Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Матурлык тудыручы Раушания

Кулы белгән һәм теләге булганнар бу тормышта югалмый. Буазкүл авылында яшәүче Раушания Шелковникова да һөнәре буенча кулинар булса да, тегү һәм чигү белән шөгыльләнә башлый. Моңа һич тә үкенми ул.

 

Тумышы белән күрше Башкортстан республикасының Янаул шәһәреннән булган ханым, 2001 елда Буазкүл авылына килен булып төшә. Аннан гаиләләре белән Чаллы шәһәрендә яшиләр. Тормыш иптәше Илис авырый башлагач, табиблар шәһәр һавасы ярамыйдыр, авылда яшәп карагыз, дип киңәш итәләр. Һәм алар 2010 елда кабат Буазкүлгә кайтып төпләнәләр.

– Авылда эш юк. Нишләргә икән дип бераз уйланып йөргәч, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Алар үз эшен башлаучыларга дәүләттән акча бирелүе хакында әйттеләр. Мин дә тәвәккәлләп, 58 мең сум акча алып, тегү белән шөгыльләнә башладым. Ул акчага тегү машиналары алдым – ди Раушания.

Башта кухня өчен тоткычлар, эш бияләйләре тегеп сата. Авыл халкы аның осталыгын белеп алгач, күлмәкләр дә тектерә башлыйлар. Мәктәпләр сәхнә костюмнарына заказ бирә. Бер кешегә дә белмим дими, Раушания. Ярар, дип кала да, интернеттан эзләнеп булса да, аны башкарып чыга. Шул рәвешле осталыгы даартабара.Чәйнекләрөстенәүзенчәлекле каплавычлар да тегә. Аларны курчак формасында эшли, ә киемнәрен
төрле милләтнеке итеп тегә. Араларында татар, рус, мари, башкорт һәм башка төрле милләт киемнәре
кигән курчаклар бар.

– Әлеге заказларга карап кына утырасы килмәде. Актаныштагы автомобильләр юу урынына эшкә кердем. График нигезендә эшләгәч, ял көннәрендә тегү
тектем, чиктем.

Соңгы елларда флористларның фомираннан, изолоннан төрле чәчәкләр эшләве хакында күп язалар, күрсәтәләр. Раушанияның да бу өлкәдә кызыксынуы көчле була. Моннан ике ел элек, интернеттан карап, фомираннан беренче чәчәген ясап карый.

– Әйберләр фомираннан термоклей белән ябыштырып эшләнә. Ә изолонны ябыштыру өчен төзелеш фены кирәк. Шушы коралларны алдым. Аннан материалларны заказ белән кайтара башладым.

Раушания үзенең шөгыле хакында сәгатьләр буе иренмичә сөйли ала. Шул арада кулы да тик тормый. Матур-матур чәчәкләр, яфраклар пәйда була. Ул эшләгән яктырткыч, чәчәкләр бик күп өйләргә ямь бирәдер.

– Әлеге материалларның кайсы яхшырак соң?

– Изолон тыгыз материал. Аны төзелештә кулланалар. Элек аның ак һәм яшел төстәгеләре генә була иде. Хәзер
төрле төстәгеләрен дә табарга мөмкин. Аларны Уфадан заказ белән кайтартам. Изолоннан ясаганәйберләр еләйләнәсе тышта торса да, төсен һәм формасын үзгәртми. Бары тик туры кояш нурларыннан гына сакларга кирәк. Ә фомиран юкарак. Аны термоклей белән ябыштырам. Фомираннан ясаган чәчәкләрне кыссаң да, алар кире формасын ала. Юарга ярый. Ләкин кызу һавадан сакларга кирәк.

– Бер светильникны ясар өчен күп вакыт кирәкме?

– Өйдә торганда бер көндә ясап бетерәм. Ә зур чәчәкләрне ясау өчен ике-өч көн вакыт китә. Бер клиент сакура агачына заказ бирде. Анысына ике айлап вакыт китте. Чәчәкләре нык вак булгач, кулны тота. Миңа ирем дә, балаларым да, туганнар да булышты.

– Светильникларның электр өлешләрен дә үзегез эшлисезме?

– Аларына иптәшем булыша. Ул җитешә алмаганда үзем дә эшләп куям.

– Мондый вак эшнең гаилә өчен файдасы бармы?

– Мин аларны акча өчен дип түгел, ә үземә ошаган шөгыль булганга эшлим. Кеше матур булган дип мактагач, тагын
эшлисе килә. Әлбәттә, аз булса да, акчасы да керә. Әйберләремне шәһәрдәгеләр кебек кыйммәткә сатмыйм. Чөнки авыл җирендә ул кадәр бәягә алмыйлар. Шуңа да заказга гына эшлим.

– Беренче ясаудан ук килеп чыкмаса, нигә кирәк бу дип читкә алып куйган вакытларыгыз буламы?

– Яшермим, килеп чыкмаган вакытлар да була. Андый вакытта кире сүтеп, кыекларын төзәтеп, кабат эшлим. Эшләгән әйберләремнең төгәл, матур булуын
яратам.

– Кызыгызны да өйрәтәсезме?

– Кызым 6 сыйныфта укый. Аны фетрдан төрле печеньелар, кекслар тегәргә өйрәттем. Балалар бакчасыннан супермаркет эшләргә заказ бирделәр. Фомираннан пилмәннәр, зефирлар ясарга кирәк. Кызым да булыша. Килгән кешеләр бу пилмәннәрең, зефирларың
нишләп диванда ята дип сорыйлар. Кызым дусларына бүләкне үз кулы белән ясый. Шулай итеп кулы да шомара.

– Киләчәккә булган планнарыгыз белән уртаклашыгыз әле?

– Светильник картиналар ясап карыйсым килә. Бер заказым булды. Хәзер шуны җиренә җиткереп башкарып чыгу теләге белән яшим. Көнбагыш чәчәге
формасындагы светильник та эшлисе
килә әле.

– Фантазия күбрәк кайчан килә?

– Уйланып йөргәндә, их, шулай эшләргә димен дә, язып куям. Интернеттан караганда да күзгә ташланган әйберләргә үземчә өстәмәләр кертәм, үзгәртәм.
Һәр кешенең үз алымы, үз фантазиясе инде. Эштәге кызларны да фомираннан эшләргә өйрәттем. Күргәзмәләрдә катнашалар. Миңа рәхмәт әйтәләр. Матурлыкка һәм Раушанияның осталыгына сокланып кайттык без.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев