“Нигез” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары
“Нигез” хуҗалыгы авыл хуҗалыгы семинарына җитди әзерлек белән килгән. Фураж саклау складларындагы кебек үк тәртип башка тармакларда да ачык күренде.
– Килдек, үзебез өчен күп кенә яңалык, мәгълүмат алдык. Һәрбер хуҗалыкта да нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә кирәклеген аңларга мөмкин. Шуңа күрә барлык хуҗалыкларның да игенчелек, терлекчелек тармагында, амбарда, машина-трактор паркында йөреп чыгачакбыз, – дип белдерде район башлыгы Энгель Фәттахов, семинарның төп асылына төшендереп.
“Нигез” хуҗалыгы бер сыерга уртача исәпләгәндә, иң күп сөт тапшыручы хуҗалык булып тора бүген. Лейкоз мәсьәләсе генә борчый.
Игенчелек буенча проблема юк, тагылма кораллар белән тулысынча тәэмин ителгән.
– Яңа сортлар кайтару буенча хәрәкәтләнергә тиешбез. Таләпләр элеккечә үк кала, кайткан чәчүлек орлыкның сертификаты сорала. Кукуруз орлыгы кайтарткан хуҗалыклар аны лаборатор тикшерүгә китергәндә бернинди документы юклыгы ачыклана. Килешү төзегәндә үк шушы таләп турында кисәтү кирәк. Сертификат орлык белән бергә кайтырга тиеш. Чит илдән кайтарылганда карантин документы да булсын, – дип искәртте Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Актаныш бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров.
Орлыкчылык лабораториясендә көзге культураларның шикәр күләме дә даими тикшерелеп торыла. Анализлардан күренгәнчә, күрсәткечләр начар түгел. Район басуларында көзге культураларның 14 декабрьгә углевод (шикәр) күләме таблицасы семинарда катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде. Көзге бодай, арыш культуралары алынган. Гыйнварның егермеләрендә тагын бер кат лаборатор тикшерү үткәреләчәк.
Язма белән тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 24 декабрь санында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев