Югалган авыллар кайтаваз бирә
Соңгы елларда авыл көне уздырып, шул авылда туып-үскән кешеләрне барлау, аларны җыеп бер сөйләшү, аралашу күркәм бер гадәткә әйләнде.
Мондый күрешүләр җылылык, эчкерсезлек белән үтә. Күптән юкка чыккан авыл кешеләренең очрашуы тагын да үзгәрәк. Сүзем – 1966 елдан белешмә басмаларда инде телгә алынмаган Буранчы авылы турында.
“Ул авылны, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә”.
Габдулла Тукайның бу шигыре шушы җирлекне хәтерләтә.
Нибары 18 хуҗалыктан торган Буранчы ямьле Баҗана елгасы буена урнашкан булган. Ерак бабайларыбызның бу җирләргә кайчан килеп утырулары төгәл генә билгеле түгел. Тарихтан белгәнебезчә, көчләп чукындыру сәясәте чорында күпчелек татарлар яшәргә уңайсыз җирләргә, сазлык урыннарга качып киткән. Буранчының тарихы да бәлки шул чорга барып тоташадыр?
Кардәшләребез шушы якны үз итеп гомер иткәннәр. Патша хөкүмәте буранчылыларны җир өләшү вакытында кимсетсә дә, халык тырыш, бик эшчән булган. Күпләп мал асраган, Баҗанасы балык белән сыйлаган, ә кул сузымы гына әрәмәдә төрле җиләк-җимеш үскән: баланы, бөрлегәне, гөлҗимеше, дисеңме. Бар да мулдан, иренмичә җый гына.
Яз айларында елга суы, ярларына гына сыеша алмыйча ташып, өйләрнең баскыч төбенә кадәр килгән. Шуңа да халык алдан ук мал-
туарны “Сулау” дигән утраучыкка илтеп куйган. Иртә-кич әнкәйләр, җәрәкәгә утырып, “Сулау”га малларын карарга чыккан.
Авыл бик җанлы яшәгән, биредә Юа, Сүс җыеннары бик матур үткән.
Ил өстенә килгән афәт Буранчы халкының һәр йортына кайгы-хәсрәт алып килә. Авыл үзенең 19 асыл егетен сугыш кырында югалта. Шуларның икесе – бабайның уллары Мөхәммәтгәрәй, Сәетгәрәй.
Колхозлашу чорыннан соң, Буранчы халкы 6-7 чакрым ераклыктагы Күҗәкә авылына йөреп эшли башлый. Күз алдына китерегез, елның нинди генә көне булмый: карлы бураннары да, язгы пычраклары да, көзге ачы җилләре дә. Шул вакытта авыл халкы күченү турында уйлый.
1956 ел. Иң беренче булып Нәҗип Сәлахов гаиләсе кузгала. Ул вакытта күченүчеләргә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелми. Бар байлыкны арбага төяп, бер-бер артлы юлга кузгала халык. Иң соңгы булып, Хатыйп абый гаиләсе күченә. Шулай итеп, Буранчы авылының тарих битләре ябыла. Бу урында әйтеп үтәргә кирәктер, Рәскать абый Хәйретдинов Буранчы авылы турында китап язды.
Халкы бик тырыш, эшчән була, дәрәҗәле урыннарны биләгәннәр. Берничә генә мисал, Әхмәтгали, Сөләйман абыйлар сәүдә эшен үз итсә, Фәйзерахман абый – хуҗалык мөдире, Мулланур Латыйпов – озак еллар бригадир, авыл Советы рәисе, Нурлыгаян абый – хуҗалыкта, Фәвәсим абый – Авыл хуҗалыгы министрлыгында, ә Әзһәния апа Тукай районында хисапчы булып эшләде. Сәлимҗан Мислахов, Фәндәрия апа мәгариф өлкәсендә хезмәт куйды. Шушы авылда туган Фирдәвис абый Менделеевск районында җитәкче урыннарда эшләде. Хәмзә Гыйльметдинов исә хәзерге көндә Татар Ямалыда “Чиялек” хуҗалыгын җитәкли.
Буранчылылар оста гармунчылары белән дә дан тоткан. Сөләймән, Назимбәк абыйларның тальян моңнарын күпләр хәтерлидер әле. Ә Солтанбәк абый бүген дә сәхнә түрендә, яшьләрдән бер дә ким түгел.
Буранчы авылының Шәрәфетдиновлар нәселенә бераз тукталып китсәм, бер дә артык булмас. Гаилә башлыгы Мирзанур абый – авылыбызның аксакалы. Саллы киңәшләрен бирүче, барысын барлап, оештырып йөрүче хөрмәтле кеше. Алар Гөлфара апа белән 60 ел иңгә-иң куеп, бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Сөбханаллаһ! Алмагачның алмасы ерак төшми, диләр. Балалары да тырыш, тәртипле. Бүгенге көндә Рафак исемле уллары – һәркемгә ярдәм кулын сузарга торучы, риясыз, көчле эшмәкәр. Рәхмәт, бары тик уңышлар сиңа, Рафак!
Авыл көнен Күҗәкә авылы мулласы, Сөләймән абыйның улы Фәнил хәзрәт ачып җибәрде. Аннан зиратка барып, мәңгелек йортка күчкән әбекәй-бабыкай, абыйлар, авылдашлар рухына дога кылынды. Буранчы авылы су басу зонасына эләккәч, зират агачларын кисеп, өстен бетон белән капларга тиешләр иде. Агачлары киселде, ләкин эш шуның белән тукталды. Зират ташландык хәлдә калды. Үткән-сүткән кеше таптап йөрмәсен дип, 2008 елда зират урынына таш куйдык.
Бәйрәмгә җыелган халык зиратны койма белән әйләндереп алу турында фикерләште. Күҗәкә авылы җирлеге башлыгы Илдар Назиф улы зиратларны төзекләндерү буенча дәүләт программасы белән таныштырды. Изге эшләрегез хәерле булсын, авылдашлар.
Бәйрәмдә Мирзанур абый, Фәндәрия апа, Рафак, Фирдәвис абый, Фәүзия, Сәрвәрҗан апаның кызы (исемен оныттым), Мирфаяз абый үзләренең хатирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Өлфәт абыйның җыры бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Очрашу шулай җыр-моң белән үрелеп барды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Фатиховның кызы Ләйсәннең җырлавын халык бик җылы кабул итте. Гөлназ да бәйрәмне бик килешле, эчтәлекле итеп алып барды. Булдырасың, Гөлназ!
Фирдүсәнең викторина сораулары барыбызны уйландырды, күпме вакыйгаларны искә төшердек. Рәхмәт сиңа, Фирдүсә. Буранчы авылы тарихын яхшы белүчеләр дә билгеләнде. Менә алар: Фәндәрия апа, Фирдәвис абый һәм Илдар. Алар – бәйрәмнең җиңүчеләре.
Сәхнәсен генә кара, югарыда, биектә... “Нинди генә сәхнәдә җырламадым, мондыйны күргәнем булмады”, – диде Татарстанның атказанган артисты, бәйрәм кунагы Равил Галиев, печән кипләреннән корылган сәхнәгә соклануын яшермичә. Бәйрәм сәхнәсе авылымның тырыш, көчле рухлы ул һәм кызларына һәйкәл булып тоелды.
Шул арада чәй өстәле әзерләнде, пылау пеште. Фәүзиянең табасында коймагы чаж-чож килде. Рәхим итегез, кунаклар! Буранчылылар гомергә кунакчыл булган,
юлаучыны чәйсез җибәрмәгән.
Бу көнне Буранчы авылы урыны гөр килде. Ничәмә-ничә еллар тынып калган йорт нигезләре кабат җанланды. Бүген ул оныкларын, оныкчыкларын каршы алды. Күңелдә әйтеп бетергесез рәхәтлек, ә күзләрдә – яшь бөртекләре...
Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп ял итте. Мәдәният хезмәткәрләре Илмира белән Энҗе аларга төрле уеннар
оештырды.
Авыл көнен үткәрүдә авылдашлар Рафак, Фирдәвис абый, Хәмзә, Газинур Хәмитов, Түбән Уръядыдан Фәйрүзә апаның уллары матди ярдәм күрсәттеләр, шулай ук Мирзанур абый гаиләсе, Өлфәт абый, Тимергали абый, Заһит абый, Җәлил, Илгиз очрашу урынын әзерләделәр. Киләчәктә дә күңелле күрешүләр насыйп булсын!
Сәрия АФЗАЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев