Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Бүген, 27 май китапханәчеләр көне: Китапханә китапны өйгә китерә, килеп ала

Актаныш үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре без укырга теләгән китапны өебезгә китереп бирә, укып чыккач, килеп ала. Барып йөрисе дә юк.


                Әлеге төр хезмәт күрсәтү – Актанышта гына түгел, 
республикада да зур яңалык. Шундый мөмкинлек ачылуга грант акчасы ярдәм иткән. 
Әкият, дисезме? Ышанмыйсызмы? Әкият түгел шул, ә чынбарлык. Үзебез күргәнне сезгә дә җиткерергә ашыгабыз. Район үзәге Актанышта яңа китапны өйгә китереп бирү хезмәте дә күрсәтелә башлый. 

Китаплары һәркемне кызыктырырлык: яңа гына табадан төшкән, буявы да кибәргә өлгермәгән. Күзне иркәләүче әлеге җыентыкларның авторлары популяр, ә язганнары кулдан-кулга йөртеп укыла торган.  
Татар тотып карамый ышанмый бит, Актаныш 
китапханәсенең телефонын хәбәр итәбез. Шалтыратыгыз, һәм сезнең ишек төбенә яки эш урынына үзегез сораган кызыклы китапны китереп тә җиткерерләр. 
Телефон номеры: 3-12-87. Халыкка хезмәт итү бүлегендә эшләүче кызларның телефоннары: 8-939-332-04-86, 8-908-332-13-81, 8-952-035-42-40. Китапханә хезмәткәрләре үзләре дә сездән шалтыратулар көтә.

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының бүгенге саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев