Күңел могҗиза көтә

Яңа елга аяк басарга да санаулы гына көн калды. Яңа елны һәр кеше көтеп ала һәм үзенчә каршылый.
Ә иске ел тарих битләренә уела. Быелгы ел нәрсәсе белән исегездә калачак? Яңа елны нинди өмет-хыяллар белән каршы аласыз? Кыш бабайга ышанасызмы дигән сораулар белән берничә райондашыбызга мөрәҗәгать иттек.
Нәсим Заһртдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация буенча ярдәмчесе:
– Чыннан да, моңынчы Яңа елларны ниндидер сихри могҗизалар, зур ышаныч, якты өметләр белән каршы ала идек. Хәзер никтер... әллә гомер сукмагын узган саен, олыгаю галәмәтеме, әллә тормышның яме киттеме, Яңа ел бәйрәмнәренә бер дә күңел үсми әле. Әллә инде якты өметләр баглаган Яңа елы да аның үз ышанычын акламый, елдан-ел авырлаша кебек. Каһәр суккан замана чире дә гөрләп яшәп яткан якыннарыбызны якты дөньядан алып китте. Күпмеләре әлеге авыруны кичергән, әле һаман да ныклап аякка басып китә алмый. Аптыраган, тагын ниләр күрсәтер киләсе Яңа ел!
Ә шулай да төшенкелеккә бирелмик, булганына шөкер итеп, бары тик яхшылыкка гына юрыйк!
Иске елның борчу-хәсрәтләре, күңелсез мәшәкатьләре, көттереп яуган ап-ак кар астында калсын иде, Иншааллах! Һәммәбезгә дә сау-сәламәт булып, Яңа елларда да якыннарыбыз белән бергә-бергә матур гомерләр кичерсәк иде.
Ә инде Кыш бабабызның барлыгына ничек ышанмыйсың инде. Күршемдә генә өч оныгым яши бит. Кыш бабайдан бүләкләр сораган хатларны да, хәтта яза белмәгән бәләкәче өчен дә бергәләп яздык ( чыршы астына бүләкләр дә әзер). Һәр елдагыча, Яңа ел таңында үзләренең чыршы төбендәге бүләкләрне ачып куангач, дәү әти белән дәү әнинең чыршы төбе кызыксындыра аларны. Әти-әниләрен төрткәләп уятып, килеп тә җитәләр. Тормышның бөтен кызыгы, куанычы шулар белән инде. Узган көннәрдә яуган җепшек кардан оныкларым белән бергәләп, ишек алдына Кар бабай ясап куйдык (әтиләрен үстергәндә үземнең аңа Кар бабай ясап биргәнемне генә хәтерләмим). Шулай инде, җырдагыча, баламның баласы, балдан татлы.
Яңа еллар белән, райондашлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.7300
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?25200
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.33100
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..30700
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?36100
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.20600
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.41000
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.21600
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.25200
-
12 май 2022 - 07:44КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән! Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.26400
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
16 май 2022 - 13:38Актанышның беренче мәктәбе укытучысы Эльвира Вәлиева "Кеше тәрбияләү" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадыАктанышның беренче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе Эльвира Вәлиева "Кеше тәрбияләү" Республика тәрбия һәм профессиональ белем бирү өлкәсендәге профессиональ осталык конкурсында катнашып финал өлешенә узды.2600
-
16 май 2022 - 13:33Пучыда Чыгарылыш аллеясы барлыкка килдеПучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары бик матур традиция башлап җибәрде.2400
-
16 май 2022 - 13:18Актаныш сөт комбинаты алдынгыларны бүләкләдеАктаныш сөт комбинаты җитәкчелеге I кварталдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, комбинат алдынгыларын хөрмәтләде.5600
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгелеСабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.7800
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла28500
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.30500
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.67800
-
14 май 2022 - 21:07ЯЗ БЕЛӘН ҖӘЙ ҮБЕШКӘН МӘЛ:Халкыбыз сынамышлары Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, күз салыйк әле? Ә сез сынамышларга ышанасызмы?47700
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.70600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика