Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Иске урынына яңа

Чөгәнә авылындагы мәктәп бинасы янгач, әти-әниләр дә, балалар да хафага калды.

Чит авылга йөреп уку, баланы бакчага илтү мең мәшәкать тудыра. Өстәвенә балалар саны да бу авылда аз димәс идем. 

Аларның бәхетенә әлеге проблема быел хәл ителер төсле. Чөнки иске мәктәп бинасы урынына биредә мәхаббәт бина калкып чыкты. ПМК-4  оешмасы егетләре аны тиз арада сафка бастырды. Инде аның эше акрынлап ахырына якынлаша.

-Әлеге обьектны төзү эшенә узган елның август ахырына тотынган идек. Инде стеналары өелеп, түбәсе ябылды. Хәзер  эчке эшләр, канализация үткәрү, электр эше калып бара. Бинаны 1 сентябрьгә тикле тапшырырбыз дибез, -ди оешмада прораб булып эшләүче         Радик Яхин.

Бүгенге көндә биредә электр чыбыклары сузу белән мәшгульләр.

-Без биредә электр монтаж эшләрен башкарабыз. Ике атналап элек башлаган идек. Линия сузу төгәлләнеп килә. Аннан розеткалар, ут кушу җайланмалары, түбәгә яктырткычлар  урнаштырачакбыз,-  ди әлеге бригаданың мастеры Рөстәм Нурбаев.

-Әлеге бинаның төзелеп бетүен дүрт күз белән көтәбез. Асыл Шәяхмәтовка бик зур рәхмәт. Чөнки үзенең башка обьектлары да булуга карамастан, төзелешне башлады, туктатмыйча алып барды. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы булачак. Аллага шөкер, авылда балалар бар. Башлангыч мәктәптә 14 укучы укуы, балалар бакчасына 17 бала йөрүе көтелә, -ди Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев.

Әле Чөгәнә авылындагы берничә хатын-кызга эш урыны да артыр дип өметләнә авыл башлыгы.

-Барлык әти-әнинең дә баласын башка авылга машина белән бакчага йөртү мөмкинлеге юк. Аларның балаларын җитәкләп башка авылга йөрүләрен күрү дә күңелгә рәхәт түгел. Быел бу проблемадан котылырбыз дип ышанабыз, -ди ул.

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев