Мусалар – татар, Мусалар батыр була (Атаклы очучы Муса Гәрәевнең тууына 100 ел)
Башкортстан халкы 9 июльдә Бөек Ватан сугышында ике мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы дәрәҗәсен алуга ирешкән һәм “ут күрше” республика өчен бердәнбер булган Муса Гайсә улы Гәрәевнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә. Вахит ИМАМОВ.
Гәрәйлеләр һәм аларга Аксак Тимер талавыннан туйганга күрә ияреп килгән кыргыз, кыпчак ыруы вәкилләренең бер өлеше XIV гасыр ахырында, XV гасыр башында Ык, Сөн, Агыйдел, Баҗы, Чәрмәсән елгалары буена урнаша, тора-бара Нократ елгасы, Арча төбәге, хәтта Урал буендагы Ишембай тирәсенә дә барып җитә.
Каһарман Мусаның әтисе Гайсә белән Чакмагыш районы (чиста татар!) чигендәге Имәнлекүл авылы кызы Гөлнәфисә – икесе дә “башкорт” катламына язылган була. Гайсә Әхмәтгәрәев саф татар авыллары булган Олы һәм Кече Бишкурайдан ике-өч чакрымда гына урнашкан Иләкшиде авылында яши. 1922 елда Гөлнәфисә аңа Муса атын алачак малай бүләк итә. Муса исә әүвәл төп өйдә калып, Иләкшидедәге башлангыч мәктәптә белем ала, аннары 7 сыйныфны Таш-Чишмә аты алган яңа авылдан йөреп тәмамлый. Кышын бураннар, язын-көзен яңгыр астында пычрак ера-ера мәктәпкә йөрү үзәгенә үткәнме, әллә төпле белем кирәклеген ныклап аңлаганмы – 1937 елда Муса Уфаның тимерьюл техникумына укырга керә, бер үк вакытта аэроклубка да йөри. 1940 елда аны Кызыл Армиягә хезмәткә чакыралар, ул Энгельс каласындагы авиамәктәптә укый башлый. 1942 елның июнендә аны тәмамлагач, сержант дәрәҗәсендә 944 нче авиаполкка штурман итеп билгеләнә. Бу вакытта инде Башкортстаннан 700 меңгә якын ир-егет фронтка озатыла, аларның 300 меңнән артыгы яу кырында ятып кала.
Мусага әүвәл Сталинградны саклап калу өчен яуга керергә туры килә. Аннары
Ростов, Миусс, Донбасс, Мелитополь, Никополь-Кривой Рог, Кырым, Витебск, Орша, Минск, Вильнюс, Мемель, Көнчыгыш Пруссия, Кенигсберг, Землянскны азат итү өчен сугышчан операцияләрдә катнаша. Донбасс, Кырым, Пруссияне азат иткәндә һава флотында инде легендар очучыга әверелгән Кырым татары Әмәтхан Солтан белән бергә яуларда да була.
Сугыш – үлем, кан һәм шөбһә тулы хатирәләр белән тулы. Мусаның әле бөтенләй тәҗрибәсез чагы бит, 1942 елның 1 августында ук көч-хәл белән генә үлемнән котылып кала. Шул беренче яуда ук аңа күктә дошманның өч истребителе белән алышка керергә туры килә. Тик фашист очучылары азау тешен чыгарып өлгергән, Муса утырган Ил-2 очкычының двигателен теткәләп бетерәләр. Самолетны ялкын чорнап ала, тик шулай да Муса фронт сызыгыннан соң да 800 метр үтеп, очкычны аэродромга утыртуга ирешә. Аннан соң инде ул соңыннан Дан орденнарының тулы кавалерына әвереләчәк Александр Кирьянов атлы укчы-радист белән бер экипаж булып оча башлый. Бер-берсенең иңен һавада да тоеп сугышу ышаныч һәм тәҗрибә өстәгәндер. Муса тиздән звено, ике елдан соң эскадрилья башлыгы итеп үстерелә. Дошман өстенә звенолар булып та, кайчакларда хәтта йөз самолетлы армада булып та очалар. Үзенең штурмовигыннан бомба һәм ут яудырып, Муса Гәрәев экипажы кайбер яуларда берьюлы өчәр фашист танкын, кайчакларда дистәләгән туп һәм дошман солдатларын тетеп сала. Батыр очучы күкрәген Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы, Сугышчан Кызыл байрак орденнары бизи башлый. Инде сугышчан очышлар саны 160 тан арткач, 1944 елның көзендә Муса Гәрәевне Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп документлар юллыйлар. Ләкин алар кайсыдыр сейфка бикләнә, хәбәр хаты да килми. Тик фронт тын алып, чәч көдрәләтеп ята торган имин вакыт түгел, 1945 елда сугышлар Балтыйк буе һәм Көнчыгыш Пруссия өстенә җәелә. Бу вакытка инде очыштан соң һәрбер рапортыңның дөреслеген тикшерү өчен штурмовиклар фюзеляжы астына фотоаппаратлар да куеп өлгерәләр, контроль нык көчәя. Ә Кенигсберг каласын да, Көнчыгыш Пруссияне дә фашистлардан чистартырга кирәк. Сугышчан очышлар гына түгел, фашистлар ягыннан корбаннар саны да арта тора. Нәкъ менә шул 1945 елның 23 февралендә – Кызыл Армия көнендә Муса Гәрәевкә Каһарман исемен бирү турында фәрманга да кул куйганнар икән. Хәбәре килеп җитә, әмма Ленин орденын һәм Алтын медаль эзләп йөрердәй вакыт түгел. Көн дә яуга, яуга...
Сугышчан очышлар саны 200дән, ә фашист гаскәрләренә китерелгән зыян һаман арта баргач, командование Муса Гәрәевне инде икенче мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы исеменә тәкъдим итә. Бу юлы Указ озак көттерми, 19 апрельдә Муса колагына да килеп җитә. Ләкин ни әйтсәң дә, һаман бер бәла бит – сугышны Берлин өстендә, фашист Германиясен тулысынча җиңеп тәмамларга кирәк! Менә шулай ял да күрмичә орышканга күрә, армия башлыгы, генерал-полковник Т.Хрюкин Муса Гәрәевкә дәүләт бүләкләрен 1 май иртәсендә Кенигсберг аэродромының бетон мәйданында тапшыра.
– Син Советлар Союзы Герое дигән бөек исемнең берьюлы ике медален аласың. Мондый тантана гомердә бер була, оныта күрмә, майор!
Чыннан да, Кызыл Армия тарихында ике Каһарман медален берьюлы алган бердәнбер очрак бу!..
Бөек Җиңүдән соң Мусаны штурмовикларның 76 нчы гвардия полкына баш штурман итеп озаталар һәм ул Белоруссиянең Лида каласында хезмәт итә башлый. Ул 1943 елда ук полкларына парашют җыючы итеп билгеләнгән Галина Мигунова атлы кыз белән гаилә корган була. Инде балалар үстерергә, тыныч тормышка җайлашырга да вакыт. Тик сәламәтлек бер дә сөендерми, Мусага транспорт авиациясенә күчәргә туры килә. Шуннан Мусаны Генераль штаб каршында оештырылган Хәрби академиягә укырга озаталар. Академиядән соң, 1951 елда Мәскәүдә үк урнашкан 2 нче һава дивизиясенең командир урынбасары булып билгеләнә. 1960-1964 елларда Мәскәү янындагы Щелково каласында урнашкан 10 нчы һава бригадасы командирының урынбасары булып хезмәт итә. Ләкин сырхау-чирләр бер дә тынгы бирми, 1964 елның май аенда отставкага чыга.
Бу вакытка Мусаның Валерий һәм Евгений исемле малайлары да үсеп җитә инде. Мусаны туган ягында да искә төшереп, Уфа каласына күчәргә чакыралар. Ул 1965 елдан 1977 елның гыйнварына кадәр республиканың ДОСААФ оешмасын җитәкли. 1946-1958 елларда СССР Югары Советы депутаты булса, 1967-1980 елларда Башкортстан Советында халык ышанычын яклый.
Ни кызганыч, Муса Гәрәев 1987 елда, 65 яшендә вафат була. Аны Уфа каласының үзе васыятьләгән Җиңү паркында җирлиләр. Кабере янына бюсты, ул яшәгән йорт диварына барельеф куелган. Гәрәевнең Н.Томский атлы сынчы ясаган бюсты Третьяков галереясында саклана. Район үзәге Югары Яркәйдә ике катлы музее, аның каршында бронзадан коелган бюсты бар.
Туган авылы Иләкшиде үзәгенә сугыш ветераннарына багышланган матур сквер бар, һәлак булганнар һәм исән әйләнеп кайтканнар исемлеге язылган ташлар уртасында, әлбәттә, Муса аганың аерым ташы бар. 100 еллыгы якынаю хөрмәтеннән авылдашлары Гайсә агайның иске ихатасы урынына 100 агач үсентесе утыртырга да өлгергән. Элек коммуна җәннәте булган Таш-Чишмәнең 17 йортлы бердәнбер урамы да, күл һәм чишмә буйлары да бик күркәм. Шундагы музей да күпләр көнләшерлек. Кызганыч ягы шул: район үзәгеннән Таш-Чишмәгә яки Иләкшидегә алып килә торган юллары гына җимерелгән, ватык, сызланмалы. Уфада яки Мәскәүдә бордюр белән брусчаткаларны да ел саен яңарталар. Җиһанга ике тапкыр Советлар Союзы Каһарманы үстереп биргән татар авылларына ярамаган тагын, дияләрме әллә?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев