Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Карпов кубогын яуладылар

19-24 гыйнварда Удмуртиянең Дебесы районында авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

           Актаныш спорт мәктәбе командасы, Марий Эл шахматчыларыннан 0,5 очкога гына калышып, 2 нче урынны яулады. 
Әлеге ярышта Россиянең 18 регионыннан 274 шахматчы көч сынашты. Өлкән яшьтәге укучылар (2004-2009 елгы) арасында 33 команда катнашты. 
Актаныш командасында Данияр Латыйпов, Фирүзә Нәбиева, Зәйнәп Рахманова, Рәзилә Нәбиева уйнады.
***
Шәхси беренчелектә дә уңышлар зур. Бу ярыш рапид (тиз йөрешле шахмат) буенча булды. Өлкән һәм кече яшьтәге укучылар командалары 2 нче урын алды. Фирүзә яшь буенча – 1 нче, Данияр, Рәзилә – 2 нче урын иясе. 
Кече яшьтәгеләр (2010 елгы һәм яшьрәкләр) арасында 31 команда иде, безнекеләр 2 нче урында, шул ук 0,5 очко җитмәде. 
Составта Тимур Шәязданов, Наил Әхмәтов, Ранил Ибраһимов, Рәмилә Әхәтова уйнады. Тимур 2 нче урын яулады. Яшь буенча Рәмилә 3 нче урынга чыкты. 
***
Блиц (яшен тизлегендәге уен) буенча өлкән укучылар командасы – 1 нче, кечкенәләр командасы 2 нче урын яулады. 
Өлкән укучылар командасы көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп чыктылар. Аерма 4,5 очко тәшкил итте.
Шәхси беренчелектә дә уңышлар зур: Фирүзә Нәбиева 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында уйнап, 2 нче урынга иреште. 15 яшькә кадәрге малайлар арасында уйнаган Данияр Латыйпов – 2 нче, Рәзилә Нәбиева 3 нче урынга ия булды. 13 яшькә кадәрге малайлардан Тимур Шәязданов – 3 нче. 11 яшькә кадәрге малайлардан Ранил Ибраһимов – 3 нче баскычта. 13 яшькә кадәрге кызлардан Рәмилә Әхәтова – 3 нче, 15 яшькә кадәргеләрдән Зәйнәп Рахманова 2 нче урын яулады. Абсолют беренчелектә Данияр – 2 нче, Зәйнәп 3 нче урынга чыкты. 
Шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карповның махсус зур кубогы ике турнир нәтиҗәсе буенча иң көчле җиңүче команда дип табылган Актаныш шахматчыларына тапшырылды. 
Остазлары – Фәһим Галимов, Илдар Имамов.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев