Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Җиңел акчага кызыгып, гомерлек бурычка батмасыннар

Телефон мошенниклары ел саен яңа корбаннар таба. Кызганычка каршы, алар арасында пенсионерлар гына түгел, мәктәптән соң зур шәһәрләргә укырга киткән яшьләр дә бар.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Автор фотосы.

 

Җиңел генә акча эшләргә теләп, алар үзләре дә җинаять схемасының бер өлешенә әверелә. Бу хәлнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында район суды судьясы Хәмит Янгиров белән сөйләштек.

–  Хәмит Хәйберҗанович, соңгы елларда яшьләрнең мошенниклар кармагына эләгүе белән бәйле эшләр ешайды дип әйтергә буламы?

–  Чыннан да, соңгы өч елда мошенниклык белән бәйле эшләр шактый артты. Элек мондый очраклар сирәк була иде. Хәзер исә ел саен аларның саны күбәя бара. Бигрәк тә Казанга, башка шәһәрләргә укырга киткән 18–21 яшьлек егетләр шундый тозакка эләгә.

Схема гадәттә бер үк: социаль челтәрләр, мессенджерлар яки телефон аша алар белән танышалар, «җиңел генә акча эшләп була» дип ышандыралар. Аннары: «Картаңа акча күчерәбез, син аны алып килеп бирерсең», – диләр. Яшьләр моңа җитди карамый. Әмма аларның банк картасы аша үткән акча – мошенниклык юлы белән урланган акча булып чыга.

–  Алар судта үзләрен ничек аклый?

–  Күпчелеге: «Мин бары тик дустыма ярдәм иттем», – дип аңлата. Әмма «Бу кем иде соң?» дигән сорауга җавап бирә алмыйлар. «Валера иде бугай», «Серёга иде», «Интернет аша таныштык», – дигән сүзләрдән ары китмиләр.

Ә бит чын дустың булса, син аның кем икәнен, кайда яшәгәнен белергә тиеш. Бу очракта исә алар үзләре дә шул кешенең кем икәнен әйтә алмый.

Кайберләренә моның өчен 5–10 мең сум вәгъдә итәләр. Әмма шул аз гына акчага кызыгып, кеше миллионлаган бурыч астында калырга мөмкин.

–  Яшьләр  үзләре дә алданган булып чыга бит.

–  Әйе, алар еш кына үзләрен гаепле дип санамый. Әмма закон алдында җаваплылык барыбер аларга йөкләнә. Чөнки акча нәкъ менә аларның банк картасына күчкән, алар шул акчаны алып тапшырган.

Гражданлык законнары
буенча мондый хәл нигезсез баю дип бәяләнә. Әгәр кеше үз счетына нигезсез күчкән акчаны кире кайтармый, ә өченче затка биреп җибәрә икән, ул зыянны капларга тиеш була.

–  Димәк, акчаны мошенник түгел, ә карта хуҗасы түли?

–  Күп очракта шулай килеп чыга. Чөнки төп мошенникны тиз генә табып булмый. Җинаять эше кузгатыла, тикшерү бара. Әмма зыян күрүче үз акчасын кайтарырга тиеш. Шуңа күрә суд акча күчкән кеше белән бәйле мәсьәләне карый.

Мошенниклар күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрне алдый. Пенсионерлар үз хокукларын яклау өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Аннары прокуратура алар мәнфәгатьләрен яклап судка дәгъва белән чыга.

–  Мондый эшләр елдан-ел артамы?

–  Әйе, кызганычка каршы. Элек бер-ике генә эш булса, хәзер өч-дүрт, бишәр эш карарга туры килә. Бу бик борчулы күренеш.

Яшьләргә шуны әйтәсем килә: җиңел генә баеп булмый. «Бушлай сыр бары тик капкында гына була» дигән мәкаль бүген дә актуаль. Берничә мең сум өчен кеше үзенең киләчәген куркыныч астына куярга тиеш түгел.

–  Мондый гамәлләрнең тагын нинди нәтиҗәләре булырга мөмкин?

–  Әгәр акчаларның чит илләргә, законсыз оешмаларга күчерелүе ачыкланса, кеше инде ярдәмче (пособник) буларак җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Бу инде җитдирәк хокукый нәтиҗәләргә китерә.

Иң аянычы – яшь кеше үзенең биографиясенә кара тап сала. Җинаять эше кузгатылу факты күп кенә дәүләт органнарына, хокук саклау структураларына, кайбер җаваплы вазифаларга эшкә урнашканда исәпкә алына.

–  Димәк, мондый ялгышның бәясе бик кыйммәт...

–  Әлбәттә. 18–20 яшьлек студентның миллион сумлап
зыянны каплап йөрүе җиңел түгел. Алар әле укый, эшләми. Әмма суд карары чыккан икән, түләүдән качып булмый.

Шуңа күрә һәркем бик сак булырга тиеш. Үз картаңны беркемгә дә файдаланырга бирмәскә, чит кешеләр үтенече белән акча алмаска, күчермәскә. Һәр начар эшнең азагы начар тәмамлана.

Берничә мең сум табыш артыннан куып, миллионлаган бурычка бату, иң мөһиме – үз киләчәгеңә кара тап төшерү ихтималы турында онытырга ярамый.

 

Суд практикасыннан

 

Соңгы вакытта район судында каралган эшләрнең берсе генә дә әлеге проблеманың никадәр җитди булуын ачык күрсәтә.

Мари Эл Республикасында яшәүче ханымга үзен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтырата. Янәсе, телефон хезмәте турында килешүнең срогын озайту өчен паспорт мәгълүматларын әйтергә кирәк була. Хатын-кыз әйтелгәннәрне үти.

Берникадәр вакыттан соң инде икенче кеше элемтәгә чыгып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенулары турында хәбәр итә. Янәсе, акчаны саклап калу өчен ашыгыч рәвештә кредит рәсмиләштереп, күрсәтелгән счетларга күчерергә кирәк.

Мошенниклар күрсәтмәләрен үтәү нәтиҗәсендә зыян күрүчегә 360 мең сумнан артык матди зыян килә. Шул сумманың
147 мең 770 сумы Актаныш
районында яшәүче яшь егетнең банк картасына күчерелә. Егет исә акчаны банкоматтан алып, мошенникларга тапшыра.

Суд әлеге очракта 147 770 сум акчаны карта хуҗасыннан түләттерү турында карар чыгара. Чөнки акча аның счетына күчкән һәм ул аны кире кайтармыйча өченче затларга тапшырган.

Бу – бер генә мисал. Мондый эшләрнең саны елдан-ел арта бара.

 

Игътибар!

Район судында
искәртүләренчә, түбәндәге очракларда аеруча сак
булырга кирәк:

– таныш булмаган кешеләрнең банк картасын куллану турындагы тәкъдимнәренә ризалашмаска;

– үз исемеңә килгән акчаны чит кешеләргә алып барып бирмәскә;

– банк картасы реквизитларын һәм шәхси мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәскә;

– «җиңел акча эшләү» тәкъдимнәренә ышанмаска.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев