәнең аны бик күп тапкыр сынаган. Балачагы да рәхәтләрдән булмаган. Хәер, болар хакында тәртип белән, рәттән язу кирәктер. 

“ЧИТ МИЛЛӘТТӘН БУЛГАЧ, ЯРАТЫП БЕТЕРМӘДЕЛӘР”
...Әнисе Александра Мухина Украина ягыннан була. Әтисе Сәмигулла ачлык вакытта эш эзләп Украина якларына чыгып китә. Иптәше белән Симферополь шәһәрендә бер кешеләргә йортка кергәннәр. Анда киез итек басарга өйрәнгәннәр. 
– Шунда әни белән таныша. Әмма ул якта туу белән булачак иренә ярәшеп кую гадәте булган. Әмма әни ул егетне яратмаган. Әтине яраткандыр инде. Әти әнине урлап алып кайта. «Юлда бик озак булдык. Казанга кайтып җиткәч кенә исән калганыма ышандым», –  дип сөйли иде әти, – ди Фагыйлә апа. Бу, 1926 ел була. 
Чит җирләрдән килгән рус кызына кечкенә Тәкмәк авылында бик җиңелләрдән булмый. Сәмигулланың әти-
әнисе бик усал булганнар,  чит милләт вәкиленнән булгач, кызны яратмаганнар. Русча сөйләшә алмаган авыл халкы да кызны кабул итәргә теләми. Аралашыр кешесе булмагач, Александра ялгызлыктан гаҗиз була. Ире эштә, көннәр буе моңсуланып йөри. Олы улы тугач, туган ягына качып китәргә була. Әмма Сәмигулла аны Әҗәкүлдәге пристаньнан табып алып кайта. Бу хәл ике тапкыр кабатлана. Еллар үтә тора. Бер-бер артлы балалары туа. Фагыйлә апа – гаиләдә алтынчы булып дөньяга килгән төпчек. 
Александра да язмышы белән килешеп, балалары хакына Тәкмәктә яшәвен дәвам итә. Татарча сөйләшергә дә өйрәнә. Исемен Мәрьямгә үзгәртә. Түбән Яхшыйдан Зоя исемле рус хатыны белән аралаша. 
– Әниегез үзенең туган ягын сагынып яшәдеме?
– Ничек кенә әле! Туганнарын да юллатып карады. Бер энесе Ярославльдә дип хат килде. Әмма әнкәй анда бара алмады. Хәзерге вакыт булса, әллә тапкан да булыр иде. Шулай итеп, үз ягын сагынып, саргаеп картайды. 86 яшендә бакыйлыкка күчте. 
Сәмигулла абый Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан бик нык яраланып кайта. Сызлануларга түзә алмый, ыңгырашып йөргәнен Фагыйлә апа әле бүген дә хәтерли.  Байсар хастаханәсендә операцияләр ясап, сугыштан калган мина кыйпылчыкларын алалар. Абыйсы да сугыштан кайткач озак тормый, вафат була. 

“ИНТЕГЕП ҮСТЕК”
– Ишле гаиләдән булсак та, бик интегеп үстек. 7 сыйныф кына белем алдым. Капчыклап кычыткан, кәлҗәмә җыя торган идек. Ирләр эше дип тормадык, көч җитәме, юкмы, эшләргә тырыштык. 18 яшемнән чәчү чәчкәндә симәнә ташыдым, грузчик та булып йөрдем. Булачак ирем Исмәгыйль тракторда иде, мин шунда плугар булдым. Комбайнчы ярдәмчесе дә булып йөрдем, –  ди Фагыйлә апа. 
Кияүгә чыкканчы иртәнге сәгать дүртләрдә үк басуга чыгып китүләрен, караңгы төшми кайта алмауларын да искә алды.  
Югары Яхшый авылы егете Исмәгыйльгә кияүгә чыккач, тормышы бераз җиңеләеп киткәндәй була. Ни әйтсәң дә, йөкне икең бергә тарту җайлырак була. Исмәгыйль абый гомер буе колхозда механизатор, комбайнчы булып эшли. Фагыйлә апа да колхозда төрле эштә хезмәт куя. 
Гаиләне тулыландырып, кызлары Әлфинә, бераздан Асия туа. Фагыйләсенең өченчегә авырлы икәнен белгәч, Исмәгыйле малай көтә. Тугыз ай буе улын кулына алып сөяргә хыяллана ир. Чыннан да, ир бала туа. Аңа Әлфис дип исем кушалар. Әтисе улын аеруча ярата. Көтеп алган улын үчти-үчти итеп кенә, саклап, кадерләп үстерә. Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый шул. 1985 елның 6 августы гаиләнең аяз күген кара болытлар белән каплый. 

БЕР МИЗГЕЛ... ӘЛФИС ЮК...
Уракка төшеп, сөенә-сөенә икмәк суктырган вакыт. Арпа уңышы да әйбәт кенә чыга. Башка елларны комбайнчыларның улларын ярдәмче итеп йөртүләренә бик кызыккан Исмәгыйль, бу елны үзенең уналты яшьлек улы Әлфисне комбайнчы ярдәмчесе итеп ала. И, горурлана ул, шул вакыт. Кара, аның да улы үсеп җиткән! Нинди олы терәге бит ул аның! 
Иртән таң беленә башлауга, икәүләп эшкә ашыга алар. Исмәгыйль кыр корабын кабыза. Әлфисе дә шуның тирәсендә бөтерелә. Майлыйсы җирләрен майлап, икәүләп икмәк диңгезенә кереп китәләр. Улы ара-тирә сораулар да бирештерә. Әтисе исә иренми, комбайнның һәр детален бөртекләп аңлата. 
Кояш төш вакыты җиткәнне белдереп, турырак карый. Кырга ашамлыклар белән машина килә. Комбайнчылар бергә җыелып тамак ялгап алалар. Барысы бераз ял иткәч, эшкә керешәләр. Әлфис күренми. Әтисе аны комбайныннан күзәтә. Әһә, басу читендә Муравей мотоциклы күренә. Шуның янында черем итәдер, дип уйлый әти кеше. Һәм суктыруын дәвам итә... Бер мизгел... Комбайн жадкасына нәрсәдер эләккән кебек. Исмәгыйльнең күз аллары караңгылана. Арыш арасы канга бата. Әлфиснең гомере комбайн жадкасы астына кереп өзелә...
– Мин Тәкмәккә әнкәй янына кунакка килгән идем. Фагыйлә апаларның олы кызлары Әлфинә кунакка кайткан иде. Ул кычкырып елый-елый, йөгереп безгә килде. “Әлфис үлгән”, –  диде. Башта ни булганын да аңламадык. Белгәч бик авыр булды. Әлфиснең аяк-кулларын басу арасыннан табып, тегеп алып кайттылар. Кичке сәгать биштә моргтан машинаның сиренасын кычкырта-кычкырта алып кайттылар. Халык бик күп җыелган иде. Җизнинең халәтен аңлатып булмый. Күзеннән бертуктаусыз яшь ага.  Бу хәлләрне искә төшерүе дә авыр, – ди Фагыйлә апаның апасының кызы Роза апа Рәхимова.
Бу вакытларны искә төшереп, күңелендәге мәңгелек җәрәхәтне кабат кузгатырга теләмәсәм дә, Фагыйлә ападан бу хәлнең ахыры ни белән тәмамланганын сорамый булдыра алмадым. 
– Фагыйлә апа, ирегезгә суд булдымы?
– Булды. Мин судта аны төрмәгә утыртмауларын сорадым. Ансыз нишлим, утыртмагыз. Утыртсагыз, икебез дә китәбез.  Әле бит тагын өч бала бар, дидем. Минем сүземне ишеттеләр, – ди ул күз яшьләрен тыя алмыйча. – Аңа бер ел мәҗбүри эш җәзасы бирделәр. 
– Исмәгыйль абый бик үкендеме?
– Үкенмиме соң?! Эштән кайткан саен, улым булмагач, миңа яшәү юк, – дип елый иде. Ул бит улыбызны юри таптатмаган. Күрмәгән бит. Басу читендә мотоциклы янында йоклый дип уйлаган. Әлфис басу эченә, арыш арасына кереп йоклаган булган. Язмыштыр инде. 

ХӘСРӘТ АРТЫ ХӘСРӘТ
Мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасыннан саркыган канны учларына кысып, тормышларын дәвам итә алар. 
Бер-бер артлы кызларын кияүгә бирәләр. Алар булса да, бәхетле булсын дип тырыша әти-әниләре. Оныклары туа. 
Исмәгыйль абый язын тракторда, урып-җыю чорында комбайнда эшли. Хезмәт хакы артык күп булмаса да, икмәкне күп алдык, ди Фагыйлә апа. 
Дөньяны алып бару өчен бик күп итеп мал-туар асрыйлар. 
Шушы җитеш дөньяларны  Әлфисләре генә күрә алмады дип уфтанып яшәгәндә, гаиләне язмыш тагын бер тапкыр сыный. Эчтән кимергән хәсрәт, авыр хезмәт Исмәгыйль абыйның сәламәтлеген бик иртә какшата. 2006 елда ул гүр иясе була. Ачы хәсрәттән Фагыйлә апаның йөрәге парә-парә телгәләнә. Ныклы терәген югалту аның да  сәламәтлеген какшата. Тик әле язмыш сынавы моның белән генә бетмәгән икән. 
Токарь булып эшләүче кызлары Әлфинә авырый башлый. 2014 елда ул операциядән айный алмыйча, гүр иясе була. 2021 елда икенче кызы Асиясы да операциядән хәлләнә алмыйча китеп бара. 
Бер ана йөрәгенә күпме хәсрәт! Боларны җиңеп чыгу өчен никадәр көч һәм сабырлык кирәк булуын үзе генә беләдер ул. 
– Шушы кайгылардан чиргә сабыштым. Әллә ничә операция кичердем, балам. Өч баламны, иремне югалттым. Инде чират үземәдер, – ди ул күз яшьләрен тыя алмыйча. 
Бу кадәр кайгы кичерсә дә, күңеле катмаган, керләнмәгән аның. Тирә-ягындагыларның яхшы якларын гына күреп, үзен ташламаганнарына рәхмәтле булып яши. 
Бүген ул үзе генә гомер кичерә. Чаллыда яшәүче төпчеге Инсирәсе, оныклары, 
оныкчыклары гел кайтып, ярдәм итеп йөриләр. 
85 нче яше белән барса да, вакыт үтсен дип, бакчасына аз-азлап булса да, яшелчәсен, җиләк-җимешен дә утырта. 
Фагыйлә апа сигез ел Югары Яхшый мәктәбендә интернатта эшләгән. Җәй көне урман кисүгә йөрсә, кышын интернатка, балалар карарга барган. 
– Ул балалар бик акыллы булдылар. Әлфисем үлгәч тә мине юаталар иде. “Апа, борчылма, мин үскәч тракторчы булам. Сиңа утын, печән алып кайтырмын”, – диләр иде. Рәхмәт инде, чыннан да онытмыйлар. Олыимән авылыннан Илдар бакчамны сөреп бирде. Чын күңелдән онытмаганнар, акча да алмыйлар дип сөенәм.
– Фагыйлә апа бик әйбәт кеше ул. Без интернатта тордык. Кичләрен ул безгә китаплар укый иде. Тырыш, әйбәт кешеләр булып үсегез, дип әйтә иде, – ди Табанлыкүл авылы егете, хәзер Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов та. 
Фагыйлә апаны күршеләре  ялгыз калдырмаска тырышалар. 
– Тәкмәк авылына кайтып яши башлавыма унынчы ел китте. Шуннан бирле Фагыйлә апа белән аралашып яшибез. Санаторийларга да бергә бардык. Аңа күз-колак булырга, ярдәм итәргә дип бардым. Мин аны бик яратам. Ул шул кадәр әйбәт, кешелекле кеше. Кешене белер өчен күп кирәкми. Бер көн сөйләшеп утырсаң, бар яклап та ачыла. Фагыйлә апаның ачы язмышы күпләргә гыйбрәт 
алырлык. Күтәрә алмаслык кайгылар кичерсә дә, аның күңеле катмаган. Ул барлык күршеләренә дә рәхмәтле. Аларның шатлыкларына чын күңелдән сөенә белә. Әле миңа Фагыйлә апа бик кирәк. Аллаһы Тәгалә аңа гомер, сәламәтлек бирсен иде, – ди Исламия Закирова.
– Фагыйлә апа күргәннәрне дошманыңа да күрергә язмасын. Безнең җизни тракторда эшләгәндә янды да бит әле. Төнлә эскерткә ятып, черем иткәндә, ярдәмчесе ялгыш ут төрткән. Бик нык пешкән булган.  Фагыйлә апа ул вакытта Әлфис белән авырлы иде. Мәчти больницасына җәяүләп барып, җизнине үз куллары белән ашатып йөрде. Без аны ялгызын калдырмаска тырышабыз. Көн саен киләм. Ашарга да пешереп алып киләм. Ирем Рәшит тә каршы түгел. Кызы үзе янында Чаллыда яшә дигән иде дә, авылга, үз өемә кайтасым килә, дигәч, кайтсын, карарбыз, дидек, –  ди Роза апа. 
Еллар үткән саен бала кайгылары аны иңнәреннән ныграк баса. Фотоларын кочаклап аз еламый ана. Их, киткәннәрне кабат кайтарып булса иде ул. Юк шул, юк...
 

Әлеге ачы язмышны тасвирлаган язма "Актаныш таңнары" газетасының 3 март санында дөнья күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев