Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Мондый аралашулар кирәк

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зариповның күпфатирлы йортлар ишегалдында халык белән очрашуы дәвам итә.

        Актанышның Ленин һәм Тынычлык проспектындагы берничә йортын берләштергән икенче кварталда аралашу 16 а йорт янында башланды. Җыелган кешеләр җитәкчегә моң-зарын да, үтенечен дә сөйләп калырга ашыктылар. 


           Проблемалар, чыннан да, юк түгел: түбәдән су үтә, базга су керә, беренче катта яшәүчеләр артык дымлылыктан җәфа чигә. Машина кую мәйданы кысан, техника куярга урын җитми. Яңа салынган тротуар асфальты бер елда ашалып беткән. Биек булып үскән агачлар көн яктылыгын каплый, юкәләрдән коелган баллы тузанның да тискәре ягы бар. Кер киптерү урыны кирәк, кайбер подъезд янында утыргычлар юк. Ишегалдын җыештыручыга таләпне арттырырга кирәклеге дә әйтелде. Барлык сораулар да язып алынды, беркетмәгә теркәләчәк, диелде. 


– Юл мәсьәләсе борчый. Безнең йорт яныннан машиналар үтә. Алар бер-берсенә комаучаулый, чөнки юл тар, кырыйдагы бордюрны җимереп китәләр. Подвалга кергән су көзгә хәтле китми, стеналар кипми. Беренче каттагылар бик нык зарлана. Бу мәсьәлә инде озак еллар безне борчый, – ди Тынычлык проспекты 22 нче йортта яшәүче Римма Улемаева. 


Янәшәдәге 20 нче йортка капиталь ремонт кирәк. Түбәдән төшкән кар газ җиһазына зыян китергән. Бу йортны ремонтлау киләсе елда көтелә, диелде.

 

Филиза Сәлахованың әлеге язмасын тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 2 сентябрь саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев