Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Мәчеттә никах укыйлармы?

“Никах укыйбыз, исем кушабыз”, – диде район мөхтәсибе, Актаныш Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин.

– Руслан хәзрәт, никахны мәчеттә укытырга теләүчеләр бармы? 
– Бүген бик күп яшьләребез никахны мәчеттә укытырга теләк белдерә. Әлбәттә, бу мөмкин хәл. Ләкин яшьләр шуны белсен иде: мәчеткә чиста, пакь килеш кенә керергә ярый. Госелле булырга кирәк.  
Никахны укыйбыз. Шәһәр мәчетләрендә никахтан соң никах мәҗлесен табын артында уздыру гадәткә кереп китте. Киләчәктә бездә дә шулай булыр дип ышанабыз, иншә Аллаһ. Җәмигъ мәчете ишегалдында аерым бина төзергә иде дип уйлыйбыз. Шушы күркәм бинаны, мәдрәсәне Аллаһ Раббыбыз насыйп итсен. Ифтар, никах мәҗлесе үткәрергә теләгән кешеләргә зал оештырырга ният бар. Әлегә өстәл артында утырмыйча гына никах укытырга була. Кайберәүләр никахны мәчеттә укытып, никах мәҗлесен кафеда оештыралар.
– Аллаһ каршында кавышкан парларга таныклык бирәсезме? Аларның исәбе алып барыламы?
– ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан имамнарга исем кушу, никах уку кенәгәләре, вафат булучыларны теркәп бару кенәгәләре тапшырылды. Кайсы хәзрәт никах укый, исем куша, шуны әлеге кенәгәгә теркәп бара. Тулганын рәсми рәвештә архивка тапшырабыз яки мәчеттә саклана. 
Яшьләргә никахлашу турында таныклык бирәбез. Мәчет мөһере белән бик матур итеп эшләнгән алар, гомерлеккә саклана торган.
Мәчеттә укытасызмы, өйдәме – имамнарга мөрәҗәгать итегез. Сорауларыгыз булса, хәзрәтләребез бөтен нечкәлекләрен дә аңлатыр.
– Никах мәсьәләсендә нинди нечкәлекләр бар?
– Без егет белән кызны алдан чакырып сөйләшәбез. Анкета тутыралар. Үзләренең, әти-әниләренең исемнәрен, егет мәһәргә нәрсә бүләк итә, шуны язалар. Аларга гаилә вазыйфаларын аңлатырга тырышабыз. Никах мәҗлесендә нинди ризыклар булырга тиешлекне, нинди ризыктан сакланырга кирәклекне әйтәбез. Чөнки бүген күп кенә азык-төлеккә ярамаган әйберләр кушыла. 
Никадәр хәләл ризык ашыйбыз, шулкадәр гаиләбез дә бәхетле булыр. Балаларыбыз да сау-сәламәт булыр. Үзебез дә сау-сәламәт булырбыз. Ни хикмәттер, хәләл ризык белән генә тукланган кеше дару сатып алуны да киметә. 
Никах көнне генә мәчеткә килеп күренү җитә дип уйлау дөрес түгел. Алдан килеп белешергә, никах укыячак хәзрәтне күрергә, танышырга кирәк. Гаилә серләрен, нечкәлекләрен, дини вазыйфаларын, ир-хатын бурычларын аңлатырга тиешбез. Шәһәрдә яшәсәгез дә, алдан килеп, хәзрәт белән
танышыгыз.

Җәмигъ мәчетенә чакырабыз. Укылган никахларны кенәгәгә теркәп барабыз. Ул тарихта калачак. Рәсми хәзрәтләргә мөрәҗәгать итегез, мәчетләребез һәрвакыт ачык.

– Никахның шәригатьтә хөкеме нинди?

– Никах – гомумән, өй бәйрәме ул. Гаилә белән, якын туганнарны, дусларны чакырып үткәрелә торган гыйбадәт. Өйдә Коръән укыла, бер төрле ямь керә, бәйрәм сулышы була. Теләкләр әйтелә.

Никахта әйтелгән бик матур теләкләр кабул була. Балаларыбыз бәхетле булсыннар.

Никах – иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләнең әмерен, Пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәтен үтәү ул. Һәм ата-ана хакын үтәү. Чөнки һәрбер ата-ананың баласының парлы булып яшәвен
күрергә хакы бар.

Сабыйны тәрбияләп аякка бастырыр өчен кимендә 20 ел вакыт кирәк. Карынында 9 ай йөрткән әниләр күпме мәшәкать күрә. Тамагы тук, яткан урыны коры булсын дип тәрбияли. Әтиләр дә башкалардан ким-хур булмасын дип тырышалар.

Никах мәңгелеккә дип укыла. Вакытлыча гына никах юк. Шуңа күрә кемнәр никах укытырга тели, мәчеткә килеп, хәзрәт белән сөйләшергә киңәш итәбез.

– Никах ашын үткәрү гадәте дә бар бит әле, аның төп таләбе ничек?

– Никах ашлары Аллаһның ризалыгы өчен үткәрелергә тиеш. Чөнки ул гаилә бәхетле булсын өчен, бер-берләренә мәхәббәтле булып яшәсен дигән нияттән чыгып оештырыла. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә гаилә тормышын саклап, бәхеткә ирешеп була.

Никах мәҗлесенә алып баручы итеп ир-атны чакырырга тырышыйк. Хатын-кызга ир-ат алдына чыгып, нәрсәдер сөйләү матур түгел, гомумән, динебездә тыелган гамәл. Әлхәмдүлилләһ, Актанышыбызда да дини мәҗлесләрне бик матур итеп алып баручы ир-
егетләребез бар. Мәчеткә йөрүче Нур Хөсәенов, Алгинат Гәрәев шундый мәҗлесләрне шәригать кануннарына туры китереп алып баралар.

– Ярларын табарга өлгермәгән яшьләргә киңәшегез?

– Яшьләр, гадәттә, урамда күрешәләр, дуслары белән танышалар. Мәхәббәт дип кенә гаилә кору дөрес түгел. Иң беренче, ният дөрес булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү, пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәтен үтәү, әти-әнине шатландыру – төп шарт. Яшьләр үзләрен генә кайгыртырга тиеш түгелләр. Мәхәббәт дип кенә гаилә коралар икән, беләбез: мәхәббәт ул үтүчән.

Балалары туа. Соңыннан бер-берсен күрә алмый башлыйлар. Бер-берсенә яла ягалар. Гаилә таркала. Төпле максат, төпле ният белән кору кирәк гаиләне.

Кавышканнан соң бер-береңә матур булып күренүдән туктарга кирәкми. Никахка кадәр матур сүзләр генә әйтешкән яшьләр өйләнешкәч тә шушы ягымлы сүзләрне киметмәсеннәр иде. Хатын-кыз иренә тагын да матуррак булып күренергә тырышсын. Ир-ат та хатынына матур сүзләрен җәлләмәсен. Менә шул вакытта гына гаилә дәвам итәчәк. Шайтанга ирек куймаска, сәбәп бирмәскә кирәк. Никах нык булыр, иншә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев