Актаныш

Лена Бәшәрова: “Исән генә булсын, берүк”

– Аллаһы Тәгалә күтәрә алганга гына шундый сынаулар бирәм дигән бит, – ди Киров авылында яшәүче, инвалид бала тәрбияләүче Лена Бәшәрова. Юк, бу сүзләрне ачынып әйтмәде ул.

Ә бит чарасызлыктан кычкырып елардай вакытлары аз түгел аның. Ул исә, авырлыкларны чит кешеләргә күрсәтмичә, булганына шөкер итеп яши.
Лена – тумышы белән Киров авылыннан. Шунда үсеп, буй җиткергәч, авылында кала. Владимирга кияүгә чыга. 2003 елның октябрендә мәхәббәт җимешләре булып, олы уллары дөньяга килә. 2004 елда Лена үзенең кабат авырлы булуын белә. Район үзәк хастаханәсендә УЗИдан карагач, аңа табиблар карынында өч яралгы булуын әйтәләр. Соңыннан Чаллыга хастаханәгә җибәрәләр. 
– Шунда ятканда  бер баламның бик әкрен генә селкенүен сиздем. Бу хакта табибларга да әйттем. Анысы сәламәт булмас инде дидем, – ди Лена. 
Балалары алты ай ярымнан 1529, 1447, 1217 грамм авырлыкта булып дөньяга киләләр. Тимурлары сигез генә көн яши. Александрны ай ярымнан, Владимирны ике ай ярымнан хастаханәдән чыгаралар. Өйләренә кайткач Владимир кабат чирли. Аны Түбән Камадагы балалар хастаханәсенә дәваларга салалар. Шул 
рәвешле ананың йокысыз төннәре башлана. 
– Баштарак гадәти балалар кебек булсалар да, өч-дүрт ай тирәсендә Александрның күзләре күрмәгән кебек була башлады. Бу хакта педиатрга да әйттем. Дүрт ай булгач, авылыбызның фельдшеры Фәрсия апа балаларны хастаханәгә алып барып тикшертергә кирәклеген әйтте. Бергәләп алып бардык,  – ди Лена. 
Берсеннән-берсе кечкенә өч баланы карау әни кешегә бик җиңелләрдән булмый. Ярый әле үзенең әнисе, тормыш иптәше терәк булалар. 
Александрга табиблар ДЦП диагнозы куялар. Аның да иң катлаулысын. Чөнки бала мөстәкыйль рәвештә берни дә эшли алмый. Ә яше барган саен аны карау авырлаша гына. Бүген аңа 17 яшь. Күзләре дә күрми. Барысын да әнисе ярдәме белән генә башкарырга туры килә. 
– Хәрәкәтләнмәгәч сөякләре ката. Алдыма алып 
утыргач, озак тора алмый, аяклары карала башлый, кан йөрми, – ди Лена. 
Аның өчен улы әле дә сабый бала кебек. Ничек кенә авыр булмасын, бар йөрәк җылысын биреп тәрбияли ул аны. 
–  Авыру икәнен белгәч, нигә хастаханәдә калдырып чыкмады икән, дигән сүзләр дә ишетелде. Андый уй башыма да килеп карамады. Ничек инде үзең күкрәк астында күтәреп йөргән, мең газаплар белән тапкан, җаныңның бер кисәге булган сабыеңны ташлыйсың, ди?! Юк, юк. Мин аны бик яратам. Ул миңа башка гадәти балалар кебек. Карауның да бер авырлыгын сизмим, –  ди Лена яшь аралаш. 
Авылдашлары, туганнары да аның хәленә керәләр. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырышалар. 
Әйе, Александрга аерым тәрбия кирәк. Башка кешеләр кебек гадәти әйберләр дә ашый алмый ул. Әнисе аны күбрәк сыек шулпа, катык кебек ризыклар белән тукландыра. 
–  Чәйнәү рефлексы булмагач, сыеклык ашатырга тырышам. Башта ризыкның тәмен татып карый. Ошамаса йотмый. Хәзер аның нәрсә яратканын беләм бит. Шуларны ашатырга тырышам. Ул яраткан ризыкларны  Илдар Сибгатуллинның кибетеннән алам. Махсус заказ белән кайтартам. Рәхмәт инде аларга, үзем заказ бирергә җитешә алмасам да, үзләре белеп заказ биреп, кайтарталар. 
Александрга һава торышы да бик нык тәэсир итә. Һава торышы бозылса, ул да көйсезләнә башлый. Бик каты көзән җыера. 
– Соңгы елларда бик әйбәт дарулар бирә башладылар. Шуларны эчергәч, авыртулары басылып тора. Үзен дә тыныч хис итә. Көзән җыера башлавын сизү белән, даруын эчереп куям, – ди Лена. 
Җәй көннәрендә Александрны ишек алдына һавага алып чыгалар. Нинди дә булса ярдәм кирәк түгелме, дигән сорауга, Лена:
– Юк, Аллага шөкер, бар әйберебез дә бар,  – диде. – 2012 елда безгә йорт бирделәр, аннан мунча эшләргә булыштылар. Моның өчен район җитәкчеләренә чын күңелемнән рәхмәтлемен. Александрга памперслар, дарулар биреп торалар. 
Александрның игезәге Владимир да бик сәламәт түгел, ди әнисе. Күзләре начар күрә, акыл ягыннан да үз яшьтәшләреннән бераз калыша икән. Башта ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык мәктәп-интернатында белем алган. Хәзер инде әти-әнисе янында яши. Әтисенә маллар караша, йорт эшләрендә булыша, диләр. Олы уллары техникумның 2 курсында укый. Ялларда әти-әнисе янына ашыга. Аларга булыша. 
– Зарланыр бер әйберем дә юк. Балам гына исән булсын, дип телим, – дип озатты безне олы йөрәкле, сабыр Лена. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: