Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Каникулда да сак бул!

Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында, аеруча, еш кабатланалар. Гадәттә, бу чорда күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара, вакытларын өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрә. Ә көзге юллар табигый шартлар белән катлаулана. Аеруча, кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, агымдагы елның 9 аена республикада балалар катнашында 345 юл фаҗигасе теркәлде, аларда 6 баланың гомере өзелде, 367 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрдә балалар автотранспорт чарасында пассажир буларак зыян күрәләр. Ел башыннан 6 пассажир-бала якты дөнья белән саубуллаша. Ә бит алар үз куркынычсызлыкларын һәм гомерләрен безнең кулларга ышанып тапшыралар.

Әйтик, 25 сентябрь көнне, Түбән Кама шәһәрендә, җиңел машина шоферы юл кисешендә, КамАЗ машинасы белән бәрелә. Нәтиҗәдә, 1997 елгы җиңел машина пассажиры һәм аның 3 яшьлек кызы авыр тән җәрәхәтләре алып, һәлакәт урынында вафат булалар. Тикшерү барышында, 3 яшьлек баланың машинада әнисенең кулында йөртелүе ачыклана.

Шулай ук 9 октябрь көнне Чүпрәле районында, җиңел машина шоферы тиешле куркынычсызлык динстанциясен сакламыйча, трактор белән бәрелә. Нәтиҗәдә, 3 яшьлек бала авыр тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла.

Шуны искәртеп узасы килә, 2017 елның 12 июленнән юл йөрү кагыйдәсенә төзәтмәләр кертелү сәбәпле, 7 яшьтән 11 яшькә хәтле балаларны, автотранспортның арткы урынында махсус автоурындыклар кулланмыйча да йөртергә рөхсәт ителә. Ләкин барлык ата-аналарга да мөрәҗәгать итеп, 7 яшьтән соң булган балаларны да махсус автоурындыкларга утыртып йөртсәгез иде диясе килә. Алда китерелгән фактлар – моңа ачык мисал.

Әлеге төр фаҗигаләрнең кискенләшүе нәтиҗәсендә һәм автотранспортта йөрүче балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, республикабызда 2 ноябрьдән 8 ноябргә кадәр киң масштаблы “Көзге каникуллар” акциясе уза.

Әлеге акция кысасында, ЮХИДИ, участок вәкилләре хезмәткәрләре, ЮИД отрядлары, укытучылар, ата-аналар комитеты, “Ата-аналар патруле” инициатив төркеме белән берлектә рейдлар үткәрелеп, балаларны махсус утыргыч һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны ачыклау, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар, аеруча, нык күзәтүгә  алына. Юлны аркылы тиешсез җирдән чыккан укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк.

Шулай ук, полиция хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм ата-аналар, оешма-предприятие хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә үткәрелү каралган.

Хөрмәтле ата-аналар! Юл йөрү культурасы өйдән, гаиләдән башлана. Балалар өчен иң беренче укытучы булып, ата-аналар, сез торасыз. Баланы өйдән чыгарып җибәргәнче үк, көннең кайсы тәүлек булуына да карамастан, өс киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар барлыгын тикшерсәгез иде. Балага каникул вакытында, музыка, спорт түгәрәкләреннән бару-кайту маршрутын ныклап карап, аңлатып чыгарып җибәрсәгез иде.

Хөрмәтле гражданнар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга, җәяүлеләр чыга торган урыннарда бер кеше булмаса да, тизлекне киметергә кирәклеген аңласак иде. Шоферлар төнлә белән юлда баручы, урамда уйнаучы балаларны күрмәскә дә мөмкин. Шуңа да балаларның киемнәренә төнлә яктыртып торучы элементлар тагарга кирәк.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне торак пункттан тыш кына түгел, ә торак пункт эчендә дә әлеге төр яктырткыч элементларны киеп йөрергә өнди. Чөнки руль артында утыручы шофер машинаның якын уты кушылган очракта да, караңгыда хәрәкәт итүче жәяүлене 50 метрдан гына күрә ала. Ә киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булса, күрү аралыгы 200 метрга кадәр җитә. Әлеге элемент җәяүленең куркынычсызлыгын 65% ка киметә.

Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.

1. Бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына юлны аркылы чыгыгыз.

2. Исегездән чыгармагыз! Жәяүлеләр юл кичүе – ул иң куркыныч зона, һәм монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы зур.

3. Җәяүлеләр, юл кичүенә килеп житкәч, игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чарасы юклыгына ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз.

4. Юл кичүендә мин хаклы дип уйлап кына чыгарга ашыкмасагыз иде, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар, бигрәк тә ата-аналар! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Балаларны машинага утыртканда махсус урындык, куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде! Автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклагыз! Балалар язмышы белән уйнамагыз! Көзге каникулларны хәвеф-хәтәрсез уздырырга язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев