Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Максат – көнлек сөт сатуны 20 тоннага җиткерү

Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашындагы, үзара тәҗрибә уртаклашуга корылган авыл хуҗалыгы семинарының чираттагысы “Таң” хуҗалыгында узды. Аңа район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

“Таң” хуҗалыгы шактый зурлардан санала. Аның фермалары, ындыр 
табаклары да берничә авылда урнашкан. Киңәшмә Иске Җияш фермасыннан башланды. Биредә аларның Венгриядән кайткан сыерлары, таналары асрала. 2016 елның декабрь аенда беренчеләрдән булып Венгриядән 129 баш тана алып кайтканнар иде. Алар бозаулап, бозауларын да каплатып, тана, сыер иткәннәр.  2018 елның май аенда – 130, 2019 елда 97 баш тана алып кайтканнар иде. Шушы таналар сыер булып, бозаулагач, бу бүлектә хәзерге көндә 630 баш терлек исәпләнә. Аларның саны моннан да күбрәк булыр иде, әмма үгезләр башка бүлекчәгә күчерелә.
– Биредә теше маллар гына 
тәрбияләнә, – дип эшчәнлекләре белән таныштырды хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов. Әлеге бригада да ферманы ун еллап элек бетергән идек. Лейкоз авыруыннан арыну максатыннан аны тагын  сафка бастырдык. Хәзер биредә чиста сыерлар, таналар гына җыела. 
Быелгы корылык әлеге хуҗалыкның да терлек азыгы күләменә тәэсир иткән. Сыерларга азыкны башка еллардагы рацион буенча биреп булмый, диләр. Шуның нәтиҗәсендә сөт җитештерү дә кимегән. 
– Терлекләргә азык язга кадәр җитәр дип уйлыйбыз. 150 тонна кукуруз алып кайттык. Жмых, шротлардан өзгән юк. 100 тонна көрпә алдык. Былтыргы рацион белән эшләсәк, тонна ярым сөтне артык савып булыр иде. Әмма булганына канәгатьләнеп эшләргә туры килә, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Хуҗалыкның бүгенге көндә 2945 баш мөгезле эре терлеге булып, шуның 710сын савым сыерлары тәшкил итә. Көнгә 14 тоннадан артыграк сөт саталар. 
– Сезнең хуҗалыкка ничек тә көнгә 20 тонна сөткә чыгу бурычын куярга кирәк. Терлек саннарыгыз җитә. Мөмкинлекләр бар, – дип үз фикерен белдерде район башлыгы Энгель Фәттахов. 
– Безнең төп максат, лейкоздан арыну. Шуны тормышка ашыру йөзеннән, үзебездәге авыру терлекләрне җибәреп, читтән сәламәт терлек алырга планлаштырабыз. Яңа елдан соң – 100, февраль башында 60 терлек кайтартырбыз, дибез. Шулар бәрабәренә сөт җитештерү дә артыр, дибез, – ди Рафис Миңнеханов.

Язманы "Актаныш таңнары" газетасының 17 декабрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев