Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ипотекасыз фатир

Фатир алуның ничә төрле юлын беләсез? Халык арасында иң популяр юл: гомер буе тиенләп акча җыю яки ипотека. Әле күптән түгел генә мөхәрриятебезгә килгән “Live is good” холдингының консультанты РЕНАТ ХӨСӘИНОВ тагын бер ысул турында сөйләп китте...

– Фатирлар бик кыйммәт тора. Аны җыелган акчага алырга күп кешенең көче дә, хәле дә җитмәскә мөмкин. Хезмәт хакларыбыз да зур түгел бит инде. Күп кешенең ипотекага басмый хәле юк. Шул ипотекага алмаш буларак, торак кооперативы барлыкка килде. Ул 2014 елдан бирле 3 илдә эшли: Россия, Казахстан, Кыргызстан.
Бу системаның иң зур плюсы – кредит тарихы да, гражданлык та кирәк түгел. 10 ел эчендә, иң күбесе, 500 мең генә арттырып түләячәксез. Ипотека алучылар белә, кайсы гына банктан алынса да, аны арттырып түли-түли тагын ике фатир алырлык акча чыгып китә.
Торак кооперативның төп шарты – аның әгъзасы булу. Ә моның өчен гариза язарга һәм взнос түләргә кирәк. Гариза язганда фатирны кайдан, ничә бүлмәлене алырга теләвегезне дә язырга кирәк булачак. Шуннан булачак фатирның беренче түләвен ясарга була. Ул барлык суммадан 35 процент. Әгәр шушы 35 процентны түләсәгез, ай саен 2 мең сум түләп барачаксыз, әгәр беренчел взносның 50 процентын түләп куйсагыз, ай саен ни бары 1 мең генә взнос түлисе булачак.
– Кооператив шул взнослар исәбенә яшидер инде?
– Әйе, күпләр бу 1000-2000 сумны бик аз сумма дип исәпли, ләкин безнең 
пайчыларыбыз саны якынча 14 меңләп җыела. Шуңа күрә ул фатирларга үз бәясен өстәми, процент алмый.
– Күпме кеше фатирларын алды?
– Россиядә бүгенгесе көндә 1387 кеше фатир алды, шуның 200дән артыгы Чаллы шәһәреннән алынган фатирлар. 84е бөтен килеш түләп бетергән.
– Сез үзегез дә фатир алдыгызмы? Я булмаса чиратта торасызмы?
– Мин үзем узган елның августында шушы кооперативка килдем, чиратта торам. Бездә андый кешеләрне “пайчы”лар диләр. Алда әйтелгән 35 процентны түләгәннән соң, сез чиратка баскан булып саналасыз. Чиратлар белән алышып була: мәсәлән кемдер соңрак алырга уйласа, арттарак торган кешегә үз урынын тәкъдим итә ала. Андый мөмкинлек тә бар. Ана капиталын да кулланырга була. Барлык түләүләр дә Сбербанк аркылы эшләнә. Фатирны алу белән анда пропискага да кереп була.
– Теләсә кайсы шәһәрдән алып буламы?
– Әйе, каян телисез шуннан алырга була. Ләкин кооператив “обременениелы” фатирны, төзелеп бетмәгәннәрен, законсыз планировкаларны алмый.
– Бу кооперативка ничек кереп була?
– Холдингыбызның консультанты ярдәмендә кереп була. Алар шәхси кабинет ачарга булыша. Мин үзем дә консультант. Кызыксынган кешеләргә телефон номерым: 8-962-564-54-74.
Әйтәсе килгән сүзем шул, кешеләр үзләренең киләчәген яхшы якка үзгәртергә курыкмасыннар иде, бүгенге көндә тормыш шартларын яхшырту өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бары тик күрә, ишетә һәм куллана белергә генә кирәк!

 

Реклама хокукында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев