Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Кеше язмышлары бер-берсенә ошамаган

“Актаныш таңнары” газетасында “Язмыш” дигән рубрика ачыла. Ул сторителлинг белән бәйле.

                                 Сторителлинг – ул хикәяләү. Бу – публицистик журналистика жанры. Аның нигезендә фактлар турында түгел, ә хикәяләп бизәлгән иҗтимагый тормышның драматик вакыйгаларын ачу ята. Гади итеп аңлатканда, кеше язмышларын тәэсирле сурәтләү.
                                 Журналистика сторителлингы турында шундый аңлатма бирелә: ул – чын геройлар яки хәтта коллектив образлар турында хикәяләп, укучыга йогынты ясау ысулы. Психологлар мондый текстларны метафоралар дип атыйлар. 
Бу көннәрдә республиканың барлык район газеталары  журналистлары өчен “Сторителлинг мәктәбе” кышкы сессия укулары уза. Беренче лекция 7 февраль көнне Александр 
Третьяков тарафыннан үткәрелде. 
                                 Онлайн-дәрестә “Смешарики” танып белү мультфильмнары кулланыла. Анимацион сериал заманча технологияләр белән эшләү нечкәлекләрен үзенчәлекле итеп аңлатуга корылган. 
“Сторителлинг зима 23” телеграмм каналда теркәлгән журналистлар “Снег Медиа” проекты белән дә таныша. “Снег Медиа” –  кешеләр турында чынбарлык. Әлеге проект Татарстанда беренче тапкыр гамәлгә куела. 
Газета журналистларын язма материал әзерләү белән беррәттән, видео төшерергә өйрәтәләр. Бу басма матбугат өчен әзерләнгән материалның медиа даирәсен киңәйтеп, интернет челтәрләрендә таралу, күбрәк игътибар җәлеп 
итүгә китерәчәк. 
                                 Кыскасы, каләм ияләре, кайчандыр популяр булган 
шариклы ручка барлыгын онытып, үзләре дә сизмәстән, клавиатура белән эшләүгә күчкән шикелле, хәзер инде камера белән дә кеше язмышын 
тасвирлый алачаклар. 
                                 Газетабызда ачылган “Язмыш” сәхифәсендә чыккан язма геройлары белән интернет челтәрендә танышырга мөмкин.
Әлеге проектта, хәбәрчеләребез, сез дә катнаша аласыз. Үзегезнең төбәктә гыйбрәт алырлык язмышлы кешеләр яшидер Алар турында безгә хәбәр итегез, яки үзегез язып һәм видео, фото материаллар әзерләп җибәрегез. Безнең электрон почта: airs16@mail.ru    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев