Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Мәдәни көндәлек”не тутырсаң, Президент Чыршысына эләгәсең

Татар Ямалы мәктәбенең 4 укучысы “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесендә республиканың  җиңүче 48 укучысы арасында эләгеп, республика Президенты Чыршысына бару хокукына ия булды.

Узган ел да әлеге мәктәпнең өч укучысы Президент Чыршысында нәкъ шушы бәйгедә җиңү яулаган өчен катнашу бәхетенә ия булган иде. 29 укучы гына белем алган мәктәп өчен, бу – зур сөенеч.

“Укучының мәдәни көндәлеге “ дигән проект 2015 елдан беренче сыйныфлар, ә 2016 елдан барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен дә эшли башлады. 

“Мәдәни көндәлек “ – ул кечкенә генә китап, анда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлары, театрлары  турында  язылган. Бала ул көндәлеккә нинди мәдәният биналарына барганын, барлык ишеткән мәгълүматын, барлык укыган китаплары турында  мәгълүматны туплап барырга тиеш.Әлеге проектка карата кызыксыну уяту беренче чиратта,укытучыдан тора. 1 сентябрь көнне аны балаларга башка китаплар белән рәттән, сүзсез, аңлатмый гына тапшыралар икән, бала аны алып кайткач, китаплары астына тыгып куя да, башка ачып та карамый. Ә инде укучыларда кызыксыну уята алсаң, уңышлар, әлбәттә, булачак. 

–Әлеге проект эшли башлаганнан бирле,  ел саен 1 сентябрь көнне укучыларымны “Мәдәни көндәлек” белән таныштырам. Аның үзенең сайты бар, укучыларны шунда теркибез. Аларга үзләренең парольләре, логиннары бирелә.  Әти-әниләре белән бергәләп, музейда, паркларда булуларын фотолар белән дәлилләп, башкалар да аңларлык итеп мәгълүмат язып, шул сайттагы блокларына урнаштыра баралар. Башка район балаларының блокларына комментарийлар да язалар. Шулар буенча баллар тупланып, декабрь башында җиңүчеләр билгеләнә, – ди Татар Ямалысы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әлфия Мохтарова.

Эш аның белән генә бетми. Укучылар әлеге проект кысаларында уздырылган төрле бәйгеләрдә дә катнашырга тиешләр. Аларда җиңүләр яуласалар, ул балларга өстәлә. 

–Бу, билгеле сабырлык һәм зур тырышлык сорый. Районның бер почмагына урнашкан авылда яшәүче әти-әниләр моны авырсынып кабул итмәдеме? Алар балаларын кайларга алып бардылар?

–Кайбер ата-аналар бу проектны хуплап каршы алды. Балаларны бергәләп тә, әти-әниләре үзләре генә дә истәлекле урыннарга алып бардылар. Болгар, Казан шәһәрләренә, Әнәктәге Шәрип Шәймиев музеена экскурсияләр оештырдык. “Бабайда кунакта” паркында булдык. Актанышка килгәч тә, укучылар кайда тарихи урыннар бар, шунда фотога төшеп, мәгълүмат тупларга тырыштылар. Минем ата-аналарга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чөнки әлеге проект бергәләп эшли торган. Шул вакытта гына уңышка ирешеп була. 

–Бу кадәр җиргә бару вакыт та сорый. Җәйге каникул чорында төшкән фотолар ярыймы соң?

–Кызганычка каршы, ярамый. Бала фотога шушы көндәлеген тотып төшәргә тиеш. 
 Үзләре дә бик актив тормыш белән яшәүче гаилә буларак Нургалиевлар әлеге проектны ике куллап каршы ала. Нинди генә ярыш-бәйге турында ишетсәләр дә, анда катнашып, үз бәхетләрен сыныйлар. Уңышлары да җитәрлек. Әнә бит, уллары Руфиль белән быел икенче тапкыр инде шушы проектта җиңү яулаган!

–  “Мәдәни көндәлек” проектына кызыксыну уятуда укытучыбыз Әлфия  Мохтарованың өлеше зур булды. Шуннан соң улыбыз белән бергәләп, район үзәгендәге музейларга, паркларга, китапханәләргә барып, фотоларга төштек. Тырышлык бушка китмәде, улыбызга  “Татнефть Арена”да узган Президент Чыршысына бару бәхете елмайды. Укытучылары өч укучыны шунда алып барды. Аннан сөенеп, бүләкләр алып кайттылар. Быел да эшебезне дәвам иттек. Улыбыз быел да җиңүчеләр сафында,  - ди  Айсылу Нургалиева.

“Мәдәни көндәлек” белән чын-чынлап кызыксынган Айсылу быел үзе дә уңышка ирешкән. Республика буенча  ата-аналар комитетына сайланучы ун ата-ана арасына  эләккән. Аңа эләгү дә конкурс тәртибендә уздырыла. 

–Беренче этаптан узгач, икенче этапта да сынатмаска булдым. Үземнең киңәш-тәкъдимнәремне җибәрдем. Шул рәвешле алар мине дә ун ата-ана арасына кертеп, сертификат җибәрделәр. Декабрь башында шушы ата-аналарга төрле районнардан иң актив ун баланы бүлеп бирәләр. Без шул балаларның блокларының дөрес тутырылуын, башкаларга нинди файда китерүен, мәгълүматларның дөреслеген тикшереп, балларын санап, иң актив 48 баланы сайтның администраторына җиткерәбез. Аның карарыннан соң гына, шушы 48 бала Президентның Чыршы бәйрәменә бару хокукына ия була. 

– “Мәдәни көндәлек” әти-әниләргә артык эш дип кенә исәпләмисезме?

–Һич юк. Киресенчә, моны уйлап табучыларга зур рәхмәт. Чөнки кечкенә авыллардагы балаларга  Президент  Чыршысына бару, “Татнефть Арена” кебек урыннарны күрү бәхете тәтеми диярлек. Авыл кешесенең еракларга чыгып китү мөмкинлеге дә юк. Шулай булгач, авыл баласының үзенең тырышлыгы аркасында зур чарага эләгүе үзе зур бәхет. 

–Чыннан да, кечкенә генә мәктәп булсак та, укытучыларының тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында икенче ел рәттән республика конкурсында җиңү яулаулары безнең өчен зур сөенеч тә, горурлык та. Без аларның ничек тырышканнарын күреп торабыз. Иртән эшкә килгәндә, инде алар үзләренең сайтларын ачып, мәгълүматларны тутырып утыралар. Бу, аларны эшкә өйрәтү дә. Үзләренең блогын булдыру, тутырып бару өчен күпме мәгълүмат туплыйлар, башкаларныкы белән танышалар, тирә-юнҗне танып белүләре арта. Тарихи урыннарда булулары туган якка мәхәббәт хисләрен арттыра. 1 сентябрь көнне үз алларына куйган максатларына ирешү өчен ничә ай буе тырыштылар. Укытучыларына, балаларын хуплап, ярдәм иткән ата-аналарына зур рәхмәт,–ди мәктәп директоры Гөлназ Фәйрушина. 

Укучыларның сөенечләре чиксез. 

Руфиль Нургалиев, 3 сыйныф укучысы:

–Әлеге бәйгедә быел икенче тапкыр җиңдем. Узган ел Президент Чыршысында катнашу бик ошады. Күп бүләкләр бирделәр. Шуның өчен быел да җиңәсем килде. Әти-әниемә рәхмәт, алар мине музейларга, Чаллыга, Әнәккә алып бардылар.

Реклама

undefined

 

 

Азамат Галләмов, 3 сыйныф укучысы:

– “Укучының мәдәни көндәлеге”н башка елларны да тутырган идем. Әмма Президент елкасына баручылар арасына эләкмәдем. Иптәшләрем баргач, бераз көнләштем дә. Һәм үз алдыма быел җиңәргә дигән максат куйдым. Әти-әнием белән Казанга, Болгарга бардым. Күп урыннарда фотоларга төштек. Президент елкасына чакыру килгәч, урра дип кычкырдым. Әти-әниемнән, дәү әнидән сөенче алдым. 

undefined

 

 

Равил Кашапов, 1 сыйныф укучысы:

-Укытучы апа әлеге көндәлекне биргәч, кызыксынып ачып карадым. Аны ничек тутырырга кирәклеген, җиңсәң Казанга чыршы бәйрәменә барасың дип,  Камил абый өйрәтте. Шуннан әти-әниемә дә, абый кебек минем дә катнашасым килә дип  әйттем. Бергәләп Актанышка музейга, паркка бардык. Җиңгәч, нык сөендем. Үземнең иптәшләремә дә әлеге көндәлекне тутырыгыз диячәкмен. 

undefined

 

 

Регина Галиуллина, 3 сыйныф укучысы:

-Әлеге көндәлекнең нинди уңыш китерүен аңлатканы өчен укытучыма зур рәхмәт. Минем бик тә Президент Чыршысында катнашасым килгән иде. Ниһаять, ул чынга аша. Әти-әнием белән бергәләп төрле музейларда, һәйкәлләр янында булу да бик ошады. Үзем өчен күп мәгълүмат тупладым. Икенче елга да әлеге проектта катнашырга уйлыйм. 

undefined

 

Ә инде узган ел Президент Чыршысында катнашкан, быел 5 сыйныфта укучы Камил Кашапов әлеге көндәлек югары сыйныф укучылары өчен дә булсын иде дип тели. Кем белә, бәлки аның хыялы да чынга ашар. Чөнки әлеге проект Президентныңкүзәтү дәрәҗәсендә үк уздырыла. “Мәдәни көндәлек” җиңүчеләренә дә игътибар һәм хөрмәт зурдан. Әнә бит узган ел әлеге бәйгедә җиңгән Татар Ямалысы мәктәбе укучыларын Президент Чыршысына алып бару өчен Казаннан  автобус белән килеп алырга тәкъдим иткән булганнар. Башка авыл мәктәбендә укучыларга да алардан өлге алырга кирәктер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев