Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды дисәк тә була. Алда укучылар көтеп алган озын каникуллар. Балаларыбызның җәйге ялларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру, безнең төп бурычларыбызның берсе булып кала. Моның буенча районда нәрсәләр эшләнә соң? Әлеге сорауга җавап табарга теләп, район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү методисты Гөлнара Мусинага мөрәҗәгать иттек.

– 2021 елның җәендә балаларның  ялы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү” дәүләт программасы,  “2021 елда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру”, “2021 нче елда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыруга дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә норматив чыгымнар” карарларына нигезләнеп оештырыла. Шулай ук район башкарма комитетының 2020   елның 9 декабреннән ПР-245 карары, “Мәгариф идарәсе”нең 2021 елның
1 апреленнән 167 нче санлы боерыгы эш оештыруга нигез итеп алына.

 – Быел ничә баланы ял иттерү күздә тотыла?

– 630 балага мәктәп яны лагере, 400 балага хезмәт һәм ял лагере, 30 балага палаткалы лагерь, 100 балага профильле спорт сменасы һәм 250 балага “Бүләк” лагеренең төрле сменаларында ял итү оештырылачак. Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы
аша 250 бала шулай ук “Бүләк” лагерендә ял итәчәк. Барысы 1660 бала җәйге ял белән тәэмин ителәчәк.

– Мәктәп яны лагерьлары ничә урында оештырыла, юллама бәяләре күпме?

– Мәктәп яны лагере 15 мәктәптә оештырылачак, дәвамлылыгы – 21 көн, 3 тапкыр ашату каралган (иртәнге аш, төшке аш һәм төшлек (полдник).  1 балага койка-көн нормативы 180 сум 96 тиен тәшкил итә. Юллама  бәясе – 3800 сум. Ата-ана взносы шуның 15 процентын – 570 сумны тәшкил итә.

–Хезмәт һәм ял лагерьлары турында да таныштырып китсәгез иде.

– Хезмәт һәм ял лагере 14 мәктәптә оештырылачак, дәвамлылыгы – 18 көн, шулай ук  3 тапкыр ашату каралган.
1 балага койка-көн нормативы 180 сум 96 тиен тәшкил итә. Юллама  бәясе – 3257 сум. Хезмәт һәм ял лагеренда ата-
ана взносы юк. Һәр баланың медицина күзәтүе узып, хезмәткә яраклы дигән белешмә  алуы шарт.

– Балалар “Бүләк” лагерын да көтеп алалар...

– Әлеге лагерьда быел да 4 сменада ял итү оештырылачак. Беренче  сменада  үзебезнең районнан – 45, регионнардан килгән – 80, икенче сменада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан – 80,  районнан – 45, өченче  сменада үзебезнең районнан иҗат өлкәсендә сәләтле – 125, дүртенче сменада спорт белән шөгыльләнүче  125 бала ял итәчәк. ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы тарафыннан оештырылган сменалар 18 көн, калган сменалар 21 көн дәвам итәчәк.   Барлык төр сменаларда да балаларны 5 тапкыр тукландыру каралган.
1 балага койка-көн нормативы 855 сум 96 тиен. Юллама бәясе – 17975 сум. Ата-ана взносы шуның 15 процентын – 2696 сумны тәшкил итә.

– Авыр тормыш шартларында калган балаларның ялын оештыру да каралганмы?

 – Һәр елдагыча, авыр тормыш шартларында калган,  исәптә торган балаларның, яшүсмерләрнең ялын оештыруга  игътибар зур булачак. 16 ятим бала, 13 инвалид бала, 104 азкеремле гаиләдә тәрбияләнүче бала, 11 эшсез ата-ана баласы, 3 ПДНда исәптә торучы бала, 51 мәктәп эчендә исәптә торучы баланы, социаль яктан куркыныч гаиләдә тәрбияләнүче 7 баланы ял иттерү күздә тотыла.

 – Балаларның ялын оештырганда аларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү төп бурыч булып тора. Бу яктан лагерьларның әзерлеге ни дәрәҗәдә?

– Моның буенча эш алып барылды.
Роспотребнадзор, МЧС, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка  ведомстволар һәр ял үзәген энә күзе аша үткәрә. Лагерьларга карата таләпләр дә катгыйлана бара. Бер генә кагыйдә  үтәлмәсә дә, лагерь ачарга рөхсәт бирелми.  Балалар иминлеген тәэмин итү, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту – төп мәсьәләләр бит.

 Лагерь булачак һәр мәктәп, “Бүләк” лагеры санитария-гигиена таләпләренә туры килә дигән заключениелар, МЧСтан рөхсәт алды.

Яңалык буларак, 24 лагерь  җитәкчесе дә  “Гриппны һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне профилактикалау (COVID-19)”,  “2.4.3648-20 санитар нормалар  нигезендә белем бирү оешмаларында санитария-эпидемиология таләпләрен тәэмин итү” темаларына онлайн-курслар үтеп, сертификатлар алдылар.  Шулай ук барлык лагерьда эшләячәк хезмәткәрләр ФБУЗ сайтында укып, аттестация үтте.

– Җәйге чорда балалар күбрәк иркенгә, табигатькә тартыла. Алар белән бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен һәр кешенең уяу булуы сорала.

– Чыннан да,  әти-әниләргә балаларыбызны бер генә минутка да күз уңыннан югалтмасак иде диясе килә. Бигрәк тә сулыклар янына балаларның үзләрен генә җәбәрмәсәгез иде. Аеруча авылларда яшәүчеләр буа, күл яннарына тартылалар. Балаларыбызны якласак, сакласак иде. Җәйге чорда игътибарыбызны тагын да арттырсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев