Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Мәдәният йорты яңарыш кичерә

Россия Федерациясе “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” программасы кысаларында быел Иске Богады авылының мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Төзекләндерү эшләре инде ахырына якынлашып

Әлеге мәдәният йортына 1965 елда нигез салынып, 1969 елда ул кулланышка тапшырылган булган. Үз вакытында шактый зур һәм матур бина тирә-якка ямь биреп утырган. 1987 елда аңа ремонт кергән. Һәм ул өч елга сузылып, 1990 елда кабат ишекләрен ачкан. Шуннан соң бинага кул тимәгән. Еллар дәвамында ул шактый искергән, җылылык тотмый башлаган.

– 2018 елда авыл җирлегенең хисап җыелышына килгәч, район башлыгы Энгель Фәттахов мәдәният йортына ремонт ясатырга вәгъдә биреп киткән иде. Быел мәдәният йортыбыз “Милли мохит” программасына кертелеп, аңа капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, – ди Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов.

Мәдәният йортына ремонтны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “ПМК-4” оешмасы егетләре башкара. Алар агымдагы елның март аенда сүтү эшләренә тотынганнар. Мәдәният йортының түшәмнәре, түбәсе яңартылган. Тышкы як стеналары тышланган. Җылылык системасы өр-яңадан эшләнгән. Ут системасы көйләнгән. Янгынга каршы сигнализацияләр куелган. Бүгенге көндә инде зал, фойе өлешендә яңарту эшләре тәмамланган.

– Әлеге капиталь төзекләндерүгә программа нигезендә 15 миллионга якын акча бүлеп бирелгән иде. Шуның өстенә, үзебез бер миллион биш йөз мең сум

күләмендә грант оттык. Аның акчасына мәдәният йортына яңа урындыклар, җиһазлар алабыз. Пәрдәләр тектердек. Ихатасына коймалар тоту, брусчаткалар җәю дә планлаштырыла.

Чыннан да, мәдәният йортын таный торган түгел. 260 урынга исәпләнгән залы якты, чиста, иркен. Иң мөһиме, ул җылы булачак, диделәр.

– Мәдәният йортыбызга капиталь ремонт бик кирәк иде. Чөнки ул бик нык салкын иде. Чараларга өс киемнәрен салмый гына әзерләнә идек. Хәзер инде рәхәтләнеп уңай шартларда эшләрбез, эшчәнлегебезне тагын да уңай якка үзгәртергә бер этәргеч булыр дип ышанабыз, – ди мәдәният йорты режиссеры Алисә Хафизова.

– Безнең җирлек мәдәни мирасларга бай. Җирлектән 8 Атказанган мәдәният хезмәткәре, бер халык артисты һәм бер театр артисты чыккан. Шушындый матур, якты бина буш тормас, мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә төрле күңелле чаралар уздыруны күбәйтерләр дигән өметтә калам, – ди Илсур Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев