Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Кеше иминлеген саклау бала язмышын кайгыртудан башлана

Узган атнада райондашларыбызның сәламәтлеген, иминлеген кайгыртуга багышланган эшлекле киңәшмә үткәрелде. Анда үлемгә китерүче сәбәпләрне кисәтү чаралары тәкъдим ителде.

              Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева быелның беренче яртыеллыгында һәм июнь аенда демографик хәлнең торышы, балигъ булмаган балалар белән эшчәнлек турында таныштырды.
– Актанышта – биш, Яңа Әлем җирлегендә – дүрт, Иске Кормашта – ике, Актанышбаш, Киров, Аккүз, Аеш, Теләкәй, Усы җирлекләрендә берәр бала туган. Яңа Әлемдә быелга 
чыккач тугыз бала туу сөендерә. Актаныштан кала, икенче зур җирлек булса да, Пучыда нибары дүрт кенә сабый дөньяга килгән. 
Актаныш, Әтәс, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Күҗәкә, Усы, Уразай, Иске Байсар җирлекләрендә июнь аенда югалтулар булды. Алты айда Актаныш, Татар Ямалы, Күҗәкә, Иске Айман, Татар Суыксу, Иске Богады, Иске Сәфәр, Аккүздә райондашларыбыз арабыздан китте. 
Ярты елда эш яшендәге 30 кешене югалту белән дә килешәсе килми. Үз-
үзенә кул салучылар – алты. 
Табигый үсеш буенча Югары Яхшый, Иске Байсар, Такталачык, Түке, Иске Айман, Теләкәй, Киров, Яңа Әлем, Чуракай, Актанышбаш – иң яхшылар.


 Филиза Сәләхованың әлеге язмасының дәвамын "Актаныш таңнары" газетасының 29 июль саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев