Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Милли җанлы татар егетләре һәм кызлары тәрбияләнә

2020-2021 нче уку елында Байсар мәктәбе 500 мең сум күләмендә грант отты. Аның максаты Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елында максатчан эш алып бару иде. Әлеге акчаларга алар мәктәпкә кызлар өчен милли бизәкләр чигә торган компьютерлы тегү машинасы, егетләр өчен лазерлы кисү машинасы алганнар.

Байсар мәктәбендә 55 укучы белем һәм тәрбия ала. Барлык дәресләр дә ата-
аналарның гаризалары нигезендә татар телендә алып барыла.  Мәктәпнең 100 елдан артык тарихы бар. Мәгълүматлар музейга тупланган. 
– Соңгы елларда балалар күбрәк интернет челтәрләрендә утыра. Андагы сайтлар, кушымталар барысы да рус телендә. Җанлы аралашу кимегәч, туган телебез дә сыеклана бара кебек. Безнең максатыбыз – Байсар мәктәбендә милли  җанлы чын татар егете һәм татар кызы   тәрбияләү, – ди мәктәп директоры Рамил Сәлахов. – Проектлар бәйгесендә фольклор-театр булдыру кирәклеге хакындагы проект белән катнаштык. 
– Ни өчен нәкъ шушы теманы алдыгыз?
– Чөнки милләтне саклауның ике канаты бар. Берсе – туган телебез булса, икенчесе – аның гореф-гадәтләре, әкиятләре, моңнары. Аның икесен дә тигез итеп алып бара алсак кына, милләтне саклап кала алабыз. 
Фольклор-театрның җитәкчесе итеп, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Мурзинаны билгеләдек. Ул укытучылар белән берлектә укучыларга электән әби-бабаларыбыз уйнаган уеннарны өйрәтеп, аларны балаларның күңелләренә сеңдерергә тырыша. Дөрес, сөяктән ясалган, аны ыргытып уйный торган “Шәпи” уеннарын кайтару кирәк тә түгелдер. Әмма ул уеннар, әкиятләр татар милләтенең җанын ачып бирә торган әйберләр. 
– Мәктәптә фольклор һәм театр юнәлешендә эшне  алдагы еллардан ук алып барабыз. Һәм шушы проект нигезендә  зур күләмдә грант оттык. Әлеге проект үз эченә 5 юнәлешне ала. Беренчесе – сәнгатьле сөйләм. Бу юнәлешне мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улы үз җитәкчелегенә алды. Ул балаларда матур, сәнгатьле сөйләм теле үстерә. Үзенең укучылары белән бик күп 
конкурсларда катнашып, урыннар яулыйлар. 
Икенче юнәлеш – хореография. Биюне Гүзәл һәм Айдар Габделкәевләр алып  баралар. Алар да укучылар белән бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулыйлар.  
Өченче юнәлеш – вокал. Әлеге юнәлешне музыка укытучысы  буларак үзем җитәклим.  Балаларда җырга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Шул ук вакытта театр түгәрәге дә алып барам. Мәктәптә биш елдан артык ике театр эшли. Инглиз телендә һәм татар телендә чыгышлар ясыйбыз. Күптән түгел, 
районда “Сәйяр” театр конкурсында 1нче урын алып, үз көчебезне 
республикада сынап карадык. 
Дүртенче һәм бишенче юнәлеш – оста куллар. Ул кызлар өчен – аерым, малайлар өчен аерым алып барыла. Мәктәпкә грант нигезендә бик күп эш кораллары, җиһазлар кайтты. Укучылар шулар ярдәмендә костюмнар тегәргә, декорацияләр әзерләшергә, курчаклар тегешергә ярдәм итәләр, – ди Эльвира Мурзина.
Ә республика семинарында  алар “Каз өмәсе” күренешен күрсәттеләр. Чөнки авылларда әле дә булса каз асрыйлар, аларны чистарту өчен өмәләр ясыйлар. 
– Без дә балалар белән казның йоннарын йолку, каурый суеру, чистартылган казларны көянтәгә асып, су буена алып барып юу күренешләрен ачып бирергә тырыштык. Ә суерылган каурыйларны киләсе елга да казлар күп булсын, уңсын, алар читкә китмәсен дип билгеле бер территориягә чәчеп кайту бүгенге көндә дә саклана, – ди Рамил Сәлахов. 
– Укучылар мондый чараларда теләп катнашамы?
– Алар бик теләп катнашалар. Элеккеге уеннарны бигрәк яраталар. Тырышып курайда уйнарга өйрәнәләр. 
Узган уку елының апрель аеннан мәктәптә дин, иман дәресләре укыта башлаганнар. 
– Мәктәбебездә милли тәрбия процессының иң мөһим өлешенең  берсе булып, әхлак дәресләре тора торгандыр. Чөнки иң рухи әхлакый кагыйдәләр, яшәү кануннары исламда һәм халыкның яшәү тәҗрибәсендә туплангандыр. Мәктәптә әхлак дәресләре башлангыч сыйныф укучылары белән атнага ике тапкыр үткәрелә. Бу эшкә авылыбызның остабикәләре Римма һәм Марсельеза  апалар алындылар, – ди Эльвира Мурзина. 
– Узган ел кызларны, малайларны бергә укытсак, быелдан кызларны – аерым, малайларны аерым укытырга ниятләдек. Чөнки балаларны әкренләп намаз тәртипләренә дә өйрәтербез дибез. Ә намаз кызларныкы һәм малайларныкы бер-берсеннән бик нык аерыла. 
Балалар белән иң элек Аллаһы Тәгаләнең берлеге, пәйгамбәрләр, фәрештәләр турында  сөйләштек. Һәр дәрестә гарәп алфавитыннан берничә хәреф өйрәнәбез. Балалар бик теләп укыйлар, язалар. Догалар да өйрәнәбез. Дәресләремне Вил Казыйхановның “Иман дәресләре” дигән китабы буенча алып барам. Чөнки ул безнең тормышны Аллаһы Тәгалә һәм дин белән бәйләп, бик яхшы итеп аңлата. Дәрестә сәламәтлек турында да аңлатабыз, төшендерәбез. Бу хакта Коръән китабында  нәрсә язылганлыгы белән дә таныштырам, – ди  Римма Разова.
Әйе, халкыбызның тарихы, киләчәге, бүгенгесе аның телендә саклана. Ә тел аша ул зиһенгә үтә. Актаныш  туган телебезнең бөтен байлыгын үзендә туплаган иң үзенчәлекле район булып тора. Шуңа күрә  мәктәпләргә укыту-тәрбия процессында аеруча да зур вазыйфа йөкләнә. Байсар мәктәбендә шушыны аңлап эш итәләр дә. Киләчәктә әлеге мәктәптән укымышлы, иманлы, туган телен, илен яратучы балалар чыгасына шик юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев