Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Марафончы Фирая Солтанова: 18 ел чит,  татарча аралашырдай кешеләр булмаган җирдә яшәсәм дә, туган телемне онытмыйм

"Актаныш таңнары" газетасының 20 август саны кызыклы материалларга бай булачак. Россия күләмендә танылган спортчы, марафончы, якташыбыз, Түке авылы кызы Фирая Солтанова – Жданова 12 август көнне районның “Туган як” музеенда спортчылар, тренерлар белән очрашты. Бу хакта журналист Рузилә Хәсәнова язмасында таныша аласыз.

-Улыгыз да спортны үз итәме, дигән сорауга, Фирая ханым аеруча яратып җавап бирде.
-Аллага шөкер, улым Семен үземә ошаган. Тырыш һәм үҗәт.  Аңа хәзер 24 яшь. Озын дистанциягә йөгерү белән шөгыльләнә. Иртән – 20, кич 8 чакрым ара уза. Бу кадәр тырышма дигәнгә дә карамый. Парижда узачак Олимпиадада катнашу максаты белән яшим, ди. Күрергә язсын  инде. Минем кебек спортчылар балаларының да шулай йөгерүләрен тели. Әмма барлык балада да үҗәтлек һәм тырышлык юк. Алар шөгыльләнә башлыйлар да, ташлыйлар. Комьютер каршында, телефонда утыруны өстен күрәләр. Шуларны күрәм дә, улым өчен сөенәм. Югары белем алды. Хәзер һөнәре буенча эшли, -диде ул. – Шунысы кызганыч, улым татарча сөйләшә белми. Хәер Татарстанның үзендә яшәүче татарлар да туган телләрендә түгел, русча аралашкан вакытта, бу гаеп түгелдер дә. Әмма кешенең туган телендә сөйләшмәве минем ачуымны китерә. 18 ел чит,  татарча аралашырдай кешеләр булмаган җирдә яшәсәм дә, туган телемне онытмыйм. Аллага шөкер, татарча фикерлим, сөйләшәм. 

Реклама

Язма белән, алда әйткәнчә, "Актаныш таңнары" газетасының 20 август, җомга санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев