Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Искәндәр Хәбибуллин: “Туган җиремдә хезмәт куясым килә”

Актаныш технология техникумының 4 курс студенты Искәндәр Хәбибуллин WorldSkillsның төбәк чемпионатының “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә I урын яулады.

 

– Искәндәр, әлеге чемпионатта катнашу теләге ничек барлыкка килде?

– Мин үзем Актанышбаш авылында туып-үстем. Кечкенәдән үк техника җене кагылды дисәм дә ярый. Чөнки бабам Данил гомер буе алдынгы тракторчы булды. Әтием Илфак та шул юлны сайлаган. Башта тракторчы, аннан механик һөнәрен үзләштергән. Мин дә шулар янында кайнашып үстем. Мәктәптә укыганда өч ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Актанышның 1 нче урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, технология техникумының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына укырга кердем. Машина йөртү таныклыгы алгач, өч ел үзем комбайн иярләдем. Техникумда укый башлагач, WorldSkills чемпионатында катнашып карыйсым килде.

– Әлеге чемпионатка ничегрәк әзерләндегез? Кем булышты?

– Остазым Ринат абый Габдуллин белән ныклап әзерләндек. Китаплар укыдым, аларны гамәлдә эшләп карадым. Алдыма җиңәргә дигән максат куйдым.

– Чемпионатта каушатмадымы? Көндәшләрең күп идеме?

Реклама

– Юк, каушатмады. Иң элек 13-14 октябрь көннәрендә Сарман аграр көллиятендә 25 техникум арасында сайлап алу туры үтте. Анда трактор аппаратларын көйләп, кабызып күрсәтергә, электр җиһазларын, агроновигатор көйләргә, ДОН-1500 комбайнының гидравлик стендын көйләргә кирәк иде. Биредә мин I урын алдым. 25 ноябрь көнне сайлап алган биш кешене кабат ярыштырдылар. Анда бер модульгә өч сәгать вакыт бирелә. “Электр җиһазлары һәм электроника”, Двигатель”, “Механик привод”, Гидравлика”, “Сөрү агрегатын комплектлаштыру” дигән биш модуль буенча эшләп күрсәтергә кирәк иде.

– Чемпионатта җиңү яулау киләчәк планнарыңны үзгәртмәдеме?

– Юк, киресенчә, ныгытты гына. Техникумны тәмамлагач, югары белем алырга телим. Һәм киләчәктә Актанышыбызга кайтып, туган җиремдә хезмәт куясым килә. Авылымны, районымны бик яратам.

– Уңышлар телибез сиңа, Искәндәр!

Ринат Габдуллин, остазы:

– Студентлар белән WorldSkills ярышларында 2016 елдан бирле катнашабыз. Кайсы өлешләренә басым ясарга кирәклеген елдан-ел ныграк аңлыйбыз. Шуның буенча шөгыльләнәбез. Искәндәрнең техникада эшләгәнен, аңа мөкиббән булуын белә идек. Ул бик тырыш егет. Әлеге җиңүе дә тырышлыгы нәтиҗәсе һәм ул аңа Идел буе федераль округы сайлап алу этабында катнашу хокукын бирде. Әгәр анда да җиңсәк, Рәсәй күләмендә узачак этапта үз көчен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев