Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

КОТЫЧКЫЧ! Баланы мендәр каплап үтерергә җыенган

Татарстанда бала караучы 30 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды. Ул үзе карарга тиешле сабыйны мендәр каплап үтерергә теләгән. Казанның Идел буе районы суды 30 яшьлек Оксана Клейманга карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды. Судта ачыкланганча, Клейман игезәк сабыйлары булган Патрикеевлар гаиләсенә бала караучы булып эшкә урнаша. 2014 елның августында...

Татарстанда бала караучы 30 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды. Ул үзе карарга тиешле сабыйны мендәр каплап үтерергә теләгән.
Казанның Идел буе районы суды 30 яшьлек Оксана Клейманга карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды. Судта ачыкланганча, Клейман игезәк сабыйлары булган Патрикеевлар гаиләсенә бала караучы булып эшкә урнаша. 2014 елның августында балаларның берсе авырып хастаханәгә эләгә. Клейман менә шул малай белән Балалар республика клиник хастаханәсендә ята. Төнлә палатадагы башка кешеләр бала караучының малайны мендәр каплап үтерергә маташканлыгын күреп ала һәм тавыш чыгаралар. Балага физик һәм рухи зыян килә.
Суд барышында Клейман үз гаебен танымый. Дәүләт гаепләүчесе белән килешеп, суд әлеге хатын-кызны гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгара. Бу хакта ТР прокуратурасы җиткерә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55303-yallangan-bala-karauchyi-sabyiynyi-mendәr-kaplap-үterergә-җyiengan.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев