“Халык сабыр булды, түзем иде”

Бөек Ватан сугышы башланганда 14 яшьлек кызга ул чорның бөтен авырлыгын күрергә туры килә. Тыл ветераны Салиха Әхмәтовага хәзер – 95 яшь. Әмма ул сугыш михнәтләрен әле дә хәтерендә саклый. Филиза СӘЛАХОВА.
“Халык бик сабыр, түзем иде, шунлык белән яуланды ул Бөек Җиңү”, – ди Салиха апа.
Сугышка кадәр дә рәхәт күрмәгән буын вәкиле ул. Туйганчы ипи ашамаганнар. Ил өстенә хәсрәт төшкәч, 8 ел ипи күрмичә, җан асрыйлар. Көнгә берәр телем эләккәндер, анысы да бик юка итеп киселгән.
– Урак урганда бөтен тәнне тентиләр иде, урлашмыйлармы дип. Сугыш чорының законнары бик каты булды. Ачлыкка электән үк ияләшеп, түзеп килгәнгәдер, сабыр иде безнең халык. Шөкер кыла белде. Өмет белән яшәде. Без киләчәккә ышаныч белән яшәдек, – дип, каты чорналган хәтер йомгагын сүтә башлады.
“Сугыштан соңгы җимерекләрне төзекләндерүгә зур хезмәт керттек.
Клублар ташландык хәлдә, ә халыкка күңелле ял оештырырга кирәк. Коточкыч еллар иде. Ләкин өметне өзмәдек, авыл буйлап сукыр лампа, кием эзләп, спектакльләр куйдык. Лекцияләр укыдык, “вечер”лар оештырдык. Бүген тормыш бик матур. Күзләр генә тимәсен дип карап торам яшьләрнең киеменә, рәхәт яшәвенә. Бәхетле, түзем, сабыр булып, шөкер кылып, илгә-көнгә намуслы хезмәт итегез, ил-көннәр имин булсын дип телим яшьләргә”.
Гаиләдә 9 бала үсә алар. Әтиләре Мулләхмәт Шәкүров 42 яшендә репрессия корбаны була, 1935 ел ахырында җәзалап үтерелә. 9 бала белән, иписез, акчасыз калган 36 яшьлек әнисе Хәтимә Низаметдинованың нинди халәт кичергәнен аңлату мөмкин түгел.
1912 елгы абыйсы Шәрифҗан Мулләхмәтов инде өйләнгән. Сугыш башлануга, фронтка алалар. Хатыны бер яшьлек бала белән кала. Тагын ике җизнәсе Кирам Заһриев һәм Сабирҗан Җәлилов та сугышка алына, кызганыч, икесе дә әйләнеп кайтмыйлар.
Шәрифҗан Муллахмәтов әсирлеккә төшкән, 1946 елның декабрендә, коры сөяккә калып, туган авылына кайта.
– 2 чиләк арыш бар иде, ди, инәкәй. Өйдә 12 җан, сәке тулып тезелеп ятабыз. Бер грамм икмәк юк. Кышкы көндә бер телем ипие булмаган 12 кешелек гаиләне күз алдына китер әле! Җиңгәчәй ерак юлга – Әгерҗегә йөрде, солдатларны ташыды. Безгә килгәндә 20 яшьтә генә иде.
Муллахмәтовларның ишле гаиләсе Аеш авылындагы кечкенә генә, дүрт тәрәзәле өйдә гомер итә. Башка туганнары шикелле үк, Салиха да мәктәптә яхшы укый. Хәтта, 5 нче сыйныфны укып тормыйча, 6 нчы сыйныфка күчерәләр аны. Сугыш башлангач хуҗалыкта эшли башлый. Барысы да тырышлар, соңыннан алар гаиләсендәге 7 кеше медаль белән бүләкләнә. Энекәше Гыйлемҗан Муллахмәтов 12 яшеннән хуҗалыкта хезмәт куйган. Аңа әлеге медаль 16 яшендә бирелгән, Бөек Ватан сугышы вакытында яхшы эшләгәне өчен.
12 яшьлек малай авылның да, әнисенең дә зур ярдәмчесенә әверелә. Юкәдән чабата ясап, гаиләне тәэмин итеп тора. Кул астына керә башлаган бала-чага зурлар белән янәшә эшлиләр бу вакытта.
Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 17 июнь саныннан укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 14:30С 1 июля начнет функционировать Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно») С 1 июля начнется регистрация в Федеральной государственной информационной системе прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»).13000
-
27 июнь 2022 - 13:03Приглашаем на службу граждан РФ в органы внутренних дел! Граждан Российской Федерации в возрасте от 18 до 40 лет имеющих:5900
-
27 июнь 2022 - 11:21АО «Транснефть – Прикамье» подключило магистральные насосные агрегаты после замены на двух НПС Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили подключение двух новых магистральных насосных агрегатов (МНА) на нефтеперекачивающих станциях «Ковали» и «Тиньговатово» в республиках Татарстан и Чувашия.5500
-
26 июнь 2022 - 13:36Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котлады Республикабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.27401
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.36201
-
23 июнь 2022 - 10:49У налогоплательщиков есть возможность получать актуальную информацию об уплате налогов по электронной почте или в смс-сообщении Налогоплательщики могут получать информацию о выполнении налоговых обязательств по электронной почте или в смс-сообщениях. Для этого достаточно направить согласие на информирование о наличии задолженности по форме, утвержденной приказом ФНС России от 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.31300
-
23 июнь 2022 - 08:53РЕШЕНИЕ Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год Заслушав и обсудив доклад председателя финансово-бюджетной палаты Актанышского муниципального района К.Р. Каюмовой об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год, Совет Актанышского муниципального района РЕШИЛ:22900
-
22 июнь 2022 - 15:07Акционерное общество «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области, в которых были задействованы 210 человек и 75 единиц техники. Работы проводились в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.23400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!216000
-
22 июнь 2022 - 13:36Нефтепроводчики приняли участие в фестивале «Военные игры «Элбэдэн» В преддверии очередной годовщины начала Великой Отечественной войны в Пестречинском районе Татарстана прошел IV Всероссийский фестиваль исторической реконструкции «Военные игры «Элбэдэн», в котором наряду с реконструкторами из разных регионов страны по традиции приняли участие работники АО «Транснефть – Прикамье».17400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
27 июнь 2022 - 15:48Не забудьте о сроках уплаты налога при патентной системе налогообложенияПредприниматели Республики Татарстан при ведении собственного бизнеса все чаще применяют патентную систему налогообложения.6100
-
27 июнь 2022 - 15:21"Башак", "Нигез", "Чишмә" хуҗалыгы һәм "Актаныш" агрофирмасы бер сыерга савылган сөт күләме буенча лидерлар рәтендәРайоныбыз хуҗалыклары сөт җитештерүдә алга куелган планны уңышлы үти.14100
-
27 июнь 2022 - 15:02Тагылмалы квадроцикл капланып өлкән яшьтәге пассажир өстенә менгәнПрицеплы квадроцикл йөртүче тауга менә алмыйча артка тәгәрәгән һәм әйләнгән. Бәхетсезлек очрагы Тукай районында теркәлгән.20600
-
27 июнь 2022 - 14:46Бәрәңге үстерүчеләр субсидия алачакРусия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.33300
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.73200
-
15 июнь 2022 - 07:51“Актанышский агрегатный завод” приглашает на работу В ЗАО “Актанышский агрегатный завод” требуются операторы, наладчики, инженер – технолог, инженер – конструктор.61000
-
7 июнь 2022 - 09:48В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер123400
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.73602
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.61702
-
22 июнь 2022 - 16:3225 ел район җитәкчесе булып эшләгән Энгель Фәттахов: Шушы чорда бер генә кешенең дә гозеренә битараф калмадым Бүген район Советы депутатлары, бертавыштан диярлек кул күтәреп, 20 ел дәвамында Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховны вазыйфасыннан азат итте. Бу хәлгә күңел ышанмый. 1552 елда Сөембикә-ханбикәне озаткан чорлар күз алдына килә... Милләтпәрвәр, үз халкы, туган төбәге өчен җанын фида кыла торган шәхесебезнең көтмәгәндә, уйламаганда, гөрләтеп эшләп торган вакытында эштән китүе гайре табигый хәл. Бу беренче чиратта Энгель Нәвап улының шәхси карары. Актаныш зиратында бер кабердә ике тапкыр тәре киселү менә шулай мәкерле рәвештә үз эшен эшләде. Гаеплеләрне тарих үзе чиста суга чыгарыр.90403
-
22 июнь 2022 - 12:12Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Ленар Зариповка йөкләнде Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.91501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика