Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Корбан бәйрәме якынлаша

Мөселманнарның көтеп ала торган изге Корбан гаете якынлашты. Әлеге бәйрәм быел 9 июльдә үткәрелә. Руслан хәзрәт МОРТАЗИН, район имам-мөхтәсибе.

              Әле кайчан гына, мәчетләребезгә җыелып, беренче көн тәравих намазы укыган идек. Күз ачып йомганчы, Корбан бәйрәмебез дә килеп җитте. Аллаһы Тәгалә һәммәбезнең дә кылган гыйбадәтләребезне, ниятләгән мөселман-кардәшләребезнең хаҗ гамәлләрен кабул  кылсын. 


Аллаһның рәхмәте белән, быел хаҗ сәфәренә рөхсәт бирелде. Районыбыздан, республикабыздан, Россиядән мөселманнарга хаҗ кылу бәхете насыйп булды. Юл сәфәрен имин, хаҗларын кабул кылсын. Исән-сау гына шушы фарыз гамәлне үтәп кайтырга насыйп итсен. 


9 июль –  Корбан бәйрәме көнендә, иртәнге намазыбызны мәчетләребездә укып, кояш чыгып, 30-40 минут вакыт үткәннән соң, гает намазы укырга рөхсәт ителә. 
Кемнең, бурычтан тыш, 32 мең сум акчасы бар, ул кешегә корбан чалу вәҗиб. Кешенең ихатасында бер генә сарыгы булырга мөмкин. Ул аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалып, итен бөтен килеш үзенә калдыра ала. 


Пәйгамбәребез с.г.в. аны өч өлешкә бүлгән. Өчкә бүлү сөннәт санала. Теләге, мөмкинлеге бар икән, бер өлешен үзенә калдыра, икенче өлешен – туганнарына тарата, өченче өлешен мохтаҗларга мескеннәргә бирә.


Чалган корбаннарыбыз бервакытта да малыбызны киметми. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән калган малыбызга бәрәкәт бирә. Унлата кире кайтарыр. 


9 июль көнне иртә белән мәчетләрдә гает намазы укылганнан соң, кояш баеганчыга кадәр, шулай ук 10 һәм 11 июль көнне корбан чалырга мөмкин. 9 һәм 10 июль кич кояш баегач та ярый, әмма ул мәкрух санала, киңәш ителми. Чөнки караңгыда кешенең малны интектерүе, үзенә зыян салуы ихтимал. 


11 июль кич, кояш баегач, бәйрәмебез тәмамлана. Корбан чалу тәмам була. Иң хәерлесе, иң саваплысы – беренче көнендә. 


Актанышта корбан чалу урыны билгеле – “Сугаз” оешмасы территориясендә.

Фермерларыбыз сарыклар китерәчәкләр. Шунда сайлап алып, чалдыру оештырыла. Мөхтәрәм җәмәгать, сезне көтеп калабыз. Хәзрәтләр, шәкертләр укып торырлар. 
Теләүчеләр үзенең ихатасында да чала ала. “Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмде” дип тәкбир әйтеп, шушы тәкбирне өч тапкыр кабатлый. Кем улы кем исеменнән икәнен һәм “Бисмилләәһи Аллааһү әкбәр”  дигән сүзләрне әйтеп, хәзрәтне чакырмыйча, үзе башкарса да дөрес була. 


Хәзрәтләргә, шәкертләргә укытып чалдырырга теләге булганнар “Сугаз” оешмасы артына килерләр. 


“Корбан чалдырып бирә алмассызмы икән?” – дип мөрәҗәгать итүче өлкән кешеләребез бар. Теләге булып, үзе артыннан йөри алмаучылар 
8-937-283-46-80 телефоны аша безгә, мәчетебезгә, мөрәҗәгать итсеннәр. Чалынган корбанны өйләргә китереп бирү дә оештырыла. 


Үткән ел, бик матур итеп, шушы гамәлне башкардык. Быел да, иншә Аллаһ, бу эш ниятләнә. Сез әйткән кеше исеменнән чалдырып, мохтаҗларга дигән бер өлешен алып калып, үзебез таратабыз, мәдрәсәдәге шәкертләр өчен файдаланабыз. Кем ничек тели, шул өлешен бүлгәләп, өегезгә китереп бирәбез. 


Аллаһы Тәгалә һәммәбезнең дә шушы изге гамәлләребезне кылырга һәм иң мөһиме: Аның ризалыгына, рәхмәтенә ирешеп, бәйрәмебезне Раббыбыз разый булырлык итеп үткәрергә насыйп әйләсен. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев