Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Лачын” хоккейчылары – Татарстан чемпионнары

Турнирда Актаныш, Лениногорск, Алабуга, Биектау хоккейчылары көч сынашты.

6-7 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей ярышлары узды. Биредә Актанышның 2005 елгы “Лачын” хоккей командасы егетләре дә катнашты.

Турнирда Актаныш, Лениногорск, Алабуга, Биектау хоккейчылары көч сынашты. Ярымфиналда безнекеләр Биектау командасын 6:2 исәбе белән җиңеп, финалга чыкты.

–Әлеге команда белән уйнау бик җиңел булмады. Чөнки команда составында Казан егетләре дә күп иде. Бары тик өченче периодта гына аларны җиңә алдык. Шуннан соң Алабуга командасын җиңгән Лениногорск командасы белән беренче урын өчен уйнадык. Уен шулай ук авыр барды. Беренче периодны 0:0 исәбе белән, икенче периодны 1:0 исәбе белән тәмамладык. Өченче периодта атакага күчтек. Җиңү теләге көчле иде. Үзебезгә җайлап төзегән схема һәм система нигезендә алар капкасына ике алка керттек. Дүртенче алканы буш капкага керттек, – ди тренерлары Риф Нурмеев.

Барлык дүрт команда да шул тикле көчле була. Әз генә ялгышлык җибәрү дә, безнең капкага алка керү белән тәмамланырга мөмкин булганын искә алып уйный егетләр. Тренерларының һәр сүзенә колак салу, дисциплинаны саклап уйнау нәтиҗәсендә алар җиңүгә ирешә.

“Лачын” хоккей командасында Актанышның үзендә туып-үскән дүрт егет булуы да сөендерә. Алар арасында Гадел Зәкиев турнирның “Иң яхшы уенчысы” дигән исемгә дә лаек була.

–Мин бу команданы 2018 елда алдым. Беренче елны әлеге турнирда 6нчы урынга калдык. Икенче елны пандемия аркасында ныклап уйный алмадык. Бу юлы инде җиңү яуладык. Командада 18 уенчы, ике капкачы, калганнары уен кырында, – ди Риф Нурмеев.

Әлбәттә, җиңү җиңел бирелми. Бу инде озак еллар дәвамында армый-талмый шөгыльләнү нәтиҗәсе. Егетләр үзләре дә моны яшерми.

Уенчылар да, аларның әти-әниләре дә хоккейчылар өчен җан атып торган “Лачын” боз-спорт сарае җитәкчесе Рамил Гәлиевкә, район башлыгы Энгель Фәттаховка рәхмәтле булуларын әйттеләр. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез.

Бу язманы тулысынча "Актаныш Таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Фото: Рамиль Ахметов

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев