Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Коронавирус чигенми. Саклану зарур

Илдә коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны нәтиҗәсендә авыручылар саны арта. Безнең районда да чирләүчеләр көннән- көн күбәя. Коронавирус эпидемиясе таралу куркынычын булдырмауда алып барылган эшчәнлек, куелган таләпләр, райондагы хәлнең торышы хакында чираттагы брифинг барышында таныштырдылар. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды.

– Бүгенге көндә Рәсәйдә миллионнан артык кеше инфекцияне йоктырган, шуның миллионнан артыгы сәламәтләнгән. 26 меңнән артык кеше әлеге авырудан вафат булган. Көзге чорда Татарстан әле коронавирус белән авыруның югары ноктасын узмаган. Шуның өчен вазгыять тотрыкланды, кимүгә бара дип тынычланырга ярамый. Соңгы тәүлекләрдә дә Татарстанда коронавирусның 45 тән артык яңа очрагы теркәлеп бара. Барлык райондашларга һәр кеше үз сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш дип мөрәҗәгать итәбез, – диде Ләйсән Нурлыева.

Кадрия Трегулова, район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибәсе:

– Коронавирус инфекциясе кискен килеп чыга торган йогышлы авыруга керә. Ул бигрәк тә өске һәм аскы тын юлларын зарарлый. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә вирус җиңел генә сәламәт кешегә йога. Бу чирнең яшерен чоры ике көннән ундүрт көнгә тикле булырга мөмкин. Уртача 5-7 көн була. Яшерен чоры иң куркыныч чор булып тора. Бу вакытта зарарланган кеше вирусларны күп бүлеп чыгара һәм башкаларны да зарарлый. Клиник симптомнары барлыкка килгәч вирус бүленеп чыгу әзәя башлый. Унынчы көннәргә вирус бүленеп чыкмый да башлый.

Коронавирус белән җиңел, уртача авырлыкта һәм авыр формаларда авырырга мөмкин. Җиңел формасында кешенең температурасы 37 яисә 37.2 генә булырга мөмкин. Баш авырта, хәлсезлек була. Шушының белән узып та китәргә ихтимал. Уртача авырлыкта булганда температура 38 – 38.5 – 39га күтәрелә. Коры ютәл төшә. ОРВИдан ул коры һәм сирәк ютәл белән аерыла да. Грипп вакытында температура кинәт 39га тикле күтәрелсә, коронавирус вакытында беренче көннәрдә температура булмаска да мөмкин. Яисә 37 – 37.2 тирәсендә тибрәлеп, пневмония дә барлыкка килгәч кенә 38-39га күтәрелергә мөмкин. Бу авыруның 4-5 нче көннәрендә була. Грипп һәм ОРВИдан тагын бер аермасы – кешенең ис һәм тәм сизүе югала. Авыр формасы бик нык авыр үтә. Температура 39-40ларга күтәрелә. Ютәл көчле була. Кешегә тын алу кыенлаша. Хәтта тын ала алмый башлый. Андый вакытларда аларны ИВЛ аппаратларына тоташтырырга кирәк.

Әлеге авыруга үзләренең хроник авырулары булучылар, аеруча, тиз бирешә. Бронхит, астма, хроник пневмониясе, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булганнар, кан басымы югары булганнарга, аеруча, сак булу сорала. Балалар әлеге авыруны җиңелрәк үткәрәләр. Йөкле хатын-кызларга һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләргә дә куркыныч ул. Коронавирус үпкәне генә ялкынсындырмый, бавырны да, баш миен дә, бөерләрне дә, кан тамырларын да зарарлый. Гадәти пневмония вакытында үпкәнең тышчасы гына ялкынсынса, коронавирус инфекциясе вакытында кан куерып, тамырлардан җиңел генә ага алмыйча, тромб барлыкка килә. Менә анысы аеруча куркыныч. Шуның өчен авыруларны дәвалаганда, иң беренче булып, вируска каршы препаратлар кулланабыз. Аскорбин кислотасы да файдалы. Бик нык авыр очракларда гармоннар һәм антибиотиклар кулланабыз. Беренче көннән үк антибиотик кулланырга киңәш итмибез. Бары тик пневмония булса гына, эчәргә кушабыз.

Рөстәм Могътазиров, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары:

– 28 марттан бирле безгә барысы 1768 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 1153е – ОРВИ, 615е – пневмония белән. Җиңел һәм уртача авырлыкта чирләүчеләрне үзебездә дәвалыйбыз. Ә авыр хәллеләрне Чаллыга җибәрәбез. Бүгенге көндә 192 кеше ОРВИ дан, 120 кеше пневмониядән амбулатор дәвалану ала. Соңгы ике атнада авыручылар саны арту күзәтелә. Шуңа чаралар да катгыйлана. Бу атна башында гына да 25 ОРВИ, 28 пневмония очрагы теркәлде. Сишәмбегә 38 кеше Чаллыда, 2 кеше үзебезнең хастаханәдә дәвалана. 14 кешедә коронавирус очрагы теркәлде. Ләкин без һәрбер температуралы, пневмония белән авыручыларны COVID авырулы кеше дип кабул итеп, 8.1 версиясе буенча дәваларга тиеш булабыз.

Хастаханәдә ике фильтр-бокс бар. Башка кешеләргә чир йокмасын өчен температуралы кешеләрне шушы фильтр-бокслар аша кабул итәбез. Шунда алар табиблар тарафыннан кабул ителә. Тиешле дәвалану билгеләнә. Әгәр хәлләре авыр булса, Чаллыга җибәрелә. Көнгә 8 кешене дә җибәрү очраклары булды. Районда ике ашыгыч ярдәм бүлеге бар. Аның берсе – Актанышта, икенчесе – Пучыда. Хастаханә тәүлек буе эшли. Кирәк булса, ашыгыч ярдәм бүлеге карый. Дәвалану билгели. Авыручыларга без шундый таләп тә куябыз. Алар хастаханәгә даими килеп, авыру таратып йөрмәсеннәр өчен, 14 көн өйләрендә булырга кушабыз. Табиб кушкан даруларны кабул итеп, табиблары белән телефон аша даими элемтәдә торалар.

Кирәк булса, эшкә яраксызлык көннәрен дә телефон аша озынайтабыз. Хәлләре начар булып, анализлары да начарланса, Чаллыга җибәрәбез.

Әйткәнебезчә, коронавирус ОРВИ авыруы кебек кенә түгел. Аның катлауланулары күп. Шуның өчен һәркем саклык чараларын куллансын, аңа җиңел карамасын иде. Коронавирус белән авырып терелгәч тә, кеше күп кенә реабилитация вакыты үтә. Пневмония белән авыручылар диспансер исәптә торырга тиешләр.

Сезонлы грипп вакыты да җитә. Моның буенча да профилактик чаралар эшлибез. Әйтик, гриппка каршы вакциналар ясау. Коронавируска каршы вакциналар әле кайтмады. Ә сезонлы гриппка каршы 17630 кешегә прививка ясау планы җиткерелде. Бүгенгә шуның 7080 кеше аны ясатты инде. Әлегә вакцина кайтып бетмәде. Балалар өчен булган вакциналар белән бергә 8780 вакцина кайтты.

Авырулар табибларга никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итә, дәвалау шул кадәр тизрәк булуын онытмасыннар иде.

– Безгә бер райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Хастаханәнең фильтр-боксларына эләгү өчен температуралы килеш тышта салкында туңып, берничә сәгать чират көтеп торырга туры килә. Кеше аннан тагын да ныклап чирләп кайтып китә. Өстәвенә, коронавируска анализ да алмыйлар, ди. Моңа да ачыклык кертеп китсәгез иде.

– Без COVID ка анализны пневмонияләре булган кешеләрдән генә алабыз. Барлык ОРВИ белән авыручылардан анализ алып булмый. Хастаханәдә ике фильтр-бокс оештырдык. Иртәнге 7дә килүчеләрне дежур-табиб кабул итә. Ә сәгать 8 дән соң фильтр-бокста гадәти кабул итү башлана. Чыннан да, анда урын кысан. Әгәр кеше аз булса, икенче бокска кереп утырып торырга була. Кеше табибка кергәч тә барысы да тиз генә булмый. Авыру анализ бирә, сотурациясе, ягъни органнарның кислород белән тәэмин ителеше карала, рентгенга төшә, аны карый, әгәр дә пневмония икәне ачыкланса, Чаллыга җибәрү хәстәре күрелә. Шуның өчен караулар озакка сузыла. Авыручылар саны һаман артуга таба булса, өченче фильтр-боксны да ачу ягын карыйсы була. Чыннан да, хәзер көннәр суык, авыруларга эчтә көтеп тору өчен урын көйләү җаен карарбыз.

– Әлеге авыру Актанышта рентген төштем, анда үпкәң чиста, диделәр. Хәлем яхшырмагач, Әлмәткә барып КТ ( компьютер томографиясе) үттем, ике як үпкәң дә 20 процентка зарарланган, диделәр, ди.

– Бездәге рентген аппараты бик яхшы. Әмма КТ1, КТ2, КТ3, КТ4 дигән төшенчә бар. КТ1 булганда моны рентген аппараты күрә алмый. Бездәге рентген аппараты КТ2 дән генә күрә башлый. Шул ук вакытта сотурациясен карыйбыз. Ул төрле вакытта төрлечә була. 95 проценттан азрак булса, аны дәваларга кирәк.

Луиза Хафизова, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары:

– Коронавирус авыруы ачыклана башлаганнан бирле, аның күпләп таралуына юл куймау максатыннан хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, юридик затларга, җәмәгать туклануы предприятиеләренә күрсәтмәләр бирдек. Моның буенча мониторинг алып барабыз. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әлеге таләпләр булдырылып бетте. Ләкин аларны тиешенчә файдаланып һәм кулланып эшләү дә мәҗбүри. Әгәр кеше авыру килеш таләпләрне үтәмичә эш урынына керә икән, ул бөтен коллективны чирләтергә мөмкин. Шуның өчен һәрбер кеше аңласын иде, әгәр дә аның температурасы бар икән, ул хезмәт коллективына кермәскә тиеш. Иртәнге фильтр вакытында кеше эштән азат ителә икән, ул медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Хәле авыр икән, медицина хезмәткәрен эш урынына чакырып, аны аерым изолятор бүлмәсендә тоту шарт. Чөнки ул өенә кайтканчы, яисә хастаханәгә барганчы вирус таратырга мөмкин. Вирус бик үзенчәлекле, ул йөткергәндә, төчкергәндә өслекләрдә кала. Сәламәт кеше ишек тоткаларын тотканда әлеге авыруны үзенә эләктерергә ихтимал.

Кибетләргә кергәндә перчатка режимы кулланучылар өчен алынса да, сатучылар аны кияргә тиеш. Кеше кибеткә кергәндә кулларын антисептик белән эшкәртергә тиеш. Чөнки ул продукцияне кулы белән тота. Үзе дә белмичә авыру йөртүчедән авыру йоктырырга мөмкин. Битлекне кибеткә керүче дә, сатучы да кияргә тиеш. Битлекне дөрес кию зарур. Аны авызны да, борынны да капларлык итеп киеп, өч сәгать саен алыштырырга кирәк. Алыштырылган битлекләр бер тапкыр кулланыла торган капларга салып, бәйләнеп, чүпкә ташланырга тиеш. Үзегез белән кечкенә антисептиклар да йөртергә кирәк.

Эш урыннарында ике сәгать саен, көнгә өч тапкырдан да ким булмаган дезинфекция режимы үтәлергә тиеш. Бүлмәләрне дә җилләтүгә игътибар итәргә кирәк. Ябык, бактерияләрне үтерә торган лампалар да булдыру зарур.

Әгәр кеше үзе яисә гаилә әгъзалары чит илгә чыгарга җыена икән, бу хакта җитәкчесенә хәбәр итәргә тиеш. Кайтканда, чикне үткәннән соң, өч көн эчендә COVIDка анализ биреп, дәүләт порталында нәтиҗәләрен теркәргә тиеш. Әгәр анализы булмый һәм дәүләт порталында теркәлми икән, гражданнарга 15 меңнән 40 меңгә, вазифаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга тикле административ чара каралган.

Аеруча, 65 яшьтән югары кешеләрнең өйләрендә утыруларын сорар идек. Бу яшьтә аларның иммунитетлары да какшаган була. Кешеләргә транспортта йөргәндә дә саклану чараларын күрүне сорыйбыз. Туклануга да игътибарны арттыру зарур.

Фәһим Нуриев, Актаныш эчке эшләр бүлеге полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы:

– Безнең бүлекнең максаты булып, куелган тыюларның үтәлешен тикшерү тора. Коронавирус башланганнан бирле 747 беркетмә төзелгән. Октябрь аенда гына да йөзгә якын беркетмә төзелде. Боларның барысы да җәмәгать урыннарында битлексез йөргән өчен. Кибеттә сатучы битлексез саткан һәм сатып алучы да битлексез булган өчен бер кибет хуҗасына да беркетмә төзелде.

Шул ук вакытта безнең максат, халыкка штраф салу түгел, ә авыруның күпләп таралуына юл куймау булып тора. Шул максаттан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, участок вәкилләре рейдларга чыгалар. Беркетмә төзегән кешеләр арасында өчәр, дүртәр тапкыр эләгүчеләр дә бар. Югыйсә, битлек үзләренең сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Аларга кат-кат аңлату эшләре дә алып барыла. Эпидемиологик хәлгә карап, тикшерүләрне тагын да көчәйтәчәкбез.

Раниза Шакирова, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары:

– Коронавирус пандемиясе вакытында мәгариф оешмаларына таләпләр катгый. Аның беренчесе – иртәнге фильтр. Ата-аналарны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кертмибез. Шулай ук бик күп аңлату эшләре алып барабыз. Көн дә авыру балалар, укытучылар, техник персонал буенча мәгълүматны җыябыз. 27 октябрьгә җыйган мәгълүмат буенча ОРВИ, ОРЗ билгеләре булган 160 бала, 38 укытучы, 11 техник персонал эшкә чыкмады. Уку дәверендә саклык чаралары күрелә. Укытучылар битлекләрдән йөри. Ата-аналар да балаларына битлекләр, антисептиклар биреп җибәрә. Әмма аларны

куллануны укытучылар күзәтүгә алырга тиеш. Мәктәптә күп кеше җыеп чаралар уздыру рөхсәт ителми. Ул бер сыйныфта гына булырга мөмкин. 2-8 ноябрьдә укучылар көзге каникулга китә. Шул чорда балаларның ялын оештыру максатыннан 16 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләү планлаштырыла. Аларга да аерым таләпләр куела. Әлеге лагерьларга авыр гаиләдә тәрбияләнүче балалар, әти- әниләре көне буе эштә булган балалар тартылачак.

Гөлназ Вәлиева, район мәдәният йорты җитәкчесе:

– Пандемия чорында безнең мәдәни чаралар, нигездә, онлайн рәвештә алып барыла. Массакүләм чаралар үткәрмәскә тырышабыз. Ай саен бер генә концерт алдык. Аңа залга халыкны 50 процент кына җыюны күз алдында тотабыз. Концертка кергәндә тамашачыны битлектән кертәбез һәм антисептик кулланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев