Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Халыктан тәкъдимнәр кабул ителә

Үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылган, киләсе елга нәрсәләр фаразлана? Шул хакта халык белән киңәш-табыш итүне күздә тоткан җыеннар авыл җирлекләрендә дәвам итә. Актаныш авыл җирлеге җитәкчелеге шундый очрашуны хезмәт коллективларында узган атнада башлап җибәрде.

“Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия-интернатта эшләүче коллективта 22 ноябрь көнне үткәрелгән сөйләшүдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин 2021 елда башкарылган эшләр һәм алар өчен күпме акча тотылганлыгы турында хисап ясады. 
2021 ел өчен үзара салым акчасы 500 сум итеп билгеләнгән иде, 2022 елга аны 750 сумга күтәреп, дәүләттән күбрәк өстәмә акча кайтару күздә тотыла. 
Актанышта сайлаучы яшендә 7315 кеше исәпләнә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтендә катнашучылар, студентлар, I төркем инвалидлардан тыш, 5488 кешедән 2 744 000 сум үзара салым җыелган. Дәүләт шуны дүрткә тапкырлап арттырып кайтарылган сумма 13 720 000 сум тәшкил итте.
6 845 570 сум акча юлларны төзекләндерү, асфальт-бетон җәюгә тотылды. Иң беренче чиратта, ПГС белән түшәү, 57 нче бистәдә Маликов, Меняев, Көнбатыш, Нур Баян урамнарында юл ком белән түшәлде. 
Халыкның мөрәҗәгате буенча аскы Актанышта Колхоз урамына павильон урнаштырылды. Автобус тукталышы өчен павильон берәү генә, “Нәүрүз” кибете янында иде. 
“Ак Барс” банкы белән Җиңү паркы арасында тротуар брусчаткадан җәелде. Техникумнан “Акчарлак” кафесына хәтле Һади Такташ урамына тротуар җәелә башлады. Хезмәт урамына тротуар вак таштан, бардюрлары ясалып, язга асфальтланачак. Аскы Актанышта өч урамда чокыр-чакырлар тигезләнде. Юбилей урамы янында, икенче мәктәп каршында машина кую урыны эшләнде. 
Халыкны су белән тәэмин итү, балалар мәйданчыкларын булдыру РТС бистәсендә Механизаторлар, 57 нче бистәдә “Тылсым” балалар бакчасы янында, “Бүләк” лагере янында балалар мәйданчыклары урнаштырылды. Урам исемнәрен күрсәтә торган билгеләр куелды.
Халык “Изгеләр” чишмәсен яңартуны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ике яктан баскычлар, уртада басма ясалды, чишмә ага торган урында өслекләр яңартыла. Урам утларын яктырту Вахитов урамы буйлап урам утлары яктыру чыгымнарының бер өлеше өчен үзара салым акчасы кулланылды. 
Үзәк су трассасына 60 еллап вакыт узган, чуен торбалар тузды, узган кышта берничә тапкыр авария очрагы кабатланды. Быел 600 метр озынлыкта су торбалары, тоташтыручы узеллар алыштырылды. Бу эш икенче елда да дәвам итәчәк. 
Зиратларны тәртиптә тоту халык белән бергә башкарыла. Актанышта туып-үскән ике якташыбыз читтә яшәсәләр дә, битараф түгел. РТС бистәсендәге зират территориясен чистартуга матди һәм мораль ярдәм күрсәтте. Иганәче якташларыбыз икенче елда да бу эшне дәвам итәргә ниятләвен белдерде. Көзге өмәләр оештырылды. Кызганыч, РТС бистәсендә халык килмәде диярлек. Актанышның яңа зиратында 10лап кеше җыелды. Хөрмәтле авылдашлар, яз-көз айларында шимбә-якшәмбе көннәрендә өмәләр үтә. Сезне көтеп калабыз.
“УЭНКВ“, “Коммунсервис“, “ИТК“, “Актаныш юллары” оешмалары җитәкчеләренә һәм хезмәтчәннәренә рәхмәт. Кирәк вакытта техника белән ярдәм күрсәттеләр. 
Бик күп федераль һәм республика 
программалары да Актанышны төзекләндерүдә зур ярдәм булды. “ЩПС”, “Безнең ишегалды”, “Асфальт-бетон өслекле юлларга ремонт”, “Бакчачылык ширкәтенә керү”, “Юл фонды” 2021 елда 57 бистәдә Ишморатов урамында асфальт түшәлде. Актаныш Җәмигъ мәчете территориясендә юллар ремонтланды. Тротуарлар эшләнде, брусчаткалар алыштырылды. Универсам, прокуратура бинасы артында берьяклы машина юлы киңәйтелеп асфальтланды, брусчаткалары алыштырырып, ике яклы хәрәкәткә үзгәртелде. Хәрәкәт зур бу урын бик уңайлы, матур булып калды.
“Каенкай” балалар бакчасының машина кую урыны асфальт белән яңартылды, бордюрлары алыштырылды. 
Вахитов урамын яктыртуның бер өлеше дәүләт программасыннан финансланды. Җиңүнең 50 еллыгы урамында вак таш җәелде. Тукай, Татарстан урамнары киселеше юлы ремонты да дәүләт программасына кертелде. Җиңүнең 30 еллыгы урамында, беренче мәктәп территориясе каты өслек түшәлде. Икенче мәктәп территориясендә – ишегалды, мәктәп яны төзекләндерелде. 
Автовокзал янында зур гына ремонт эшләре башкарылды. Бакчачылар ширкәтенең Көньяк урамында урнашкан территориясе асфальтланды, чүп түгү урыны ясап, контейнернерлар куелды.  
“Безнең ишегалды” проекты буенча эшләр икенче һәм дүртенче кварталларда алып барылды. 
2022 елда Вахитов урамына тротуар җәю, МФЦ һәм басмаханә, Росгосстрах янында тротуар җәю, Афзал урамында тротуар булдыру (аның бер өлеше дәүләт программасына керде, икенче өлеше үзара салымнан финанслау планлаштырыла). Муса Җәлил урамына тротуар салуны дә халык сорады. 57 нче бистәдә яңа һәм төзеләсе урамнарның юлларын карау ниятләнә. “Мәликә” чишмәсен төзекләндерү, анда баскычын, юлларын ясау, яктырту планлаштырыла. Зиратларны карау дәвам итәчәк. 
Дәүләт программалары да безнең өчен зур ярдәм булыр дип ышанабыз. Химиклар, Такташ урамнарын 
асфальтлау, “Бүләк” чаңгы трассасына төшә торган стоянканы зурайту күздә тотыла. Санэпидемстанция, орлыкчылык инспекциясе территориясе янында иске гаражларны сүтеп, ул урында төзекләндерү эшләре көтелә. РТС зиратына керә торган урында машина кую урыны, чүп урналары булдыру, Көнбатыш, Мелиараторлар, Җиңүнең 50 еллыгы урамында юл ремонты планлаштырыла. 
Әле тәкъдимнәрне кертергә мөмкин. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан хезмәт коллективларындагы очрашуларда фикерләр тыңлана, язып алына. Сорауларны җирлек Советына шалтыратып җиткерергә дә мөмкин.
Дәүләт программалары да эшләвен дәвам иткәндә, Актанышта төзү-төзекләндерүгә юнәлдерелгән планнар зурдан. Вахитов урамыннан, 
газучастоктан “Якташлар” борылышына, “Батыр” спорт комплексына кадәр 
участок яктырту программасына керде. Бакчачылар ширкәтенең Мәктәп урамында урнашкан дачалар территориясен асфальтлау, яктырту, чүп салу урыннарын булдыру ниятләнә. “Безнең ишегалды” программасында чиратта – РТС бистәсенең Механизаторлар, Бакча урамнары, Ленин проспектында урнашкан 68, 61а йортлары территориясе. 
“Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында Иске Идел ярын төзекләндерү, ял паркы булдыру өчен федераль казнадан 32 млн сумлык эш каралган. Әлеге проект буенча хәрәкәт киләсе елда башланып китәр дип көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев