Актаныш

Коронавирус буенча вазгыять катлаулы

Районда да, республикада да, ил күләмендә дә яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять бик кискен тора. Шуңа бәйле рәвештә 11 октябрьдән бик күп чикләүләр кертелде. Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифинг та шул темага багышланды.

Райондагы хәл белән район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров таныштырды.

– 8 октябрьгә күзәтү астында 3576 кеше исәпләнә. Пневмония белән – 1166, өске сулыш юлларының вируслы ялкынсынуы (ОРВИ) белән – 2157, контактта булучылар – 1037. 116 кешедә COVID-19 авыруы ачыкланды. 4101 кешедән ПЦР анализы алынды.  

Пневмония, коронавирус белән авыручылар саны кискен арту сәбәпле, шәһәр хастаханәләрендә дә урыннар тулы. Шунлыктан үзебезнең район үзәк хастаханәсендә 4 октябрьдән 30 койка урнашкан вакытлыча йогышлы авырулар госпитале ачылды. Чирләүчеләр шулай ук Минзәләдәге йогышлы авырулар бүлегендә, Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм Казан шәһәрендәге клиник хастаханәдә дәваланалар. Бүгенге көндә ОРВИ белән  – 328, пневмония белән 178  кеше амбулатор дәвалану ала. Чаллыда – 23, Минзәләдә – 24, үзебезнең район үзәк хастаханәсендә 35 кеше дәвалана.

1-8 октябрь аралыгында вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләренә 428 кеше җибәрелде. Динамикага күз салсак, иң күп чирләүчеләр 4 октябрьдә булды. Ул көнне 71 кеше ОРВИ һәм пневмония белән исәпкә алынды. 5 октябрьдә – 58, 6 октябрьдә – 43, 7 октябрьдә – 44, 8е көнне 46 кеше исәпкә алынган.
Шуны әйтергә кирәк, коронавируска каршы прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар. Әмма алар бу авыруны җиңелрәк формада уздыра. Ә прививка ясатмаучыларның чире авыр формада уза. Барлык райондашларны да прививка алырга чакырам.

– Үзебезнең хастаханәдәге вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә авыруларны дәвалау өчен барлык мөмкинлекләр дә җитәме?

– Әлеге госпиталь терапия бүлегендә ачылды. Анда 5 ноктада кислород бар. Бүгенге көндә аларны тагын да күбәйтү буенча эш бара. Даруларга килгәндә, гормоннар, антикогулянтлар, дүрт ИВЛ аппаратыбыз бар. Табиблар тәүлек әйләнәсе эшлиләр. КТ аппараты булу безгә зур ярдәм булды.

Яңа чикләүләр хакында

Роспотребнадзорның Яр Чаллы шәһәре бүлегенең Актаныш районы буенча табиб урынбасары Луиза Хафизова:

– Район җирлегендә авыруларның күпләп таралуын кисәтү һәм эпидемиологик юлны кискен өзү өчен чикләүләр аерым алып барыла. Барлык район халкы да бу чикләүләргә дөрес карасыннар иде дип әйтәсем килә. Кеше үзенең генә түгел, тирә-яктагыларның да сәламәтлегенә битараф булмыйча, шушы авыруга каршы профилактик чараларны үз вакытында үтәүне тәэмин итсеннәр иде.

Чикләүләргә килгәндә,  11 октябрьдән театр, кинотеатр, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачаклар. 500дән артык кеше кертү тыела. Урындыкларга кешеләрне бер урындык калдырып кына утыртырга ярый. Әгәр барлык оештыручылар, хезмәт күрсәтүчеләр коронавируска каршы вакцина ясаткан очракта, тамаша залын 70 процентка тутыру рөхсәт ителә.

Шушы оешмага 18 яшьтән югары кешеләр  ковидка каршы вакцина ясатканнары хакында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырып, сәламәтләнгән дигән белешмә күрсәткән очракта гына кертеләләр.

Шулай ук массакүләм чаралар үткәрелүен тәэмин итү өчен алдан ТР дагы оператив штабка уведомление җибәрелергә тиеш. Һәм безнең оешмага да
7 көн алдан чара буласы хакында хәбәр ителергә тиеш.  

Кунакханәләрнең тору урынының 50 процентына гына кешеләр урнаштырырга мөмкин. Әгәр барлык оештыручылар, хезмәт күрсәтүчеләр коронавируска каршы вакцина ясаткан очракта номерларны тулысынча тутырырга була.

Җәмәгать туклануы предприятиеләренә, спорт корылмаларына, йөзү бассейннарына һәм гомуми мәйданы 400 квадрат метрдан арткан сәүдә үзәкләренә бары тик ковидка каршы вакцина ясату хакындагы QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырып, сәламәтләнгән дигән белешмә белән генә керү рөхсәт ителә.

11 октябрьдән коронавируска каршы вакцинасы булмаган 65 яшьтән өлкәннәр үз изоляциядә булырга тиешләр. Аларга бары тик медицина ярдәменә, вакцинация ясатырга хастаханәгә бару, азык-төлек алыр өчен якын-тирәдәге кибеткә керү, йорт хайваннарын йөз метр радиуста йөртеп керү, чүп түгәргә чыгу гына рөхсәт ителә. Шулай ук 65 яшьтән югары эшчеләре булган эш бирүчеләр аларны дистанцион формадагы эш белән тәэмин итәргә тиешләр.

Әлеге чикләүләрнең үтәлүе Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан да күзәтүдә. Мондый күзәтү кирәк, чөнки үзләрен генә түгел, якыннарын да куркыныч астына куючылар бар.

Профилактик чараларга килгәндә, анда үзгәреш юк. Ләкин аның үтәлеше һәркемнең үзеннән тора. Кулларны һәрвакыт сабынлы су белән юып, вируска каршы торучанлыгы булган сыекча – антисептиклардан файдаланырга, кибетләргә кергәндә битлек кияргә кирәк. Хезмәт күрсәтүчеләр дә битлекләрдән эшләргә тиешләр. Битлекләрне өч сәгать саен алыштырып тору зарур. Чөнки пычрак битлекләр үзе куркыныч тудыра.

Ачык  һавада да 50дән артык кеше җыелган очракта ара сакланырга тиеш. Һәм битлек кияргә кирәк. Аны ияккә элеп куюның файдасы юк. Борынны һәм авызны капларга кирәк. Чөнки инфекция һава һәм тамчы юлы белән йога.

Балалар учреждениеләрендә, оешма-предприятиеләрдә иртәнге фильтрны дәвам итәргә кирәк. Температуралы кешеләрне кертмәү сорала.

– Барлык кешенең дә заманча телефоны юк. Алар бу очракта ковидка каршы вакцина ясатканнары хакында QR-кодны тикшерүчеләргә ничек күрсәтергә, аны кайдан алырга тиеш булалар?

– Дәүләт хезмәтләр порталында кешенең вакцина ясатуы теркәлә. Аны кәгазьгә чыгарып алу мөмкинлеге бар. Аның белән бергә кеше үзенең шәхесен раслаучы документын да күрсәтергә тиеш була.

Штраф күләме саллы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Илдар Гайнуллин:

– Административ Хокук бозулар турындагы кодексның 20.6 маддәсе нигезендә 2116 беркетмә төзелде. Шуларның 2033е суд тарафыннан каралды. Шулар арасыннан 570 беркетмәгә кисәтү чыгарылды. 1413 беркетмә буенча 1 мең сумнан

9 мең сумга кадәр, 17 беркетмә буенча 10 мең сум, 13 беркетмә буенча 11 мең сумнан 25 мең сумга кадәр, 7 беркетмә буенча 30 мең сум штраф салынды. Шәхси эшмәкәрләргә барысы 66 беркетмә төзелде. 7 октябрьдә 208 нче санлы  ТР Министрлар Кабинетының боерыгына үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә безнең эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан 8 нче пункт тикшереләчәк. Шәхси эшмәкәрләр, организацияләр әгәр дә сату залы 400 квадрат метрдан артык була икән, керә торган ишек төбендә һәрбер кешенең  QR-коды бармы-юкмы икәнен тикшерергә тиеш булалар. Әгәр рейд вакытында сату залында QR-кодсыз кешеләр тотыла икән, шәхси эшмәкәргә беркетмә төзеләчәк.

– Штраф күләме күпме?

– Шәхси эшмәкәргә беренче тапкыр 10 мең сум, икенче тапкыр тотылса, 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Һәрбер эшмәкәр үзенең бинасының ничә квадрат метр икәнен белә. Шуннан чыгып эш йөртергә тиеш була.

– Халыкка QR-код алырга вакыт биреләчәкме?

– Әлегә без кешенең QR-кодын түгел, ә шәхси эшмәкәрләрне тикшерәбез. Ягъни, алар сатып-алучыларны тикшереп кертүне көйләргә тиешләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: