Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Кванториум” – киләчәккә адым

Узган атнада “Адымнар-Актаныш” гимназия-интернатында Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы вәкилләре район мәктәпләреннән җыелган 90 укучыга ачык дәрес үткәрде. Алар районда ике атна дәвамында шундый дәресләр бирәчәк.

             Әлеге “Кванториум” технопаркы узган уку елында Актанышның 1 нче урта мәктәбе базасында балалар белән шөгыльләр уздырган иде инде. Укучыларда техник юнәлешкә ныграк кызыксыну уятуда аларның өлеше бәяләп бетергесез. Ул 2016 елда Россия Федерациясенең яңа проектларын алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы инициативасы нигезендә, нәкъ шул максатларны күздә тотып оештырыла да. 
          «Кванториум» балалар технопарклары – югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган, яңа югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләүгә, инновацион технологияләр һәм идеяләр эшләүгә, тестлауга һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән мәйданчыклар ул. 
                – Районыбыз укучыларын соңгы елларда техник юнәлеш буенча үстерү аеруча игътибар үзәгендә. Аның буенча төрле юнәлештә эш оештырыла. Узган уку елында “Киләчәккә адым” дигән балалар техник  иҗат фестивале узды. Актанышның 1 нче мәктәбе базасында Чаллы “Кванториум”ы балалар технопаркы белән тыгыз элемтәдә эшләделәр. Алар укучыларны югарырак дәрәҗәдә  техник иҗат белән шөгыльләнүгә тарттылар.  Быел бу юнәлештә эшне тагын да киңәйтергә уйладык. “Кванториум” белән килешүне озынайтып, эшне башлап җибәрдек. Аңа укучыларны күбрәк җәлеп итү максатыннан Актанышның 2 нче мәктәбеннән, гимназия-интернаттан да укучыларны чакырдык, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова.  
Кванториум укытучылары укучылар белән VR/AR-квантум, автоквантум, аэроквантум, ИТ-квантум, геоквантум, галәм, наноквантум, нейроквантум, сәнәгать,  робот техникасы, хайтек, 3D-модельләштерү, лазер технологияләре кебек юнәлешләр буенча шөгыльләнәләр. 
“Адымнар- Актаныш” гимназия –интернатында алар “Агрокөн” үткәрде. Биредә “Кванториум” укытучылары укучыларны авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. 
Укуларны ачып җибәрүдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, аның әһәмиятен ассызыклады. 
              – Чаллы “Кванториумы” белән узган елгы эшчәнлек бездә зур канәгатьләнү хисе калдырды. Шуның өчен быел да дәвам итәбез.  Мин гуманитарий дип кенә карарга кирәкми. Гуманитарийдан яхшы технарь ясап була, технарьдан бер дигән гуманитарий. Шуның өчен үзегезне барлык-барлык өлкәдә дә  сынап карагыз. Авыл хуҗалыгында киләчәктә яңа технологияләр керәчәк. Берничә елдан  басуларда комбайнчысыз комбайннар йөрер. Хәер, моны сез үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Яңа технологияләрсез авыл хуҗалыгының киләчәге юк. Әлеге укуларга бик җитди карасагыз иде, – диде ул. 
               – Сезнең районда икенче елыбызны эшлибез. Шөгыльләнгән укучылар арасында төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешкән укучылар да бар. Безнең мастер классларда 90 укучы катнаша. Аларның кызыксынулары зур. Уку барышында алар төрле проектлар эшләячәкләр, ахырдан аларны яклаячаклар. Бүген балаларга авыл хуҗалыгының тарихын ачтык. Гыйнвар аенда “Акыллы шәһәрләр”  турында сөйләшергә планлаштырабыз, – диде Чаллы “Кванториум” балалар технопаркы җитәкчесе  Юлия Фукина.
              “Кванториум” алып килгән компьютер һәм заманча техникалар ярдәмендә Агророботехника, АгроГЕО, авиа һәм геомониторинг, үсемчелектәге виртуаль реальлек, пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасы һәм рельефны 3Д модельләштерү буенча шактый яңалык үзләштерде.
Казан инновацион университеты студентлары чыгышын яратып карады. Алар үткәргән  викторина сорауларына тулы җавап бирде. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев