Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Кеше малына кул сузсаң...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 2021 елның 21 гыйнварына барлыгы 226 хәбәр теркәлгән. 9 җинаять эше кузгатылган, административ практика буенча 47 беркетмә төзелгән.

Яңа Әлем авылында яшәүче 1981 елгы ир-атка карата, административ надзор таләпләрен үтәмәгән өчен, җинаять кодексының 314нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

11 гыйнвар төнендә, Аеш авылында яшәүче 1995 елгы ир-ат, 1985 елгы авылдашының веранда тәрәзәсен ватып, өй эченә үтә һәм 32 мең сум күләмендә акча урлап чыгып китә. Әлеге җинаятьче полиция хезмәткәрләре тарафыннан тиз арада ачыкланды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Шулай ук Буазкүл авылында яшәүче 1958 елгы ир-атка карата кеше мөлкәтен урлаган өчен җинаять эше кузгатылды. Ул Актаныш авылында яшәүче 1963 елгы ир-атның Татар Ямалысы авылы елгасы ярында торучы йөзә торган мунчасын сүтеп алып китеп, 85 мең  сумлык зыян китерә.

2020 елның 24 декабре көнне Актаныш авылында яшәүче 1988 елгы ир-ат 1975 елгы ханымның фатирына законсыз үтеп керә. Әлеге җинаятьчегә конституцион хокук бозган өчен 
җинаять эше кузгалгатылды.

Аеш авылында яшәүче, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы 1982 елгы ир-ат, танышының башына урындык белән сугып, җиңелчә тән җәрәхәтләре китерә. Аңа карата җинаять эше кузгатыла. 

Әлеге вакытта короновирус йогышы таралуга каршы тору буенча эш дәвам итә. Үткән вакытта барлыгы гадәттән тыш хәл янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен барлыгы 78  административ хокук бозу очрагы ачыкланды. 

Шулай ук җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргән, законсыз алкоголь саткан, төнге вакытта тынычлык бозган гражданнар җаваплылыкка тартылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев