Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

КАР КҮП ЯУДЫ, ЯЗГЫ СУ БАСУ БУЛМАСМЫ?

Яз җитте. Көннәр җылытты. Язгы ташу куркынычы юкмы? Су басулар булмасмы? Әлеге сорауларга брифингта ачыклык кертелде.

                                  103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов һәм районда гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов саклык чараларының алдан күрелүе турында хәбәр иттеләр. Халык белеп торырга тиешле мәгълүмат белән таныштырдылар.
– Быелгы язгы ташу чорына әзерлек оештырылды. Һәр елдагыча, чаралар күрелә. Барлык җирлекләрдә һәм юлларда су торбаларын чистарту төп планга керә. 
Сөн буенда урнашкан авылларны су басмасын өчен тырышабыз. Яр буендагы агачлыклар чистартыла. Йорт, бина түбәләре кардан чистартыла. Март аенда суытты, кар яуды, шуңа күрә бу эшне тагын бер кат башкарып чыгасы була. Су торбаларын чистарту сорала. 
Янгын сакчылыгы бүлеге, МЧС тарафыннан төрле көтелмәгән хәлләргә, янгын сүндерүгә һәм гадәттән тыш хәлләргә әзер тора. Су баскан очракта зыян күрүче кешеләрне вакытлыча яшәү урынына күчерү планы төзелгән. Бу – янәшәдәге мәктәпләр, клублар. Хәбәр бирү җайланмалары тикшерелде. 
Язгы ташуны мартның 20сеннән соң көтәбез. Быелгы кышта кар күп яуды. Ләкин соңгы атналарда һава температурасы бер җылытып, бер суытып, су басу куркынычын киметте. 
– Авыл читендә яшәүче ихатасына язгы су ташып керсә, кемгә мөрәҗәгать итә?
– Авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җирлек эчендә торбаларның 
чистартылуына – авыл җирлеге җаваплы, ә ихатасы каршындагы торбасын йорт хуҗасы үзе чистартырга тиеш. 
Район эчендә бердәм чакыру номеры бар: 3-12-30 телефоны аша хәбәргә чыгыгыз. Авыл җирлегенә, я “Яран” ширкәтенә, я райгазга, я электр челтәренә, я янгын сакчылыгы бүлегенә сездән килгән шушы хәбәрне җиткерәбез. 112гә шалтыратырга да була. 
– Су басу куркынычы булган авылларның хәле ничек?
– Су басу куркынычы булган 4 торак пункт рәсми исәптә тора. Алар – Аеш, Меңнәр, Аккүз һәм Яңа Байсар. Һәрберсендә күзәтү пункты эшли. Су биеклеге контрольгә алыначак. Меңнәрдә автомат стационар пункт, калган өч авылда билгеле бер кешеләр беркетелгән. Алар иртәнге сәгать 8дә һәм кичке 4тә су биеклеге турындагы мәгълүматны хәбәр итеп торачаклар.
Кар тиз эреп, басудан көчле агым булып төшү, кайдадыр тыгылу булганда оператив карарга килергә әзер торабыз. 
Зыян күргәндә иминият компаниясеннән ярдәм алу каралган. 
– Кар күп яуды, кисәк агып китмәсме?
– Безнең район буенча “Татметео”дан аерым хәбәр кермәде. Метеорологларның Кама аръягы зонасы буенча әйтүләренчә, тулаем уртача бер ярым норма кар төште. Шуннан чыгып караганда, язгы ташу да көчле булырга тиеш кебек. Әмма туфрак суны җиңел сеңдерә. Чөнки җир туңмаган. 
                                  Көчле ташу вакыты, гадәттә, өч көн дип исәпләнә. Кисәк кенә җылыта. Көндез дә, төнлә дә һава температурасы уңай тора, басудагы кар эреп авылга керә, елгага тула, шул сәбәпле авылларны су баса. Әгәр дә алдан планлаштырылган бөтен кисәтү чаралары күрелсә, торбалар чистартылса, әлеге хәлдән сакланып калып була. Һава торышы да тәэсир итә. 
                                  Безнең район артык зыян килә торган район түгел. Ике-өч атна элек күп кенә кар эреде. Көчле ташу булмас дип ышанабыз. Булса да, ул кайдадыр торба чистартылмаган яки тыгылган җирлектә генә күзәтелергә мөмкин.
                                  Кайбер кешеләрнең бу вакытта өйдә тормаган чагы икән, торбалар чистартылмый кала һәм шул тирәдә яшәүчеләр зыян күрә. 
                                  Шундый районнар бар, авылларда халык ике якта бүленеп кала. Техника үтә алмый, элемтә югала, бездә андый авыллар юк. Узган ел Аешта, Солтанголда торба чистартылмау сәбәпле, зыян килгән очраклар күзәтелде. 
                                  Гомумән алганда, соңгы биш-алты елда критик хәлләр күзәтелмәде. 
– Язгы бозга, ястык калынлыгы булса да, ышанмаска киңәш итәсезме?
– Язгы бозның көзге бозга караганда ныклыгы азрак. Республикада, кызганыч, балыкчыларның язгы бозда һәлак булу очрагы еш күзәтелә. 
Бозның калынлыгы күлдә тигезрәк булса да, елгада урыны-урыны белән юка. Камышлы участокларда, елга борылышларында, үргә агымнарда, яр кырыенда, бигрәк тә. 
Балыкчыларга, боз өстендә йөрүчеләргә саклык күрүләре кирәк. 

Март азагы – каникул чоры. Ата-аналар балаларны бозга җибәрмәсеннәр иде 
                                  Уяулык сорала торган чор
                                  Күпьеллык күзәтүләр буенча, быел язгы ташуның башлануы март ахырына, апрель башына туры килер дип көтелә. Кар күп булуга карамастан, җир артык туң түгел һәм кар суын үзенә алырдай дип фаразлана.
                                  2022 елгы язгы ташу чорында районыбыз халкын һәм территориясен саклау буенча түбәндәге чаралар үткәрелде:
– Кар җыелуга һәм боз барлыкка килүгә юл куймас өчен, түбәләрне вакытында чистарту; 
– Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында язгы каникул вакытында “Юка бозга чыгуны тыю” турында инструктаж; 
– Су басу зонасына эләккән торак пунктларда халыкка ашыгыч хәбәр итү системасын тикшерү һәм куллануга әзерләү.
Су басу зонасына Сөн һәм Биҗады елгалары ярларындагы 4 торак пункт эләгергә мөмкин. Барлыгы 44 ишегалды, 117 кеше. 
Социаль-әһәмиятле объектлар, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү объектлары, автомобиль юллары су басу зонасына эләкми.
Җирле үзидарә органнары халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өчен кирәкле хәстәрлек күрүне гамәлгә ашырырга бурычлы. Әлеге таләп “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында”гы федераль закон белән ныгытылган.  
Авыл башлыклары җирлекләрдә 
сулыклар янында халыкка “Бозга чыгу тыела”, “Язгы боз куркыныч” дигән язулы аншлаглар урнаштыруны тәэмин итә.
Елгаларда боз тыгылу урыннары билгеләнде. Ул участокларда бозны каралту эшләре алып барыла. Бу эшләр Сөн һәм Бижады елгаларында башкарыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә боз тыгылып су басу куркынычы булган участокларда шартлату эшләре башкаруга заявка бирелде. График нигезендә 16 апрель дип билгеләнгән.
Гидротехник корылмалар авыл җирлеге балансында тора. Җаваплылык  тулысынча авыл башлыгына йөкләнгән. Язгы ташу вакытында авария хәлен булдырмас өчен Гидротехник корылмаларның су биеклеген киметү һәм тикшереп тору таләпләре куелды һәм үтәлеп килә.
Гидротехник корылмаларның су килү юллары чистартыла. Кабул итү һәм су җибәрү ковшлары кардан һәм боздан чистартыла.
Суүткәргеч торбаларны, канауларны чистарту үткәрелә. 
Су объектларында гидрологик хәлне контрольдә тотуны тәэмин итү өчен 4 күзәтү посты җәлеп ителгән. Су басу куркынычы булганда мониторинг алып бару, оператив җавап бирү мәсьәләләре буенча җаваплы затлар билгеләнде һәм инструкцияләнде.
Су басу мөмкин булган зонага керүче торак пунктларда халыкны, авыл хуҗалыгы хайваннарын, матди кыйммәтләрне өлешчә эвакуацияләү планы ачыкланды.
Язгы ташуның интенсив үтүе чорында бердәм дежур диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) көн саен су ташу буенча оператив мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җиткерү эше алып бара.
Теләсә-нинди бәла-каза булган очракта сез һәрвакыт Актаныш районының бердәм чакыру номерына – 3-12-30кә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.
103 нче янгын сакчылыгы бүлеге, районда гражданнарны яклау идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев