Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Мәскәү татары ни уйлый

Рөстәм Ямалиев Минзәлә районы Аю авылында туган. Минзәләдә, Түбән Камада яшәгән. Казан химия-технология институтын, Ярославль икътисад институтын тәмамлаган, ВЛКСМ югары мәктәбендә укыган. Хәзер Мәскәүдә яши, төзелеш бизнесы белән шөгыльләнә, 20 елга якын “Мәскәү татарлары штабы”н җитәкли. Узган атнада Рөстәм Фәиз улы Актанышыбызга килде, китапханәгә матди булышлык күрсәтте. Мөхәрриятебездә дә булды. Бер уңайдан, милли темага кагылышлы әңгәмә кордык. Мәскәү татары районыбыздагы берничә мохтаҗ гаиләне “Актаныш таңнары” газетасына яздырту өчен акчалата ярдәм калдырды.

 

Рөстәм Ямалиев сүзне үзе белән таныштырудан, балачагын искә төшерүдән башлады:

– Минзәләдә яшәгән елларны еш искә алам. Кечкенә чагым булса да, онытылмый. Сезнең якташыгыз Минтимер Шәймиев гаиләсе – якын дустыбыз. Минтимер абый белән Сәкинә апа – мине бала тудыру йортыннан алып чыгып, исем бирүчеләр. Ул чакта әти совхоз рәисе, Минтимер Шәймиев “Сельхозтехника” директоры булган. Алар һәрвакыт аралашып тордылар. Минзәләдән Түбән Камага күчтек. Әти-әнинең һәм Шәймиевләрнең дуслыгы шунда да өзелмәде.

Үзем 23 ел инде Мәскәүдә яшим. Мәскәү татарлары штабын җитәклим. Аны, үз вакытында, Фикрәт Табиев оештырган. Утыз бер яшендә партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган һәм Совет хакимияте елларында республиканы егерме елга якын җитәкләгән шәхес ул. Аның белән дә Минзәләдә яшәгәннән бирле танышлар без. Мин бәләкәй чакта умарталыгыбыз булып, шунда очраша идек. 1997 елда Мәскәүгә килгәч, тагын да тыгызрак аралаша башладык. Фикрәт Табиев Мәскәү татарлар штабын оештырган, сәләтле яшьләрне үстерүгә игътибар биргән. Аның дөньядан китүенә дә – 5 ел. Эшен без дәвам итәбез.

Татарлар штабында 2500 актив исәпләнә. Бердәнбер шундый зур оешма. Ике максатыбыз бар: берсе – татар телен, мәдәниятен саклау; икенчесе – кадрларны күтәрү. Татар телен, мәдәниятен саклау буенча үзебезнең методика бар. Аны ТР Дәүләт Советының элекке депутаты Азат Зыятдинов уйлап чыгарган. Үзе ул 3 ел элек вафат булды. Нинди пропаганда алып барырга, татар телен ничек сакларга – хәзер бу алымны без кулланабыз. 2017 елның октябрендә татар теле белән азрак кыенлыклар килеп чыккан вакытта шул методиканың никадәр кирәкле икәнен аңладык.

– Мәскәү татарлары штабының төп чаралары нидән гыйбарәт?

– Төп чаралар тренингка нигезләнгән. Яшьләр җыела, кич буе татар теле турында сөйләшәбез. Каян барлыкка килгән? Тарихны, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне беләләрме? Эчке хисләрен, иманын уятып, яшьләрне милли рухта тәрбиялибез. Алар татар телен сакларга тиеш. Дуслары белән татарча сөйләшсеннәр. Һәрбер татар үзенә карата югары таләпчәнлек, җаваплылык тоярга тиеш. Кайда гына эшләсә дә гел аерылып торсын ул. Уңай яктан. Үз-үзен контрольдә тотарга, камилләштерергә, үстерергә тырышсын. Татар кешесе тормышта югалып калмаска, карьерада, бизнеста, сәясәттә максатчан биеклеккә омтылырга, милләтемне күтәрәм дип уйларга тиеш.

Беренче идея – ул яшәгән подъездда бөтен күршеләр аңа: ”Нинди зәвыклы, мәдәниятле кеше, спорт белән шөгыльләнә, белемле, тырыш, исәнләшә, өлкәннәргә ихтирамлы”, – дип карасыннар иде. Гаиләсе тәртипле булсын. Бөтен яктан да – татар. Башкаларда, аңа карап, бөтен бер милләткә карата яхшы фикер уяна. Шуңа күрә һәрбер татар, иң элек, үзенә таләпчәнлек, җавапчылык күрсәтергә тиеш.

Икенче идея – нәселен белсен. Әби-бабайларын гына түгел, үзеннән соң кемне калдыруы турында да уйлансын. Катнаш никахлар турында күп аңлатулар алып барыла. Чөнки бу хәл татарларны бетерүгә бер юл булып тора.

2020 елда халык исәбен алырга тиешләр иде. Хәзерге вазгыятьтән чыгып, аны апрельгә күчерделәр. Мәскәүдә катнаш никахлар бик күп. Татарларның күбесе ана телен белми. Халык исәбен алганда без бер татарны да югалтырга тиеш түгел. Аудиториядә сөйләшкәндә шундый идеологияне алга чыгарабыз. Яшь кеше үзен генә түгел, ә янәшәдәгеләргә дә мәдәниятне саклау буенча тәэсир итәрлек булып тәрбияләнсен. Матур җыр-бию, гадәтләрне киләсе буыннарга тапшырсыннар.

– Мәскәүдә күпме милләттәшебез яши?

– Татарлар исәбе буенча Мәскәү – дүртенче шәһәр. Россия башкаласында – 160 мең, Мәскәү өлкәсендә 80-90 мең милләттәшебез исәпләнә. Ләкин без бу саннар, мөгаен, дөрес түгелдер дип уйлыйбыз. Башкалада алар күбрәктер. Шәһәрне төзегәндә татарлар катнашкан, сугыш- бәрелешләрдә Мәскәүне татар белән бергәләп саклаганнар, гомер буе бергә яшәгәннәр.

– Мәскәү татарлары штабы башкалада яшәүчеләрне генә берләштерәме?

– Юк, бөтен дөньядан яшьләр тартыла. Без аларны интернет аша активлыкка чакырабыз. Интернет язылучыларыбыз арасында кемнәр генә юк!? Активистларның байтагы – тырыш студентлар, актанышлылар да байтак. Актаныш активисты Римма Гомәрованы, мәсәлән, бөтенебез дә яхшы беләдер.

“Аулак өй”ләр үткәрәбез. Бер-берсенә охшамасын өчен төрле кешеләрне чакырабыз. Җырчы Илһам Хисмәтуллин берничә мәртәбә Мәскәүгә килде. Ул да – Актаныш егете. “Аулак өй”ләрне бик кызыклы итеп алып бара. Сез дә социаль челтәрдә, инстаграмда “Штаб татар Москвы” дип, безне эзләп таба аласыз.

40 мең язылучыбыз бар инстаграмда. 9 мең язылучы – Ютубта. Бу – бик зур күрсәткеч. Әмма без икенче юлдан киттек. 150 активистны аерым алып өйрәтәбез. Көнгә 1 млн кешегә мәгълүмат таратабыз. Бу – татар дөньясында күрелмәгән хәл. 5 ай эчендә 20-21 яшьлекләрне җыйдык, хәзер алар үзләре 15 яшьлек мәктәп укучыларын өйрәтәләр. Кайберләре көнгә 10 мең караучы җыя. Корбан, Ураза бәйрәмнәре, ифтарлар, мөселман чаралары турында да бер-берсенә сайт аша җиткерәләр.

– Татар теленә тарту кыенмы?

– Активистларны җыйганда:”Татарча сөйләшегез, СМСларны татарча языгыз”, – дибез. Шундый категория яшьләр бар: үз телендә сөйләшми-аңламый, ә милли җырларны яхшы белә. Аларны концертларга алып барабыз.

Татар телен өйрәнергә теләгән кеше, иң әүвәл, аның кирәклеген аңы, йөрәге аша кабул итәргә тиеш. Мәскәүдә Кавказ, Урта Азия халкы күп. Алар барысы да үзара үз телләрендә сөйләшә. Нигәдер безнең милләт халкы татарча аралашмый. Кибетләрдә түшләрендәге бейджикларда мөселманча исем-фамилиясе язылган кешеләргә үз телебездә эндәшсәң, алар русча җавап бирә. Бик азлары гына татарчага күчә. Психологияне үзгәртергә кирәк.

– Психологияне үзгәртүгә караганда, яңа туган балага милли тәрбия бирү җиңелрәк түгелме?

– Татар телен саклауга игътибар бирмәсәк, безнең штабның әһәмияте бетә. Шуңа күрә аңлату эшләрен төрле даирәдә алып барырга тырышабыз. Балага татар хәрефләре өйрәтү генә җитми, Яследә чагында ук сабыйның теле татарча ачылсын, татарча аңларга, фикерләргә өйрәнсен. Шул максаттан хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. 10 балалар йорты белән элемтәбез нык, шуның 2се – Татарстанда: Түбән Камада һәм Әгерҗедә. Аларга, шулай ук аксакалларга булышабыз. Иганәче милләттәшләребез ярдәмгә килә. Милли вазгыять катлауланган вакытта меценатларга мөрәҗәгать итә башладык. Туган телебездә эшләүче шәхси балалар бакчалары кирәк. Татар репетиторлары кирәк, шәхси яслеләр, мәктәпләр ачылсын иде. Алар бөтен җирдә һәм күп булсын.

– Актанышка килүегезнең максаты нәрсәдә?

– Аксакаллар советы тәкъдиме белән килдек, Китапханәләрдәге уку залларының дәрәҗәсен күтәрергә телибез. Татарстанның 10 районын сайладык. Чаллыда, Әгерҗедә, Минзәләдә булдык, уку залларына кеше күбрәк йөрсен иде. Безнең штаб аша 10 мең данә вакытлы матбугатка яздыру оештырыла. Туган тел, туган ил темасына 5000 данә газета чыгардык. Сезнең районга 200 данә газета алып килдек. Мәскәүдә Татарстанның сәясәтен үткәрәбез. Татарстанның 100 еллыгына газета чыгардык. Уку залларына нинди китап җитми, шуларны алырга булышабыз. Мәсәлән, Түбән Камада – Зифа Кадыйрованың, Чаллыда Гүзәл Яхинаның китапларын сорадылар. Кайбер китапханәләрдә “Акчарлак”, “Безнең гәҗит” газеталарына ихтыяҗ туган. Без аларга да подписка оештырабыз. Сезнең районга да ташламалы подпискалар бүләк иттек.

– Билгеле сәбәпләр аркасында, барган җирегездә күмәк чаралар оештырудан тыелып торасызмы?

– Әйе, зур чаралар җыймыйбыз, сәбәбе пандемиягә бәйле. Узган елларда Чаллыда, Түбән Камада, Әгерҗедә күп халык белән очраштык. Магнитогорск, Чиләбе, Новосибирск, Екатеринбург кебек шәһәрләрдә булдык. Милләттәшләр очрашуына яратып киләләр. Кайбер өлкәләрдә халык санын алганда мәсьәлә бик кискен тора. Аңлашылмаган фикерләр ишетергә туры килә. Ноябрьдә Башкортстанга барырга исәплибез.

– Мәскәүдә югары даирәдә татар кешеләре эшли, аларга мөрәҗәгать итәсезме?

– Шактый милләтәшебезне санарга була, әлбәттә; әмма күбесенең күңелендә милли хис юк. Иманлык, рухлык, татарлык тойгысын сизмибез. Татар яшьләре белән очрашыгыз әле дип мөрәҗәгать итәбез, ләкин теләктәшлек күрсәтергә ашыкмыйлар. Мәҗбүр итә алмыйбыз. Үзебезнең аксакаллар советына таянабыз. Ә яшьләрне милләткә карап, безгә татарлар гына кирәк дип сайламыйбыз. “Геройлар клубы” төрле милләтне берләштерә, “Гиппократ клубы” эшли, анда татар һәм башкорт студентлары бергә җыела. Төрекләр белән элемтәбез яхшы. Ифтар мәҗлесләре, концертлар бергә үткәрелә.

– Рөстәм әфәнде, киләчәккә уйларыгыз нинди?

– Активист булып калырга, татар телен Мәскәүдә дә сакларга, омтимистик рухта яшәргә тырышабыз. Кешеләргә, яшьләргә ышанабыз. Татар теле онытылмас, милли хисләрне киләсе буыннарга да тапшыра алырбыз, дигән ниятебездән тайпылмабыз. Туган телебез – ана телебез бетмәячәк; Аллаһ боерса, без аны юкка чыгартмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев