Мөселман мөгаллимнәре ел саен очраша
Казанның “Корстон” үзәгендә мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы уздырылды. Әлеге чарага районыбыздан 6 остаз катнашты. Мөгаллимә Илина Арслановадан форумның әһәмияте, дини дәресләр үткәрүче райондашларыбыз өчен никадәр кирәклеге турында сораштырдык.
– Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы 2011 елдан башлап, ел саен уздырыла. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам институты, Ислам академиясе һәм Мәгариф фонды ярдәмендә оештырыла. Миңа өч мәртәбә барырга туры килде. Быелгы форумда да республика район-шәһәрләреннән, чит төбәкләрдән җыелган мөселманнар белән аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык.
– Истә калган иң кызыклы фикерләр?
– Чара изге Коръән Кәрим уку белән башланды. Мөфти урынбасары Рөстәм Вәлиуллин беренче булып чыгыш ясады Ул мәчеткә йөрүче балаларның әти-
әниләре белән дә аралашу җаен табарга кирәклегенә басым ясады. “Фәкать балаларны гына укытсак, алар өйгә кайткач, барысын да дөрес аңлатып бетермәскә мөмкин. Нәтиҗәдә, аңлашылмаучанлык килеп чыга һәм баланы мәчеткә йөрүдән тыю куркынычы туарга мөмкин. Өлкәннәр дә мәчеттә хәтем төркемнәрен булдырсыннар, Коръән укуны туктатмасыннар. Без, пәйгамбәребез варислары, бер-беребезгә игътибарлы, хөрмәтле булсак иде”, – диде ул үз чыгышында.
Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, һәрвакыттагыча, аудиторияне җанландырып җибәрде. Бу юлы да үзенең сүзен тормышчан мисаллар белән үтемле, ачык итеп җиткерде: “Пәйгамбәребез гүзәл әхлак өйрәтергә килде. Без дә мәчетләрдә хәреф танырга, намаз укырга гына түгел, күркәм әхлакка да өйрәтергә тиешбез. Урамда, мәчеттә, өйдә ничек үзеңне тотарга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, йомшак күңеллелеккә, омтылучанлыкка, тырыш булырга да кирәклеген белеп үссеннәр”.
Кукмара хәзрәтен мисалга китерде: “Туксанынчы елларда Сәйфулла абзый төркем җыя. Дин сабаклары укыта башлый. Яңа ел каникулыннан соң, Ришат исемле бердәнбер малай гына укырга килә. Аңа ни дияр идек? “Бар, улым, икенче елга яңа төркем белән килерсең инде”, – дип кайтарып җибәрер идек. Ә Сәйфулла абзый шушы бер баланы укыта, һәм менә карагыз: Ришат Курамшин хәзер Кукмара мәдрәсәсен җитәкли. Анда ел саен 500 кеше гыйлем ала. Чәчкән орлык шикелле, вакыты җиткәч җимешләрен бирә. Без дә шушы кагыйдәне онытмыйк, хөрмәтле мөгаллимнәр!”
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов чыгышы да үтемле. “Мәчет-мәдрәсәләрдә ел саен 15 мең кеше укый, нигездә, укытучылар түләүсез хезмәт башкара. Диния нәзарәтендәге мәгариф системасы бөтен Россиядә танылды, үрнәк итеп куелды. Россия мөселман дини укуларының рәисе итеп Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. Безнең бурыч – сан түгел, ә сыйфат. Дини, милләтебезне, телне саклап калырдай буын тәрбияләргә кирәк. Татар теле безне милләт буларак саклап калыр өчен кирәк. Хәзер мәчетләргә туксанынчы елда туган балаларның балалары килә башлады. Ул буын татарча аңламый, әти-әнисе белмәгәч, бала каян ишетеп үссен!? Балалар белән бергә әти-әниләрен дә укытырга кирәк. Татарча күңелгә үтеп керерлек вәгазь сөйләүчеләрне әзерлик. Безнен мөмкинлекләр закон нигезендә якланган. Сыйныфтан тыш факультатив түгәрәкләр дип атала ул. Мәгариф идарәләре, мәктәпләр, ата-аналар белән берлектә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк”, – диде Айрат хәзрәт.
– Чит төбәкләрдән килүчеләр дә чыгыш ясадымы?
– Ислам академиясе профессоры Исмәгыйль Болбол быел да сөйләде. Фәләстыйнда Әль-Әзһар университеты филиалының ректоры, хәзерге вакытта Болгар Ислам академиясендә магистратура һәм докторантура шәкертләрен укыта. “Бу җыелыш гыйлемгә мәхәббәтне күрсәтә,” – диде.
“Ислам дине килгәч, иң беренче иңгән аятьтә “Укы!” - диелә. Шуңа нигезләнеп мәдрәсәләр ачыла. Гыйлем аркылы төрле милләт халкы зур үсешкә ирешә. Баштарак Коръән уку белән чикләнә иделәр. Соңыннан грамматика, фикх фәне, әхлак дәресләре өстәлеп, аерым биналар төзелеп, балалар укырга йөрде. Татарстанда хәзер фән, мәгариф югары дәрәҗәдә. Мәчет-мәдрәсәләр ачуга, дин таратуга хәзрәтләребез күп өлеш кертә. Ислам – иминлек дине. Башка милләтләр белән мөнәсәбәтне дөрес көйләргә булыша. Заманында Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм яныннан бер җеназа узып китә. Бер яһүдине җирлиләр иде. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм торып баса, моның белән ул ихтирамын күрсәтергә тели. Бер сәхәбә сорый: “Нигә син тордын, ул бит яһүди?” Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм җавап итеп: “Бу кеше түгелмени?” - ди. Бөтен мөселман өммәтенә иминлек, сабырлык телим. Җәннәттә очрашырга насыйп булсын!” – диде дин галиме Исмәгыйль Болбол.
– Диндә дистанцион укытулар ышанычны аклыймы?
– “Хозур” нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Хамматов онлайн мәдрәсә проекты хакында сөйләде. Өлкән яшьтәгеләргә панденмиядә салынган чикләүләр әле бетмәде. Аллаһның рәхмәте белән республикабыз җитәкчелеге Татарстанда яшәүчеләргә, шулай ук бөтен дөньяда таралган ватандашларыбызга традицион дини гыйлемне алу мөмкинлеген булдырды. Онлайн мәдрәсә проекты 2019 елда ук барлыкка килде. Дистанцион белем алу актуаль булып тора.
Уку программалары, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте уставының барлык таләпләренә туры китереп, татар телендә әзерләнә. Лекцияләр программасы нәзарәт методистлары тарафыннан әзерләнде. Мәдрәсәдә уку өчен социаль челтәр яки электрон почта аша теркәлеп, шәхси кабинет булдырыла. Җиде фән буенча унбишәр минутлык видео дәресләр үткәрелә. Соңыннан сертификатлар тапшырылачак”, – диде ул.
– Дини гыйлем үзләштерү ничә баскычтан тора?
– Россия Ислам институтының укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина Татарстан Республикасында бүгенге көндә дини тәрбия һәм дини белем бирү системасы турында таныштырганда: “Дини белем алуның дүрт баскычы бар”, – диде. Мәчет каршындагы курслар – беренчесе. Аннары – урта һөнәри дини белем бирү учреждениеләре, югары дини белем бирү уку йортлары бакалавр, магистратура, докторантура). Дүрт баскыч та федераль законга нигезләнеп эш оештыра.
– Мәчетләрдәге башлангыч курслар өчен үрнәк мисаллар китерелдеме?
– Форумда мәчет имамнары, мөгаллимнәр дә сүз алды. Питрәч мөхтәсибәтеннән Шәле авылы Заһир мәчете имамы Тимур Латыйпов, Казан шәһәренең Гадел мәчете мөгаллимәсе Фәния Җәләлиева, Лениногорск районы мөхтәсибе Исмәгыйль Сөнгатуллин үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Без аларны күңел дәфтәрләребезгә теркәп куйдык. Әлеге шәхесләрнең хезмәтләреннән үрнәк алырлык! Изге эшебезне башкаруда Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә ихтыяр көче, сабырлык, сәламәтлек бирсә иде.
– Актанышның Җәмигъ мәчетендә җыелып, болар хакында мөгаллимәләргә дә аңлаттыгызмы?
– Шушы форумда ишетеп, үзебез белеп кайтканнарны район үзәге һәм авыл мәчетләре мөгаллимәләренә җиткердек. Җәмигъ мәчетендәге очрашуга 10лап мөгаллимәбез килде, фикерләр алыштык. Дистанцион хәтем төркеме оештырып җибәрдек. Чөнки Рөстәм Вәлиуллинның тәкъдиме шундый иде.
Коръән 30 җүзгә бүленгән, 30 кеше туплыйбыз. Һәрбер кеше өендә ике атна эчендә 1 җүз укып чыга. Шулай итеп һәркем, берәр җүз укый-укый, Коръәнне тулысынча хәтем чыга. Фазыйләтләре нык зур, бик кирәкле гамәл.
– Илина остаз, үзегез Актанышбаш мәчетендә укытасыз, илдәге пандемия вазгыяте укуларны оештырырга комаучауламадымы?
– Актанышбашның Гайшәбикә мәчетендә Мөдәррис Ханов имамлык итә. Ул укытуларны башлап җибәрде, һәр атнаның җомгасында кичке 18 сәгатьтә ир-егетләр аның дәресләренә килсеннәр иде. Әлеге вакыт шәкертләрнең теләкләренә карап үзгәрергә мөмкин. 8-927-477-40-54 телефоны аша хәбәрләшергә була. Актанышбашта һәм Актанышның 12 нче кварталында яшәүчеләр шушы мәхәлләгә карый. Мәчетебез чиста-пөхтә, имамыбыз һәр намазда да шунда булырга тырыша.
– Ә кыз балалар һаман да теләп йөриме?
– Кыз балаларны укыта башлавыма – алтынчы ел. Үземнең кызларымны укытыйм дип кенә башлаган идем. Әлхәмдүлилләһ, балалар шактый җыела. Икенче ел инде өлкәннәрне укытырга да алындым. Сафлар әзрәк булса да, укытуны туктатмыйбыз. Бер я ике кешегә дә дини гыйлем бирәбез. Намазга, гарәп хәрефләре нигезендә Коръән укырга өйрәтәбез. Үзебезгә дә гыйлем өстәп торырга тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев